16+

Марат Әхмәтов: “Республикада бөртекле культураларның 78 проценты җыеп алынган”

Татарстанда бөртекле культураларны җыю эшенең 78 проценты тәмамланган, 1,2 миллион гектар кыр эшкәртелгән. Күрсәтелгән мәйданнардан республика игенчеләре 4,2 миллион тоннадан артык ашлык суктырган.

Марат Әхмәтов: “Республикада бөртекле культураларның 78 проценты җыеп алынган”

Татарстанда бөртекле культураларны җыю эшенең 78 проценты тәмамланган, 1,2 миллион гектар кыр эшкәртелгән. Күрсәтелгән мәйданнардан республика игенчеләре 4,2 миллион тоннадан артык ашлык суктырган.

Бу хакта Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".

Әхмәтов сүзләренчә, быел Татарстан кырларында бер гектардан алынган уртача уңыш, 22 процентка артып, 34,7 центнерга кадәр җиткән. Әмма начар һава торышы һәм еш яңгырлар яву сәбәпле, урып-җыю эшләрендә максималь җитештерүчәнлекне тәэмин итеп булмый. Шул ук вакытта гомуми ашлык күләме бүгенге көндә 4,2 миллион тонна дип исәпләнә.

- Күп кенә районнар һәм хуҗалыклар, августтагы уңайлы һава торышыннан файдаланып, югары нәтиҗәле эш барышын оештырды. Шуның аркасында бүген Зәй, Сарман, Нурлат, Чистай һәм Саба районнары югары күрсәткечкә ия, - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Шулай ук Әхмәтов хәбәр иткәнчә, хәзер бөртеклеләрне - якынча 340 мең гектардан, рапс культураларын 45 мең гектардан җыеп алырга кирәк. Ә сентябрь-октябрь айларында 210 мең гектар мәйданда утыртылган кукуруз һәм көнбагыш уңышын аласы бар.

Шул ук вакытта Татарстанның кайбер районнарында, Әхмәтов сүзләренә караганда, әле уңыш җыелмаган зур мәйданлы кырлар бар. Проблемалы зоналарга Бөгелмә, Тукай, Мөслим һәм Чистай районнары керә.

Чыгышының ахырында Марат Әхмәтов көзге культуралар мәсьәләсен кузгатты. Аның сүзләренә караганда, хәзер республика территориясендә бу сортлар 450 мең гектарда чәчелгән. Бу билгеләнгән планның 82 процентын тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading