Шәһри Казан

Кытайда булдык, дисәң, ышанмаслар иде

Кытай Халык Республикасы 1949 елның 1 октябрендә төзелә. Халкы 1 миллиард 347 миллионнан күбрәк. Пекин шәһәре безнең эрага кадәр 472 елда төзелә, исемнәрен гел үзгәртеп тора, XII гасырда Ханбалык исемен дә йөртә. 1431 елдан Пекин исеме бирелә, ягъни Төньяк Кытайның баш шәһәре. Халкы 17 миллион ярымнан артык.

Реклама

Театрда, «Хан кызы Турандык» спектаклен Кытайга Пекин шәһәренә алып баралар икән, дигәч, ышанмаган идем. «Данлыклы Европа» Халыкара театр фестивален безнең театр ачып җибәрә, дигәч, гомумән, аптырап калдым, шаярталар дип уйладым. Күз алдына китереп булмый, ничек инде татар театры Кытайда Пекин шәһәрендә спектакль уйнасын. Әгәр дә безнең өлкән буын артистларына: «Без Кытайда булдык», - дип сөйләсәң, ышанмаслар иде. Англиядә, Германиядә, Төркиядә, Финляндиядә булу әле бер нәрсә, ә инде Кытай башкаласында татар театрын күрсәтү - үзенә күрә бик зур горурлык. Ни өчен бу турыда шулай озын итеп яза дип уйламагыз, бары тик татар театры тарихында кабатланмый торган вакыйга икәнен генә аңлатырга теләдем.
Аллага шөкер, самолет вакытында очты - Казаннан Мәскәүгә, Мәскәүдән Пекинга 9 сәгатьтән артык юл. Җитәкчеләребез рейсны дөрес сайлаганнар, аэропортта җәфаланып озак утырмадык. Шуңа күрә, күңелләребез тыныч, шат булды. Пекинга килеп төшкәч, бер әйбергә игътибар иттем: аэропорттан без яшисе кунакханәгә бер сәгатьлек юл, ник шунда бер бөке булсын. Урамнар киң, һәр җирдә юл буенча матур агачлар утыртылган, ямь-яшел, 20-30 катлы йортлар Нью-Йорк һәм Токионы хәтерләтәләр. Кунакханәдә безне матур кытай кызлары елмаеп каршы алды, килүгә, җыелып, театрны карарга киттек. Милли драма театрларын әле яңа гына төзегәннәр икән. Залы концертлар бирә торган залны хәтерләтә. Шуңа күрә режиссерыбыз Фәрит Бикчәнтәев кычкырыбрак сөйләргә, ритмны төшермәскә кушты.
Спектакль башланганчы фестивальне ачу тантанасы булды, аны французча һәм инглизчә алып бардылар. Безнең театр исеменнән директорыбыз Илфир Якуповка сүз бирделәр, ул, безнең бүләкләрне тапшырып, фестивальне оештыручыларга рәхмәт әйтеп, зур уңышлар теләде. Режиссерыбыз Ма Джэньхон кытай телендә татар театры турында бик дулкынланып сөйләде. Беренче көнне спектакльне фестиваль кунаклары, рәсми кешеләр карады. Икенче көнне гади тамашачы шундый күп, хәтта баскычларга да утырганнар иде. Спектакльдән соң, театр тәнкыйтьчеләре, гади тамашачылар белән «Хан кызы Турандык» турында бик җылы сөйләшү булды. Иң кызык сорауларның берсе: «К.Гоццинның «Хан кызы Турандык» әсәрен сәхнәгә Кытай операсы алымнары белән куярга мөмкинме икән?» - дигәне булгандыр. Бу сорауга режиссер Ма Джэньхон һәм Искәндәр Хәйруллин бик аңлаешлы итеп җавап бирделәр. Фәрит Бикчәнтәевтән, бу спектакльгә Казан тамашачысы йөриме, дип сорадылар. «Спектакль тулы тамаша залына уйнала, безнең тамашачы театр сәнгатен яратып, аңлап карый», - дип җавап бирде Фәрит. Кытайлылар үз милләтеннән булган режиссерның һәм рәссамның эшеннән канәгать калдылар. Безнең артистларыбыз уенына бик зур бәя биреп рәхмәт әйттеләр. Мин тагын бер әйбергә игътибар иттем: гади тамашачы ике мең еллык тарихы булган кытай операсы алымы белән куелган «Хан кызы Турандык» спектаклен кабул итәргә бик үк әзер түгел иде сыман, чөнки үз әсәрләре түгел, итальян язучысыныкы. Кытай операсын император сараенда уйнаганнар, гади тамашачы аны үз гомерендә күрмәскә дә мөмкин. Гомумән, Кытайда дәүләт театрлары бик аз, бармак белән генә санарлык, хәтта опера театрларына да әле биш-алты ел гына. Шуңа карамастан, хәзер Пекинда дөньякүләм опера театры фестивальләре уза.
Җитәкчеләребез безне бөек Кытай стенасына, император сараена экскурсиягә алып бардылар. Әлбәттә, болар - гаҗәеп үзенчәлекле, бөтен дөньяга танылган искиткеч могҗизалар - Кытай халкының иң кадерле хәзинәләре. Керү билетлары безнең акча белән 150-200 сум. Минем өчен иң кызыклысы шул булды: әлеге бөек хәзинәләрне карарга Кытай халкы үзе дә йөри. Меңләгән кытайлылар, төркем-төркем булып, үз флагларын күтәреп, зур бәйрәмгә килгән кебек киләләр. Боларны шулай оештырып, бертөсле киендереп, тырышып эшләгәннәре өчен бүләк итеп авыллардан махсус җибәрәләр, күрәсең. Югыйсә бүтән илләрдә борынгы хәзинәләрне үз халкы түгел, килгән туристлар гына карый. Кытайда, киресенчә, үзләренең мәңгелек хәзинәләренә халыкта мәхәббәт тәрбиялиләр.
Мин Пекинда борынгы җимерек йортларны күрмәдем, югыйсә шактый йөрергә туры килде. Безнең кунакханә янында биек-биек дүрт йорт төзиләр иде. Бер атна эчендә дүрт кат күтәрделәр, төннәрен дә эшлиләр икән, минем мондый хәлне үзебездә гомергә күргәнем булмады. Шулай эшләгән халык ни өчен алга ыргылмасын, көне-төне хезмәт куя, эшнең кадерен белә. Әле кайчан гына иң хәерче саналган ил бөтен дөньяга ничек эшләргә, ничек яшәргә кирәклекне күрсәтә. Монда урамда тәмәке тартып, сыра эчеп торган 11-12 яшьлек кыз балаларны күрмәссең. Кытайда үрнәк алырлык нәрсәләр бик күп. Аңлатуларына караганда, әгәр кеше яңа эш башласа, бөтен мөмкинчелекләрне тудыралар икән, аңа вакытында ярдәм итмәгән түрәне, кем булуына карамастан, эшеннән алып аталар ди.
Чын кытай кешеләрен күрим әле, дип, тимер юл вокзалына барган идем. Без 50 ел элек авылдан Казанга ничек килгән булсак, андагы халык нәкъ шундый иде. Аерма шунда - алар Пекинга капчык-капчык әйбер күтәреп сатарга киләләр. Пекин урамында мин күргән кешеләрнең киемнәре бик гади, җыйнак иде. Кытайда байлык белән масаю иң зур әдәпсезлек санала. Кытай байлары үзләренең байлыкларын борынгы милли хәзинәләрен торгызуга сарыф итәләр.
Кытайда һәр көнне телевизор карарга тырыштым. Кытай телевидениесенең ничек эшләвен беләсем килде. Анда бездәге кебек иртәдән кичкә кадәр эчкече хатыннар, исерек ирләр, аерылган артистлар, кан эчендә яткан балалар турында күрсәтмиләр. Кытайдагы гражданнар сугышы, Кытайда атом бомбасы, космоска оча торган ракета төзүчеләр турындагы, аларның батырлыгына багышланган фильмнар карадык. Кытай музыкасы, җырлары турында тапшырулар барды. Кытай телевидениесен сабый бала белән дә карарга мөмкин, һәр каналда эш кешесен зурлап, хөрмәтләп, менә ничек эшләргә, ничек яшәргә кирәк, дип, үрнәк итеп күрсәтәләр. Мин күңелемнән, үзебезнең милли әсәр белән бирегә кабат килә алсак, безнең өчен иң зур бәхет шул булыр иде, дип уйлап йөрдем. Моның турында Россия илчелегендә безне кабул иткәндә бик кирәкле сөйләшү булды. «Без тагын Кытайга гастрольгә килер идек, сез безгә ярдәм итәрсезме икән?» - дип сорагач: «Әгәр дә Кытай театры директоры белән уртак фикергә килсәгез, һичшиксез, ярдәм итәргә тырышырбыз», - дип җавап бирделәр. Чыннан да, үзебезнең милли музыкаль спектакль белән барсак, Кытай тамашачысы безне кабул итәр дип уйлыйм.
...Тел белмәгәч, беркая да барып та, сөйләшеп тә булмый. Әле ярый уйгур илендә туып үскән игелекле татар егетләре Әхмәтҗан, Әсхәт һәм Рифкат бар иде. Алар безнең белән көне-төне бергә булдылар, күчтәнәчләр алырга ярдәм иттеләр. Безнең аларга рәхмәтебез чиксез.
Татар театр сәнгатен бөтен дөньяга танытырга, шул исәптән Кытай халкына күрсәтергә мөмкинлек биргән өчен дәүләтебез һәм хөкүмәтебез җитәкчеләренә дә бик зур рәхмәт. Без анда Татарстанны гына түгел, Россиянең театр сәнгатен күрсәттек, чөнки Россиядән бары тик безнең театр гына килгән иде. Сәнгать халыкларны бер-берсенә якынайта, милләтеңне күрсәтергә мөмкинлек бирә. Кытай халкы үзенең бөек милләт икәнен белеп яши. Әгәр гомер буе, безнең халык мескен, ялагай, булдыксыз, аның киләчәге юк, дип тукып торасың икән, әлбәттә, ул милләтнең киләчәге юк! Татар да - бөек милләт, аның киләчәге үз кулында. Шушы фикер безнең каныбызга, җаныбызга ана сөте белән керергә тиеш!..

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: