16+

Кышкы гриппка көздән әзерләник

1 сентябрьдә Татарстанда гриппка каршы прививка кампаниясе башлана. Вакцина республикага тулы күләмдә кайтарылган инде.

Кышкы гриппка көздән әзерләник

1 сентябрьдә Татарстанда гриппка каршы прививка кампаниясе башлана. Вакцина республикага тулы күләмдә кайтарылган инде.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, август азагына кадәр барлык дәвалау учреждениеләре дә гриппка каршы вакцина белән тәэмин ителәчәк.

Иммунитетны формалаштыру өчен ике атнадан алып дүрт атнага кадәр вакыт кирәк, ди белгечләр. Шуңа да республика халкын вакытында гриппка каршы прививка ясарга чакыралар.

Беренче чиратта вакцинацияне халыкның авыруларга бирешә торган төркемнәренә узарга кирәк. Андыйлар рәтенә еш авыручылар, сәламәтлекләре какшаган кешеләр, үпкә авырулары булганнар, симерүдән интегүчеләр, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган затлар керә. Мәктәп укучылары, студентлар, эшчәнлекләре кешеләр белән күпләп аралашуны таләп иткән төркем дә шундыйлар рәтендә.

«Гриппка каршы вакцинация профилактиканың иң ышанычлы һәм нәтиҗәле чарасы булып тора. Ул гриппның үлем очрагына китерергә мөмкин булган җитди һәм катлаулы формалары белән чирләүдән яклауны гарантияли, – дип искәртә министрлыкның матбугат хезмәте.
Сүз уңаеннан, дөньяда ел саен грипп чиренең катлаулы формасы белән миллионлаган кеше авырый, ә үлем очраклары саны 500 меңгә кадәр җитә, дип кисәтә белгечләр.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading