16+

Кытай дуслар, тизрәк сәламәтләнегез!

Җәен дә һәм кышын да Кытайдан килгән дуслар төркемнәренә юлыгасың. Кызганыч, илләрендәге коронавирус авыруы сәяхәтләргә дә кырын сукты. Кытай дуслар, тизрәк сәламәтләнегез!

Кытай дуслар, тизрәк сәламәтләнегез!

Җәен дә һәм кышын да Кытайдан килгән дуслар төркемнәренә юлыгасың. Кызганыч, илләрендәге коронавирус авыруы сәяхәтләргә дә кырын сукты. Кытай дуслар, тизрәк сәламәтләнегез!

Казанда элек, гадәттә, турист немец бабайлары белән әбиләре шәһәрне хозур кылып йөрерләр иде. Кыска балаклы ыштанны (шорты) мин тәүге мәртәбә аларда күрдем. 

Германия туристлары хәзер дә бар, ләкин, башкала урамнарында күбрәк кытайлылар күренә башлады. Җәен дә һәм кышын да Кытайдан килгән дуслар төркемнәренә юлыгасың. Кызганыч, илләрендәге коронавирус авыруы сәяхәтләргә дә кырын сукты.

- Кытайлыларның вакытлыча килми торулары Казандагы туристлык күрсәткеченә артык тискәре йогынты ясамый. Коронавирус сәбәпле кертелгән чикләүләр алынуга, Кытайдан туристлар килә башлар, - дип җавап кайтарды Казан шәһәренең туристлыкны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова кызыксынып биргән соравыма.

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин быел 5 миллион туристка ирешүне максат итеп куйды. Кытай дуслар, тизрәк сәламәтләнегез! Сездән башка әлеге күрсәткечне яулау шикле.

Узган ел Казанга 3,5 миллион турист килгән.

- Туристларның зур күпчелеге Кытай, Казахстан, Германия, Төркия, Украина һәм Белорусь илләреннән. Чит илләрдән барлыгы 229 373 турист килде. Россия төбәкләре арасында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Идел буе федераль округы шәһәрләре, шулай ук Свердловск, Чиләбе өлкәләре кешеләре - Казанның актив кунаклары, - дип әйтеп үтте Дарья Санникова “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә ясаган чыгышында.

Казанга берничә ел элек туристлар 2-3 көнгә генә килә иде, хәзер 4-7 көнгә тукталучылар саны арта бара. Бер турист атна дәвамында уртача 22 мең 607 сум акча тота икән. Сораштырулардан күренгәчә, туристларның 79 проценты сәфәреннән канәгать. Казанда булып киткән кешеләрнең 93,5 проценты, яшәгән урыннарына кайткач, башкаларны Казанга барырга үгетли икән. Сагынып, икенче мәртәбә килүчеләр 40 процентны тәшкил итә.

Казанда 87 кунакханә һәм 165 хостел эшли, урыннарның гомүми исәбе - 18,6 мең. Башкалада туристлык тармагында 16 мең 228 кеше эшли. Бер турист өч кешене “эш урыны” белән тәэмин итә.

Узган елның августында Ворлдскиллс эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында кунакханәләр челтәре 75 процентка кадәр тулган. Казанда 2020 елның августында янә зур спорт вакыйгасы - БДБ илләренең беренче Уены үткәрелә.

Казан Кремлендә - 3 миллион 111, ә аквапаркта 867 мең 907 кеше булган. Дарья Санникова сөйләгәнчә, “Тәмле Казан”, Пасха ярминкәсе, “КышДаКар” фестивальләрен , “Казан велосипедчылар төне” спорт чарасын казанлылар һәм туристлар күңелләренә бик хуш күреп кабул итә. 

Мэр Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашканда туристлык эшчәнлегендә Казан эче белән генә чикләнмәскә киңәш итте.

- Туристлык күрсәткечләре уңай. Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи шәһәрләреннән калышмыйбыз, Россиянең туристлык шәһәрләренең алдынгы бишлегенә керәбез, - диде мэр Илсур Метшин. - Туристлыкны экология, медицина, бизнес юнәлешләрендә үстерү мөмкинлекләребез зур. Казан территориясе белән генә чикләнмәскә, ә Лаеш районына һәм урманнарга да туристлык маршрутларын активлаштырырга кирәк.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading