16+

Медицина өлкәсендә өстенлекле бурычлар билгеләнде

Сәламәтлек саклау министрлыгында өстенлекле бурычларның үтәлешен тикшерделәр.

Медицина өлкәсендә өстенлекле бурычлар билгеләнде

Сәламәтлек саклау министрлыгында өстенлекле бурычларның үтәлешен тикшерделәр.

Былтыр медицина өлкәсендә өстенлекле бурычлар билгеләнде. Әлеге максатларны ачыклауда иҗтимагый совет вәкилләреннән тыш, халык фикерен дә исәпкә алдылар. 6 меңнән артык кеше үз тәкьдимнәрен Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы аша җиткерде.

Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе Чыңгыс Мәхмүтов бу эшчәнлекне «дүртле»лек дип бәяли. Медицина өлкәсендә борчый торган проблемаларның берсе – балалар сырхауханәләрен җиһазлар белән тәэмин итү.

Республикада барлыгы 50 балалар сырхауханәсе исәпләнә. «Балалар сәламәтлеген үстерү» федераль проекты кысаларында былтыр 30 сырхауханә 291 миллион сумлык 124 медицина җиһазы белән тәэмин ителгән. Бу эшне быел да дәвам итәргә уйлыйлар. Тагын бер мәсьәлә – УЗИ аппаратларыннан файдалану мөмкинлеген 68 проценттан 70 процентка җиткерү. Хәзерге вакытта республика медицина учреждениеләрендә 80 315 медицина техникасы кулланыла. Аларның 728е ультратавышлы тикшерүгә нигезләнгән. 2019 елда, халык соравы буенча, өстәмә 57 УЗИ аппараты сатып алынган.

Бүген онкология үлемгә китергән авырулар арасында икенче урында тора. Яман шешне беренчел стадиясендә билгеләү – өстенлекле бурычларның берсе. Былтыр Татарстанда 16 507 кешедә яман шеш ачыкланган. Бу – 2018 ел белән чагыштырганда, 1,2 процентка күбрәк. Авыруны мөмкин кадәр иртәрәк билгеләүдә беренчел тикшерү кабинетлары, диспансеризация дә зур роль уйный дип саный белгечләр.

Дөрес туклану, майлы ризыклардан баш тарту да яман шешне кисәтергә ярдәм итә. Бу мәсьәләгә аерым игътибар бирергә җыеналар. Татарстанда уздырылган сораштыру нәтиҗәләре буенча, медицина хезмәтеннән канәгать булган халык 76,6 процетны тәшкил итә. 2018 елда бу күрсәткеч 73,9 процент булган. Сырхауханәләрдәге медицина хезмәтеннән канәгать булучылар санын арттыру да өстенлекле бурыч булып тора.

Медицинада борчыган темаларның тагын берсе – кадрлар белән тәэмин ителеш. Бу өлкәдә шактый зур эш башкарыла. Кадр­ларны җәлеп итү өчен төрле дәүләт программалары файдаланыла. Былтыр медицина учреждениеләрендә кадрлар белән тәэмин ителеш 84,1 процент булган. Ел дәвамында 282 табибны эшкә җәлеп итә алганнар.

Туучылар арасында үлем очрак­ларын 4 процентка киметергә җыеналар. Былтыр республикада 42 871 бала туган. Һәм соңгы – җиденче өстенлекле бурыч – табибларга эләгү вакытын 14 көннән дә арттырмау.

Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүнең яңа моделе программасы бу мәсьәләдә нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәр, дип өметләнә белгечләр. Өстенлекле бурычларның үтәлешен белгечләр даими күзәтеп торачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading