16+

Матур бакчага исем табыгыз

Казанның Мәгубә Сыртланова урамындагы скверында кичә балалар паркы ачылды. Җиһазландыру эшләре әле дәвам итә.

Матур бакчага исем табыгыз

Казанның Мәгубә Сыртланова урамындагы скверында кичә балалар паркы ачылды. Җиһазландыру эшләре әле дәвам итә.

Бу сквер 1978 елда Идел буе районы башкарма комитеты башлангычында төзелгән булган. Еллар узу белән, территория нык таушалган. Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләр быелның апрель аенда очрашу вакытында, скверны төзекләндерүне сорап, мэр Илсур Метшинга мөрәҗәгать иткәннәр.
- Без биргән вәгъдәбезне үтәдек. Биредә балалар гына түгел, ата-аналар да ял итсен, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнсен. Скверны төзек-чиста сыйфатта саклагыз, - диде мэр Илсур Метшин.
Сквер 45 мең квадрат метр мәйданны били. Агачлар, чәчәклекләр колачлаган территориягә спорт мәйданчыгы, футбол һәм стритбол кырлары, кече архитектура сыннары, эскәмияләр, яктырту баганалары, видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Интернетка Wi-Fi аша керү мөмкинлеге дә тудырылган.
Сквердагы корылмаларны карап йөргәндә, мэр Илсур Метшин футбол уйнаучы малайлар янына тукталды. «Кыр уртасыннан тибеп, капкага туп керткән кешегә яңа туп бүләк итәм», - дип тәкъдим ясады ул. Әй тырыштылар да соң малайлар. Мэр, култамгасын салып, җиңүче 3 үсмергә туп тапшырды. Апрель аендагы очрашуда халык арасыннан 5 яшьлек Глеб: «Миңа туп бүләк итегез әле!» - дип, уйламаганда-көтмәгәндә мэрга кычкырган булган. «Скверны ачканда шигырь сөйләсәң, бирермен», - дигән шәһәр башлыгы. Глеб та теләгенә иреште.
Балалар паркының әлегә рәсми исеме юк. Мэр Илсур Метшин: «Бу матур бакча-паркка исемне балалар үзләре уйлап тапсыннар», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading