16+

«Кыю сату итегез!»

Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә республиканың зур шәһәрләрендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре бара.

«Кыю сату итегез!»

Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә республиканың зур шәһәрләрендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре бара.

Казан районнары базарларында агропредприятиеләр, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм ширкәтләре, фермерлар гөрләтеп сәүдә оештырдылар. Яңасавинлылар, мәсәлән, Әгерҗе, Апас, Буа, Лаеш һәм Питрәч районнары, шулай ук «Казаньзернопродукт» һәм «Юбилейное» предприятиеләре вәкилләрен рәхмәт хисләре белән кабул иттеләр. Рәхмәт әйтмәслек тә түгел шул! Ярминкәләрдә азык-төлек гадәти көннәрдәге сәүдә бәяләреннән бермә-бер түбән хакка җибәрелә. Узган ел корылык булу сәбәпле, бәрәңгенең килограммы 55 сумга кадәр күтәрелеп, котны очырган иде. Быелгы ярминкәләрдә «икенче икмәк» 7-8 сумнан (гадәти көннәрдә 10 сум) сатыла. Авылда туып, шәһәрдә гомер кичерүче апа-әбиләр: «Бигрәк юк инде бәрәңгенең бәясе. Күпме хезмәт куела бит аңа», - дип, авыл халкын кызганып гәп коралар. Шөкер, быел бәрәңге күп, узган елгыдай этеш-төртешле чиратлар хасил булмый. Гаҗәп, шимбәләрдәге ярминкәләр саен йомыркага озын чиратлар күзәтелә. Гадәти көннәрдә тавык йомыркасының дистәсе 40-65 сум, ә ярминкәдә 27-29 сум.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башкаланың Мәскәү районы базарындагы ярминкәнең барышы белән танышты, шәһәр халкына ярдәмнәре өчен авыл хезмәтчәннәренә һәм агропредприятиеләргә рәхмәт әйтте. «Ярминкәләрдә кыюрак сәүдә итәргә кирәк, көньяк илләре сәүдәгәрләре әнә ничек дәшеп китерә-китерә сәүдә итәләр бит», - дип киңәш тә бирде Фәрит Мөхәммәтшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading