Шәһри Казан

Лаеклы пенсия кирәкме?!

Телевизор караганда бу арада еш кына пенсия фонды тарафыннан төшерелгән рекламага күзем төшә. Бик ышандырырлык итеп, киләчәктә сезнең пенсиягездән бөтенесе дә көнләшерләр, дип өметләндерәләр безнең халыкны. Шул уңайдан күңелемдә кызыксыну уянып китте бит. Тукта әле, дим, ни өчен минем пенсиямнән кемдер көнләшергә тиеш? Нәрсәләр вәгъдә итә пенсия фонды? Нинди яңалыклары...

Реклама

Телевизор караганда бу арада еш кына пенсия фонды тарафыннан төшерелгән рекламага күзем төшә. Бик ышандырырлык итеп, киләчәктә сезнең пенсиягездән бөтенесе дә көнләшерләр, дип өметләндерәләр безнең халыкны. Шул уңайдан күңелемдә кызыксыну уянып китте бит. Тукта әле, дим, ни өчен минем пенсиямнән кемдер көнләшергә тиеш? Нәрсәләр вәгъдә итә пенсия фонды? Нинди яңалыклары белән мактана ала?
Интернеттан пенсиягә кагылышлы сорауларга җавап эзләгәндә сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикованың сөйләгәннәренә килеп төртелдем. Яшь булганлыктан, моңарчы бернинди дә пенсия яңалыклары белән кызыксынмый идем.
Инде билгеле булганы - 1 апрельдән хезмәт, социаль пенсияләрнең һәм ЕДВ акчаларының артуы. Икенче яңалык исә яңа пенсия формуласы әзерләнү. Белгечләр күптәннән пенсия буенча яңа алымнар кертергә тәкъдим итәләр иде инде. Ул эшләнеп беткән очракта, төп игътибар стаж һәм хезмәт хакына биреләчәк. Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә һәр кеше үзенең киләчәктә нинди пенсиягә өмет тотачагын чамалый ала. Әйтик, кешегә картлык буенча хезмәт пенсиясе билгеләү өчен, биш ел эш стажы җитә иде, инде аны үзгәртәчәкләр. Голикованың әйтүенчә, пенсия ул - хезмәт хакының файдалана алмый калган бер өлеше. Шуңа да киләчәктә лаеклы пенсия күләмен менә шул файдаланмый калган өлешнең 40 проценты күләменә җиткерү турында сүз алып барыла. Европа илләрендә ул, шәхси кертемнәрне дә исәпкә алып, 70-80 процентны тәшкил итә. Аннан соң, пенсия фонды эшләүче кешеләргә картаймыш көндә нинди акчага яшәячәкләрен уйлап эш итәргә тәкъдим итә. Пенсиясе лаеклы, яхшы булсын өчен, хезмәткәргә пенсия фондына барып килешү төзергә, үз теләге белән пенсия кертемнәре түләргә, хезмәт хакын яшерен рәвештә - конвертлата алудан баш тартырга, үз язмышын ышанычлы эш бирүчегә тапшырырга кирәк. Хезмәт базарында күпме халык теркәлмәгән килеш хезмәт куя, моның өчен акчаны да кемнеңдер кулыннан гына алалар. Димәк, киләчәктә әлеге кешеләрнең пенсияләре башкалар көнләшерлек яхшы булмаячак инде. Аннан соң, Россия буенча һәр өченче пенсия эштән вакытыннан алда чыгучыларга түләнә икән. Мәсәлән, сәламәтлеккә зыян китерә торган җирләрдә эшләгән өчен. Һәм ел саен шундыйларга пенсия фонды бюджетыннан 320 миллиард сум акча тотыла, ди. Алдагы елларда мондый зыянлы эшләрдә тилмерүчеләрнең эш урыннарын яхшырту мәсьәләсе дә күздә тотыла. Президент Путин шундый яңа 25 миллион эш урыны булдыру турында тәкъдим керткән. Шул очракта пенсиягә алдан чыгучылар саны да, чыгымнар да бермә-бер кимеячәк, ди. Дәүләт тә эш бирүчеләрне һәрдаим күз уңында тотарга тырыша.
Дөресен әйткәндә, министрның фикерләрен кат- кат укып чыксам да, үзем өчен әллә ни яңалык ачмадым кебек. Барыбыз да лаеклы, бүтәннәр көнләшерлек пенсия ала башласак, илебез гөлбакчага әйләнер кебек тә үзе... Ләкин кайчан булыр әле андый хәл? Һәм, гомумән, булырмы, юкмы ул? Әнә бит, Голикова үзе үк, безгә генә ышанмагыз дигәндәй, бер буын икенчесенә ярдәм итәргә тиеш, дип билгеләп үткән. Ягъни без, бүген эшләүчеләр, олыларга пенсия түләргә бурычлы. Ә киләчәктә инде балаларыбыз безне кайгыртачак. Тик бернәрсәгә генә күңел хафаланып куйды. Ул, әлеге дә баягы, экспертлар пенсия яшен тагын да арттырырга, эшләүче пенсионерларның пенсияләрен түләүне туктатырга, дип акыл саталар икән ләбаса. Экономистларның да кайсылары, дәүләт кешегә минималь күләмдә генә пенсия билгеләргә тиеш, дип саный. Кемнеңдер пенсия яшенә җитеп тә эшләп йөрүен алар бәлки рәхәт тормыштан дип уйлыйлардыр. Пенсиясе лаеклы булса, ул әби-бабайлар тәмле ашап, өйләрендә ял итеп яшисе урында һаман бөкреләрен чыгарып хезмәт куеп ятарлар идеме икән?! Әнә кризис вакытында кайбер илләрдә пенсияләрне кисеп, мөгез чыгарып карадылар да, моның белән кайсы нәрсә отты? Аннан соң, хезмәт хакының бер өлешен тотып калганнан соң да эшләүче ирекле рәвештә кертем түли башласа, яшәргә акчасы калырмы икән соң аның? Статистик мәгълүматларга караганда, халыкның 70 проценты аз хезмәт хакы алып, аны икенче акча алу вакытына кадәр көч-хәл белән тартып-сузып җиткерә. Һәр кешенең дә хәленнән килми бит кертем түләү. Киләчәктә лаеклы пенсия алам, дип, өч-дүрт мең сум хезмәт хакын шундыйрак түләүләргә исраф иткән гади авыл кешесенең ачтан үлмичә пенсия яшенә җитүенә генә никтер ышанасы килми.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: