16+

Мэр башкаланың беренче велосипед юлын сынап карады

Узган елны ачылып, уңышлы гына эшләп киткән велосипедларны прокатка алу сервисы быел да эшләячәк. Узган атнада ул яңа сезонын ачты.

Мэр башкаланың беренче велосипед юлын сынап карады

Узган елны ачылып, уңышлы гына эшләп киткән велосипедларны прокатка алу сервисы быел да эшләячәк. Узган атнада ул яңа сезонын ачты.

Казан мэры Илсур Метшин да, Казансу елгасының яр буе төзелеше барышы белән танышырга барганда, Кремль урамында урнашкан велопрокаттан файдаланды. Ленин дамбасыннан «Казан» милли мәдәният үзәгенә кадәр ул әзер велосипед юлыннан узды. «Russ Outdoor» фирмасы вәкиле Камил Хәбибуллин сүзләренчә, узган елгы сезон бик уңышлы булган. Сезон велосипедларны прокатка алучылар саны белән генә түгел, урланган яки аларга зыян китерелгән статистика буенча да «уңышлы» булган. К.Хәбибуллинның, узган җәйдә бары ике генә велосипед ватылды, диюенә мэр: «Бу сервисны үстерү буенча сөйләшүләр алып барганда, әлеге статистика Парижныкыннан яхшырак булмаячак, диделәр. Анда беренче елны велосипедларның 80 проценты ватылган. Казан велосипедчылары парижлыларга караганда тәртиплерәк икән», - диде. К.Хәбибуллин әйтүенчә, 1 июньгә прокат пунктлары җыйналыбрак урнашачак. Аларга тагын биш яңа прокат пункты өстәләчәк. Велосипедта йөрүне Казансу елгасы ярын кулланышка тапшыру да популярлаштырачак. Анда шәһәрнең беренче велосипед һәм роликта йөрү юлы урнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading