16+

Мэр казанлыларны кар көрәшергә чакыра

Климатның үзгәрүе күз алдыбызда. 20-30 ел элек декабрь аенда инде тотрыклы рәвештә уртача 10 градус салкынлык хөкем сөрер иде. Хәзер йә салкын, йә җылы. Мәсәлән, 5 декабрьдә Казанда 3 градус җылы булды, яңгыр сибәли, юллар һәм тротуарлар - шыбыр су.

Мэр казанлыларны кар көрәшергә чакыра

Климатның үзгәрүе күз алдыбызда. 20-30 ел элек декабрь аенда инде тотрыклы рәвештә уртача 10 градус салкынлык хөкем сөрер иде. Хәзер йә салкын, йә җылы. Мәсәлән, 5 декабрьдә Казанда 3 градус җылы булды, яңгыр сибәли, юллар һәм тротуарлар - шыбыр су.

Һава торышының болай кискен үзгәреп торуы юл хезмәтләренә һәм торак-коммуналь хуҗалыкларына да тынгылык бирми. Башкалабызда 4200 ишегалды исәпләнә, ә җыештыручылар саны 1750 кеше генә. Академик Лаврентьев урамындагы күпкатлы йорт ишегалдын җыештыручы Резеда Насретдинова белән Григорий Феофанов тырышлыгына һәрвакыт сокланып үтәм. Алар, кар яуса, кар көрәп, аяк асты тайгакланса, боз чүкеп, ком сибеп мәш киләләр. Яңа Савин районында «Уңайлы торак» идарәче компаниясенә караган 38 нче участокта, гомумән, ишегаллары торышы канәгатьләнерлек. Ләкин шәһәр күләмендә күзаллаганда, хәл зурдан кубып мактанырлык түгел. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Лобов әйткәнчә, Казанда ишегалларын җыештыру өчен тагын 400дән артык эшче кирәк. Участокларны колачлау өчен бер эшче икешәр ишегалдын алырга мәҗбүр. Бу, әлбәттә, эшнең сыйфатын киметә. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Казанда 100 меңнән артык студент бар. Сессия көн саен түгел бит. Көчле егетләр вакытлыча кар көрәүдә, ишегаллары җыештыруда эшләсеннәр иде. Бу акча эшләп алуның бер юлы лабаса», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading