16+

Кызларны ышандыру җиңелрәк

2-3 октябрь көннәрендә Казанда Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең V Халыкара икътисади саммиты узды.

Кызларны ышандыру җиңелрәк

2-3 октябрь көннәрендә Казанда Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең V Халыкара икътисади саммиты узды.

KAZANSUMMITта катнашу өчен башкалабызга бик күп чит ил делегацияләре килде, аның кысаларында СМАРТ-Сити Казан төзелешенә беренче ташны салу тантанасы да узды. Россиядәге беренче «акыллы» шәһәрчек Лаеш районының Столбище бистәсе янында төзеләчәк. Хәзерге вакытта территориядә әзерлек эшләре тәмамланып килә, шулай ук коммуникацияләр челтәрен булдыруга да беренче адымнар ясалган.
Проект тулысы белән 15-20 елдан соң гына тормышка ашачак, ә беренче объектларны инде быел ук төзи башларга ниятлиләр. Яңа проектка акча кертергә риза булган чит ил инвесторлары да табылган инде.
Исәпләп чыгарылганча, «акыллы» шәһәр төзелешенә якынча 10 миллиард доллар сарыф ителәчәк. Федераль бюджеттан инженер челтәрләр булдыруга 1,2 миллиард сум бүленгән. Шулай ук төбәк казнасыннан да акча биреләчәк. Төп өмет исә инвесторларга баглана. Чит ил һәм Россия компанияләрендә бу проект кызыксыну уятыр, дип өметләнәләр. Биредә халыкара иҗтимагый-эшлекле үзәк, белем һәм фән үзәге, махсус икътисади һәм парк зоналары булачак. Аларның һәркайсы өчен территория бүленгән.
Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнашучы илләрнең илчеләре белән дә очрашты. «Безгә глобальләштерү шартларында үз мәдәниятебезне, үз гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен бергә булырга, бер-беребезгә ярдәм итәргә кирәк», - дип белдерде ул.
«Һәрбер проектны тормышка ашыруда уңышның нигезе, беренче чиратта, лидерның һәм профессиональ команданың булуында, ә соңыннан гына - финанс чараларында», - диде Рөстәм Миңнеханов Kazansummit-2013 форумы кысаларында чит илләрнең һәм Россия, Татарстанның алдынгы ММЧ вәкилләре белән очрашу барышында. «Минемчә, Татарстанда иң амбициоз проектларны тормышка ашырырга әзер булган сәләтле, тапкыр кешеләр күп», - диде ул.
Хәбәрчеләрне Татарстанда инвесторларны нинди рисклар көткәнлеге кызыксындырды. ТР Президенты фикеренчә, республикада чит ил эшмәкәрләренең рисклары минималь, кеше факторы гына иң куркыныч фактор була ала. «Татарстанда инвесторларга ярдәм итү дәрәҗәсе бик югары. Без инвесторлар белән даими рәвештә очрашып торабыз, аларга проектларны тормышка ашырырга ярдәм итәбез», - диде Татарстан Президенты.
Инвесторларны җәлеп итү юнәлешендә әле безгә бик күп эшләргә кирәклеген, бу очракта кеше факторының, үзара мөнәсәбәтләрнең бик мөһим икәнлеген дә ассызыклады ул: «Бу - шундый эш, монда ышандырырга кирәк. Әгәр үзегез өйләнергә ниятләгән кызны очратсагыз, аны үзегезнең нинди яхшы, хәлле кеше икәнлегегезгә, сезнең белән генә озак һәм бәхетле булачагын ышандырган кебек үк, инвесторлар белән дә нәкъ әнә шулай эшләргә кирәк. Бәлки кызларны ышандыру инвесторларны ышандыруга караганда күпкә җиңелрәктер дә әле...»
3-6 октябрь көннәрендә, шулай ук «KAZANSUMMIT-2013» кысаларында Euro-Asia Expo халыкара күргәзмәсе дә эшли. Ул тулысы белән гаилә традицияләренә һәм кыйммәтләренә багышланган. Оештыручылар, быелгы күргәзмәгә килгән һәркем үз гаиләсенә файдалы кирәк-яраклар таба алсын өчен, кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тырышканнар.
Кунаклар игътибарына, көндәлек кирәк-яракларыннан башлап, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, кием-салым, ислемайлар, косметика, ювелир эшләнмәләре, бижутерия, сувенирларга хәтле тәкъдим ителәчәк. Быелгы чарада балалар өчен уникаль кирәк-яраклар сатып алу мөмкинлеге дә тудырылган. Әле алай гына да түгел: монда катнашучылар өчен төрле семинарлар, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар да уздырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading