16+

Марат Әхмәтов: “Быел уракны соңга калып башлыйбыз. Узган ел бу вакытта 1,3 млн. тонна ашлык суктырылган иде инде”

Кичә, 29 июль көнне, Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика премьер-министры урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю кампаниясенә әзерлек эшләре белән таныштырды.

Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, агымдагы елда 1,8 млн. гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарырга кирәк, шул исәптә 1,6 млн. гектар бөртеклеләр. Барлык җирдә дә урып-җыю эшләре августта башланачак. Хәзер икмәк өлгерү алдында тора.

"Быел уракны соңга калып башлыйбыз. Узган ел бу вакытта 1,3 млн. тонна ашлык суктырылган иде инде. Әлбәттә, быел бөртеклеләрне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен шактый зур тырышлык куярга кирәк булачак", - диде министр.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүген паркта 3412 комбайн, 1755 данә прицеплы һәм бөртек җыючы трактор, 1144 үзйөрешле чапкыч һәм ургыч, 4345 йөк автомобиле исәпләнелә.

Бөртекле ашлык җыю техникасын уракка уңышлы әзерләү Актаныш, Азнакай, Әтнә, Балтач, Буа,Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Саба, Сарман, Нурлат һәм башка районнарда уздырылган. Шул ук вакытта Әгерҗе, Алексеев, Баулы, Югары Ослан, Алабуга, Менделеев, Минзәлә, Питрәч, Тәтеш районнарына зур күләмдә төзекләндерү эшләре башкарырга кирәк.

Комбайннарга зур көч киләчәк хуҗалыкларга Марат Әхмәтов читтән ярдәм сорауны тәкъдим итте. Алдан сөйләшү буенча Воронеж өлкәсе, Краснодар һәм Ставрополь крайларының механикалаштырылган отрядлары, барлыгы 100дән артык комбайн, эшкә килергә әзер. Бәясе гектарына 3-3,5 мең сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading