16+

Марат Әхмәтов: “Кыр эшләре апрельның беренче яртысында ук башланырга мөмкин”

"Быелгы яз гадәттәгечә түгел", - дип белдерде Татарстанның Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

- Быел кар уртача һава торышы күрсәткечләреннән бер айга алданрак эри башлады. Әзерлек эшләре график буенча барса да, мондый һава торышы язгы чәчү эшләренә әзерлекне тизрәк тәмамлауны таләп итә. Кыр эшләре апрельның беренче яртысында ук башланырга мөмкин һәм без моңа әзер булырга тиешбез, - диде ул.
Быелгы язда Татарстан авыл хезмәтчәннәренә ике млн гектарга язгы сабан чәчәргә туры киләчәк. Тагын бер млн гектарда уҗым һәм күпьеллык үлән булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading