Шәһри Казан

Мәдәни чараларны күрми калмагыз

Универсиадада спорт кына була дип карарга кирәкми, аның «мәдәни» дигән өлеше дә бар бит әле. Игенчеләр сарае каршында ачылган паркта көн саен бер чара узачак. Аларга керү бушка, бары тик берәр ярышка алган билетны гына күрсәтергә кирәк булачак. 30 мең кешелек Универсиада паркы 4 июль көнне үк беренче кунакларны кабул...

Реклама

Парк һәркөнне сәгать 12.00дән 23.00гә кадәр эшләячәк. Биредә Универсиада дуслары йорты, «FIFA-2018» футбол паркы, сувенир белән сәүдә итү рәтләре, туклану нокталары һәм башка мәйданчыклар булачак. Балалар өчен махсус уен урыннары каралган.
Паркта шулай ук 2019 елгы кышкы Универсиадага дәгъва кылучы Красноярск командасы да үз урынын алачак. Алар эссе Казан уртасында тимераякта шуу өчен боз ясаган. Көчле кондиционерлар чатыр эчендә тиешле температураны саклаячак, дип ышандыра оештыручылар.
6 июль көнне фигуралы шуу буенча олимпия һәм дүрт тапкыр дөнья чемпионы Алексей Ягудин автограф-сессия уздырачак.
5 июльдә паркта «Дю Солей» циркының генераль репетициясе үтәчәк. Цирк үз тамашасын 11 тапкыр күрсәтәчәк.
Универсиада паркындагы мәдәни чараларга килсәк, 6 июльдә биредә рок-фестиваль булачак. Анда «Sandwitch», «Blackbird», «Random Reel», «М&M», «Плуты», «Большой куш», «Волга-Волга» һәм «Прогульщики» кебек коллективлар катнашыр дип көтелә.
7 июльгә «Welcome to Russia! Welcome to Kazan!» программасы әзерләнгән. Аның кысаларында сәхнәдә Россия һәм Татарстан йолдызлары чыгыш ясаячак.
8 июль исә гаилә көненә багышланачак. Килгән кунакларны «Созвездие-Йолдызлык» җиңүчеләре һәм «Коллаж» театр-студиясе (Саратов) артистлары сәламләячәк.
9 июль көнне «Legends of the dance floor» дигән программа тәкъдим ителә, ВИА «Волга-Волга» (Казан), «True Jazz Band» һәм Егор Сесаревның (Cанкт-Петербург) катнашуы көтелә.
10 июль көнне эстафетаны волонтерлар белән эшләү департаменты алачак. Бу кичтә сәхнәдә Диләрә Ваһапова һәм «Мураками» төркеме чыгыш ясаячак.
11 июльдә шулай ук волонтерлар әзерләгән «Син - дөнья» дип аталган программаны күреп, Россия вузларының иҗат коллективлары белән танышып булачак.
12 июль дәртле биюләре белән истә калыр, мөгаен.
13 июльдә Казаныбызда Сабан туе гөрләячәк, паркта фольклор коллективлары чыгыш ясар дип планлаштырыла.
14 июльдә паркка DJ Gruv, «Смысловые галлюцинации» һәм «Леприконсы» төркемнәрен яратучыларны чакыралар.
Дөньякүләм премьера - «Ак бүре» опера-әкияте 15е көнне узачак.
16сы Универсиадага йомгак ясалачак, җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Парк 17се көнне рок-фестивальнең икенче өлеше белән ябылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: