Шәһри Казан

Кызамык кызартмасын

Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә халык соңгы вакытта кызамык авыруыннан җәфалана. Биредә әлеге авыру быел нык таралган: балалар да, олылар да авырый. Белгечләр әйтүенчә, күпләр авыруны, нигездә, Көнбатыш Европадан йоктырып кайта, монда үткән елны кызамык белән авыруның 130 мең очрагы теркәлгән булган. Кызамык авыруы таралуының икенче сәбәбен исә соңгы вакытта аңа...

Кызамык нинди авыру, аның белән кемнәр авырый һәм аннан ничек сакланырга - бу сораулар белән табибә Алсу ШАМБАЗОВАга мөрәҗәгать иттек.
Кызамык ул - инфекцияле вируслы авыру. Ул балалар авыруы саналса да, аның белән олылар да авырый. Кызамыкның төп билгеләре:
- бизгәк тоту:
- хәлсезлек;
- баш авырту;
- тәндә вак-вак тимгелләр хасил булу;
- конъюнктивит (күз авыруы) барлыкка килү,
- томау төшү.
Кызамык әлеге авыру белән чирләүчедән генә йога ала. Ул кешедән кешегә һава аша күчә. Әлеге авыруны йоктырмауның бердәнбер чарасы - вакытында вакцина кадату. Кызамыкка каршы беренче вакцина балага 1 яшь булганда ук ясала, прививканың икенчесен 6 яшьтә ясаталар. Шулай да кызамык белән авырганнан соң барлыкка килгән иммунитет иң тотрыклысы санала, ә прививканың тәэсире күп очракта 10-15 елга гына бара.
Инкубация, ягъни авыруның яшерен, формалашу чоры якынча 9-11 көн дәвам итә. Кызамыкның башлангыч этабында температура 38-39 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Аппетит югала, бөтен организмны хәлсезлек биләп ала, көчле ютәл барлыкка килә, күзләр кызара башлый. Аңкауда һәм битнең лайлалы тышчасында кызыл таплар рәвешендә кызамык тимгелләре хасил була. Алга таба тимгелләр бөтен тән буенча тарала: башта колак яфракларында барлыкка килә, аннан борында, муенда, җилкәләрдә, аякларда... Тышкы яктан караганда, алар еш кына манный ярмасын, көрпәне хәтерләтә. Тимгел элементлары, күп очракта бер-берсе белән кушылып, катлаулы фигуралар да барлыкка китерә, әмма кызамык тимгелләре бик нык таралганда да алар бөтен тәнне каплап алмый. Гадәттә, 2-4 көннән тимгелләр агара һәм алар урынында көрән төстәге таплар барлыкка килә, соңыннан бу урыннардагы тән тиресе кибеп куба. Кызамык белән авырганда күп вакытта конъюнктивит авыруы бик көчле рәвештә күзәтелә: күзләр эренли, керфекләр бер-берсенә ябыша. Кайбер авыруларның эчләре авыртырга мөмкин.
Кызамыкны күп очракта өй шартларында дәвалыйлар, бары катлауланып киткән очракта гына авыруны хастаханәгә салырга мөмкиннәр. Бизгәк вакытын урын өстендә үткәрү яхшы. Кызамык белән авырган кешегә күп итеп сыеклык эчәргә, витаминнар кабул итәргә, көчле ютәл булган очракта ютәлгә каршы махсус дарулар эчәргә кирәк. Конъюнктивиттан исә күзгә махсус тамчылар салына.
Кызганычка, кызамыкның катлауланып китү очраклары да күзәтелә. Моның нәтиҗәсендә үпкә ялкынсынуы, колак авыруы, синусит (борын авыруы) кебек авыруларның барлыкка килүе бик ихтимал, - ди Алсу ханым.
Кызамыктан саклануның төп чарасы - вакытында прививка ясату.
Тарих битләренә күз салсак, элеккеге елларда, прививка кадату мәҗбүри булмаган вакытларда, кызамык авыруы эпидемиясе вакытында бөтен авыл, шәһәр белән чирләгәннәр. 1980 елларда Россиядә кызамык авыруы бөтенләе белән бетерелгән дип исәпләнә, кызамык белән авыручы булмый. Шуңа күрә вакцина ясауга игътибарны киметкәннәр дә инде, күрәсең. Соңгы вакытта кызамык авыруы янәдән арта башлады. Россиядә 2011 елда, алдагы ел белән чагыштырганда, кызамык белән авыручылар биш тапкырга арткан. Дөрес, табиблар тиешле прививкаларны вакытында ясарга тырыша, ләкин һәрбер ата-ана да баласының сәламәтлеген тиешенчә кайгыртса икән! Мондый авыруларның булмавында беренче чиратта әти-әниләрнең прививкаларга җаваплы каравы мөһимдер.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: