16+

Әле һаман көз...

Соңгы көннәрдә һәр кеше иртән торгач тизрәк тәрәзә янына ашыгадыр, мөгаен: кар яумадымы икән урамда? Шимбә-якшәмбе көннәрендә кар бөртекләре бераз очкалап алса да, алар бик тиз эреп, инде әллә кайчан юкка чыкты. Ноя­брьнең икенче яртысын вакладык, ә урамда әле һаман көз.

Кар быел чып-чын кыш аенда гына яварга җыена, күрәсең, чөнки синоптиклар безгә аны алдагы берничә көндә дә фаразламый. Урамда юеш, салкын, көчле җил исә. Шулай да хәзер көннән-көн салкынайта инде. Бүген дә - 19 ноябрь көнне көндез нибары 0 градус кына булачак. Көн аяз, явым-төшемнәр көтелми. 20 ноябрь көнне дә көн кояшлы булырга вәгъдә итә, һава температурасы төнлә дә, көндез дә +1 градус булачак. Кыскасы, әкрен-әкрен генә булса да, температура төшә бара, шуңа күрә җылырак киенергә онытмагыз. Грипп сезоны да менә-менә килеп җитәргә тора бит.
Сынамышлар:
Ноябрь кар өрә - галәмгә ашлык китерә.
Көз озын булса, яз соң килер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading