16+

Марат Әхмәтов быелгы уңышны былтыргыдан яхшырак булыр дип фаразлый

Министр алдагы көннәргә фаразланган көчле яңгырларга өмет баглый.

Марат Әхмәтов быелгы уңышны былтыргыдан яхшырак булыр дип фаразлый

Министр алдагы көннәргә фаразланган көчле яңгырларга өмет баглый.

Июнь аенда яңгырларның булмавы чәчүлекләр торышына тәэсир итми калмый. Корылык белән бәйле рәвештә, билгеле бер мәшәкатьләр туа. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә сүз барды.

Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язның бик матур килүен, май аенда чәчү эшләренең уңышлы гына тәмамлануын билгеләп узды. Бүгенге көндә, 2015 ел белән чагыштырганда, чәчүлек мәйданнарының торышы күпкә яхшырак. Ни өчен дигәндә, яздан соң дым запасы җитәрлек иде. "Тик барыбер июнь аендагы һава торышы тулаем уңыш күләменә йогынты ясар. Мөгаен, быел да рекорд күрсәткече булмастыр. Күп еллык тәҗрибәгә нигезләнеп, корылык якынча 1 млн тонна иген язмышына тәэсир иткәндер дип фаразлап була. Шулай да, ашлыкның тулай җыемы узган елдагыдан яхшырак булырга тиеш", - дигән ышанычын җиткерде ул.

Министр әйтүенчә, май аеның икенче яртысындагы ертык-ертык яңгырлар явуы, июнь шактый коры булуы аркасында, басуларда чәчүлек мәйданнарына тискәре йогынты күзәтелә. Коры эсселек никадәр озаграк дәвам итсә, вазгыять тә хафалырак булачак, ди Марат Әхмәтов. Ул, уңышны корылыктан саклап калу буенча уздырыла торган чаралар кысаларында, республика басуларында 1,2 млн гектар территориядә өстәмә яфраклата ашландыру үткәрелгәнен әйтте. Бу эш бүген дә дәвам иттерелә. 3 млн га территориядә чүп үлләннәренә, корткычларга, авыруларга каршы көрәш чаралары уздырылган.

Марат Әхмәтов июнь аенда явым-төшемнең нормадан өч тапкыр кимрәк булуын хәбәр итте, ягъни уртача күрсәткеч 63 мм тәшкил итә, ә июнь аенда ул нибары 26 мм булган. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында вазгыять тагы да мөшкел - Актанышта, әйтик, июнь ае буенча туфракта дым күләме бөтенләй 7 мм гына. Баулы, Ютазы, Азнакай районнарында бераз гына артык.

Шулай да, министр артык хәвефләнеп, әлегә фаҗигагә кадәр арттырмаска киңәш итте. Синоптикларның алдагы көннәргә бөтен Татарстан буенча нык көчле яңгырлар фаразлавы өметләндерә ди ул. "Бу көзге культураларның өлгерүенә дә булышачак", - диде Марат Әхмәтов.

Министр республиканың 15 районында - Бөгелмә, Ютазы, Лениногорск, Азнакай, Аксубай, Чирмешән, Мөслим, Сарман, Минзәлә, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Спас, Саба, Теләче районнарында коры җил кебек куркыныч агрометеорологик күренеш булганын билгеләп узды.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, ТР да быел чәчүлек мәйданнары 2,9 млн га тәшкил итә. Көздән 514 мең га уҗым игене чәчелгән. Бөртекле сабан культуралары 1,1 млн га мәйданнан гыйбарәт, шул исәптән сабан бодае - 453 мең га, арпа - 368 мең га, борчак - 54 мең га, шикәр чөгендере - 63,2 мең га, рапс - 86,6 мең га, бәрәңге - 7,9 мең га, яшелчәләр - 2,1 мең га, азык культуралары - 1 млн га якын. Чәчү барышында сыйфатлы һәм эшкәртелгән орлыклар кулланылган. Элит һәм югары нәтиҗәлелек бирә торган чәчүлекләр 84 процент тәшкил итә. 123 мең тонна д.в. минераль ашлама кертелгән.

tatar-inform.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading