16+

Мартта кар яумаса, Казанны су басмаячак

Быелгы язда Казанда табигый бәла-каза көтелми.

Мартта кар яумаса, Казанны су басмаячак

Быелгы язда Казанда табигый бәла-каза көтелми.

- Һава торышы уңай тора, кар катламы биек түгел, җирдә туң аз. Март ахырында һәм апрель башында тәүлеклек температура тагын күтәрелә башласа да, зур су басуларга китермәячәк,- диде Казан шәһәренең гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимерханов кичә "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.
Ләкин алай-болай март ахырында күпләп кар явып узса, хәл катлауланачак. Кар бик тиз эреп, Казанның 12 квадрат чакрым территориясен су басу куркынычы тудырырга мөмкин. Бу территорияләрдә 1043 кеше яшәүче 326 йорт урнашкан.

Су басу ихтималы булган урыннар - Идел буе һәм Совет районнарында Нокса, Киндери елгалары тирәләре, Салмачы, Вишневка, Әке, Белянкино, Сосновка, Киндери бистәләре. Авиатөзелеш районында Коры елга тирәләре, Кадышево бистәсе, Кемеров, Годовиков, Айдаров урамнары. Идел буе районында Әмәт бистәсе, Ботаника, Роторная, Шаляпин, Кулагин урамнарының бер өлеше, Киров районында Низовая һәм Дежнев урамнары, Борисково бистәсендә Земледельческая һәм Люблинск урамнарының бер өлеше.

- Казансу, Киндери, Нокса елгалары тыгылырга мөмкин. Башкаладагы 58 күпернең 25е су басу куркынычы булган территорияләргә салынган. Күперләрдә су юлында тыгылуны булдырмас өчен бозлар ваттырылачак. Су басуларга каршы чараларга 930 хезмәткәр, 108 берәмлек техника җәлеп ителде, 136 насос хәстәрләп куелды, - диде Фердинанд Тимерханов.

Иделдә язгы ташу чорында су биеклеге Балтыйк системасы буенча 53 метр 34 сантиметр тирәсендә тирбәлә. Әгәр биеклек 54 метрдан узса, Казанның түбәнге өлешләрен Идел суы баса башлый.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин барлык хезмәтләрне су басуларга каршы җитди әзерлектә торырга, мөһим корылмаларны тәүлек буена күзәтчелектә тотарга чакырды.

Су баса башласа, түбәндәге номерларга шалтыратырга кирәк:
"Ачык Казан" ("Открытая Казань") тәүлек буе эшләүче диспетчерлык хезмәте - (843) 236-41-23
Кәрәзле һәм стационар телефоннан бердәм коткару хезмәте - 112

Эльмир Закиров, "Казметроэлектротранс" предприятиесенең баш инженеры:
- Генераль директор әмере нигезендә, метрополитенның барлык станцияләре һәм ярдәмчел корылмалары җитди күзәтчелеккә алынды, һәр объектка су басу мәсьәләләренә кагылышлы җаваплы кешеләр билгеләнде. Су насосларын тикшереп чыктык. Су басу ихтималы ягыннан иң хәвефлесе - "Тукай мәйданы". Шунлыктан әлеге станциягә игътибар көчәйтелде.

Фото lenta18.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading