Шәһри Казан

Кызыл галстук

Халыкның яклаучылары, моң-зарларын аңлап, аңа дәрт, көч бирүчеләр, гадел тормышны алга сөрүчеләр язучылар булган. Кызганыч ки, алар һәрвакытта да ышанычны аклап бетермиләр шул.

Реклама

«Татарстан» радиотапшыруларының берсендә шагыйрь, прозаик һәм драматург белән әңгәмә булды. Ул - үзенең кискен фикерләре белән халык арасында танылган шәхес.
Шул тапшырудан соң озак уйланып йөрдем, әле һаман да истән чыкмый. Бу уңайдан үз фикеремне газета укучыларына да җиткерәсем килә. Язучы шундый бер мисал китерә (сүзгә-сүз җиткерә алмыйм, якынча гына): бер йортта янгын чыга. Шуннан бер кыз бала йөгереп чыга да, үзенең пионер галстугын искә төшереп, яңадан ут эченә кереп китә һәм һәлак була. Ул әлеге вакыйга аша совет чоры идеологиясенең вәхши булуын, коммунистлар хәтта балаларны да кызганмаганнар дигән фикерне җиткерергә теләде. Монда аның туган иленә, балачагына, үзенә белем биргән, аны эш белән тәэмин иткән, тынычлыкта иҗат итәргә мөмкинлек тудырган системага, Ватанының үткәненә, тарихына битарафлык, җавапсыз мөнәсәбәт ярылып ята.
Күптән түгел, очраклы рәвештә генә, базардан 3 сумга совет чорында ук эшләнгән пионер галстугы сатып алдым, истәлек өчен. Горурлык хисләре кичергән идем мин пионер сафларына басканда. Кыш көне булды ул, бик матур ап-ак карлы, чалт иткән аяз күкле көн иде. Шатлана-шатлана йөгереп өйгә кайттым. Әти: «Кызым, инде менә син дә зур кыз булдың, хәзер сиңа тагын да тырышыбрак укырга, эшләргә кирәк», - диде.
Гаиләдәге тәрбия мәктәпнеке белән бик тыгыз бәйләнештә булды ул вакытларда. Пионервожатыйлар төрле чаралар аша безгә шундый тәрбия сеңдерде: тырышып уку, тәртипле булу, олыларны хөрмәт итү, мохтаҗларга булышу һ.б. Кыскасы, һәрвакыт үрнәк булу, камиллеккә омтылу. Мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән яшьтәге укытучыларның өйләренә барып, идәннәрен юып, азык-төлек белән тәэмин итеп йөрүләр хәтердә. Изгелек эшләдек, дип, ихлас күңелебездән куана идек. Классташларыбызның берәрсе авырып киткән очракта, өенә барып, дәресләрне аңлатып, укудан артта калмасын дип, ярдәм кулын суздык. Транспортларда олы кеше басып торганда кая ул утыру! Бу бик оятсызлык санала иде. Класста нинди дә булса тәртипсезлек, тискәре күренешләр булган очракларда, гаеплене оялту, кисәтү кебек чаралар уздырыла иде. Пионер чорында җыр-музыка, әдәбият, күренекле шәхесләр белән очрашулар, музей, театр һәм төрле завод-фабрикаларга экскурсияләр, урманнарга сәяхәтләр аша безнең күңелләребезгә табигатьнең, туган илебезнең матурлыгын, аның кадерен аңлауга нигез салынды.
Кызыл галстук ул - туган илеңә тугрылык, тырышлык, гаделлек, татулык, дуслык, өлкәннәргә хөрмәт символы! Әйтегез әле, зинһар, шушымы начар тәрбия! Сез дә яшь кеше түгел бит инде югыйсә. Нигә кирәк соң сезгә - зыялыларга һаман да шул үзеңнең туган-үскән илеңне, түләүсез укып, түләүсез фатир алып, түләүсез ял итеп, түләүсез сәламәтлек ныгытып, иксез-чиксез илеңнең һәр почмагына барып, тынычлыкта яшәргә, иҗат итәргә мөмкинлек биргән Ватаныңны, ирешкән уңышларны, өстенлекләрне күрмәмешкә салышып яманлау?! Туктатырга кирәк туган илеңнең тарихына аяк сөртүне. Әгәр сезгә хәзерге демократик тормыш ошый икән, рәхәтләнеп яшәгез, иҗат итегез, шедеврлар тудырыгыз, бәхетле булыгыз, бары тик туган илләренә чиксез тугрылыклы батыр, саф күңелле кешеләрнең безнең тыныч тормыш өчен кылган гамәлләренә, рухларына гына төкереп карамагыз!
Күзәтеп торабыз: түрәләребез һәркөн зиннәтле сарайларда җыелышалар да сөйләшәләр, җыелышалар да сөйләшәләр, тегеләй эшләргә кирәк, болай эшләргә кирәк, дигән күрсәтмәләр бирәләр, ләкин беркем бернәрсә башкарып чыгара алмый. Булдыксыз министрлар Президент, Премьер-министр ярдәмчеләренә әйләнә баралар, алар урынына яңалары килә. Менә шулай 30 елга якын дәвам итә. Эш бармый, илнең байлыгы тарала, акчаларыбыз чит илләр икътисадына эшли. Белгечләр әйтүенчә, без 75 процентка чит илләргә бәйле. Аларның агулы ризыкларын ашыйбыз, химик киемнәрен киябез, гомумән, алар теләгәнчә, алар кушканча яшибез. Завод-фабрикаларыбыз, урман-җирләребез, табигый ресурсларыбыз алар кулында. Иксез-чиксез һава киңлекләрендә аларның самолетлары оча (хәтта НАТОныкы да), банкротлыкка төшкән автогигантлары безнең җирләребездә сулыш алып, кешеләребезне кредит чокырына батырып, шәһәр һәм авыл урамнарын автомобильләр белән шыплап тутырдылар. Сәхнә һәм экраннарыбызда - аларның мәдәнияте. Алар безне тәрбияли. Тәрбия җимеше - әхлакый череклек, атыш-үтереш, балаларны көчләү һ.б. Бу факт, дөреслектән бер кая да китеп булмый.
Татар халкының аянычлы язмышын совет чоры белән бәйләргә тырышып язылган китаплар бик күп. Һич инкарь итеп булмый: хаталар, авырлыклар, югалтулар байтак кешеләрнең җан ачысы булып тора.
Галимнәр тарафыннан совет чорындагы үсешне искә алу бөтенләй күренми. XIX гасыр татар тормышы өчен онытылган кебегрәк килеп чыга. Әйтерсең лә әгәр большевиклар дөньяны үзгәртмәгән булсалар, без һаман да шул кәләпүш, озын итәкле күлмәк һәм калфаклар киеп, меценатларның игелекле ярдәме белән бер көе генә яшәп яткан булыр идек. Бәлки безне нәкъ менә шул үзгәрешләр, СССР дигән дәүләт булып, күпсанлы халыкларның берләшеп яшәве генә шушы көннәргә кадәр саклап алып килгәндер. СССР көчле вакытта дөньяның күп илләре колониаль системадан котылдылар, бездә алган белем белән үзләренең мөстәкыйль дәүләтләрен булдырдылар.
Хәзер СССР юк. Бездә капитализм чәчәк ата. Әлеге системада милләтләргә, гомумән, кешегә урын бармы?! Капитал, табыш, базар дигән нәрсәләр, аждаһа кебек, бар нәрсәне юкка чыгарып бара. Ул вак илләрне генә түгел, континетларны да йота. Моңа ачык мисал - Африка.
Бөек Ватан сугышында да капитал безнең илебезне басып алырга, аның байлыкларына хуҗа булырга омтылып карады, ләкин кызыл галстук символында тәрбияләнгән батырлар илебезне саклап калдылар.
Хәзер капитал үзенең тактикасын үзгәртте. Ул безнең илебездә дә байлык яратучыларны, бер тапкыр гына булса да чит илләрдәге рәхәтлекне күреп кайтуны зур бәхеткә санаган кешеләр ярдәмендә туган илебезне эчтән җимерүгә иреште.
Яманламагыз үткәннәрне, хәзер сез ирекле. Чит илләрдә ял итегез, бизнесыгызны булдырыгыз, капитал туплагыз, яңадан меценат булып, мәктәпләр ачыгыз, китаплар бастырыгыз, милләтебезне саклап калыгыз!..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: