16+

«Күз буяу гына булмасын»

Быел Казанда коляскада йөрүче инвалидлар яши торган 692 подъезд пандуслар һәм тоткыч-култыксалар белән җиһазландырылачак.

«Күз буяу гына булмасын»

Быел Казанда коляскада йөрүче инвалидлар яши торган 692 подъезд пандуслар һәм тоткыч-култыксалар белән җиһазландырылачак.

Тулаем алганда, башкалада инвалидлар өчен уңайлы мохит тудыру өчен, быел 234,5 млн сум акча каралган. Бу турыда ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары, социаль яклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова хәбәр итте. 2011 елдан Татарстанда инвалидлар өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән «Уңайлы мохит» программасы эшли башлады. Татарстан бу программаны гамәлгә ашыру буенча пилот төбәк санала. Шуңа бәйле рәвештә, үткән елны Казанда 62 объект инвалидларга уңайлы булырлык итеп үзгәртелде. Алар арасында РКБ, ДРКБ, МКДЦ, 7 нче клиник хастаханә, Сугыш ветераннары госпитале һ.б., шулай ук социаль яклау һәм мәдәният учреждениеләре, спорт объектлары бар.
Быел исә сәламәтлек саклау өлкәсендә 21 объектта (Республика наркология диспансерында, Республика клиника офтальмология хастаханәсендә, 8 олылар һәм балалар поликлиникасында һ.б.) инвалидларга уңайлы шартлар тудырылачак. Социаль яклау өлкәсендә исә инвалидлар өчен уңайлыклар республика учреждениеләрендә һәм 5 районның социаль яклау бүлегендә барлыкка килер дип көтелә. Шулай ук сукырлык буенча инвалидлар күпләп яши торган 8 йортта да уңайлы шартлар булдырылыр дип планлаштырыла. Урамнарда тротуарларга менү урыннарының биеклеген киметүгә, җир өсте һәм җир асты кичүләрен хәрәкәт итү мөмкинлекләре чикле булганнарга уңайлы итеп реконструкцияләү һәм җиһазлауга 26 млн сум тоту күздә тотыла. Метрополитенда да инвалидларга өстәмә уңайлыклар булдыру эшләре алып барыла. Моннан тыш, шәһәр маршрутларында махсус җиһазландырылган 279 автобус хезмәт күрсәтә. Ел ахырына кадәр тагын 151 шундый автобус алыначак, дип белдерде И.Просвирякова.
Шәһәр мэры Илсур Метшин бу мәсьәлә уңаеннан: «Объектлар күз буяу өчен генә җиһазландырылмасын. Программаны җитди рәвештә башкарырга кирәк», - дип билгеләп үтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading