16+

Мэр йортта тәртип урнаштыра

Казан шәһәре башкарма комитеты халык һәм энергия чыганаклары белән тәэмин итүче компанияләр арасында коммуналь түләүләрне турыдан-туры башкару тәртибенә күчү мәсьәләсен Татарстан Хөкүмәтендә күтәрергә җыена.

Мэр йортта тәртип урнаштыра

Казан шәһәре башкарма комитеты халык һәм энергия чыганаклары белән тәэмин итүче компанияләр арасында коммуналь түләүләрне турыдан-туры башкару тәртибенә күчү мәсьәләсен Татарстан Хөкүмәтендә күтәрергә җыена.

Башкала мэрының коррупциягә каршы көрәш буенча киңәшчесе Ратмир Шәйдуллин идарәче компанияләрнең эшчәнлегенә анализ ясаучы эшче төркемнең тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Утызга якын йортта гомумйорт чыгымнары (ОДН) 100 проценттан да арттырып билгеләнгән. Тагын 700гә якын йортта ОДН тарифы күтәрелгән. «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе мәгълүматларына караганда, Казандагы 4 мең күпфатирлы йортның 79 проценты гына гомумйорт приборлары белән җиһазланган. Анда да әле йортларның 56 процентында гына тәгаен исәпкә алу үткәрелә. Приборлар йә ватык, йә пломбасы булмау сәбәпле, 978 йортта кулланылган чыганакларны исәпләү, гомумән, башкарылмый.
«Азино-2» идарәче компаниясенә караган Минск урамындагы 20 нче торак йортта салкын су үткәргеч торбасы «транзит» рәвештә йорт аша чыгып киткән. Челюскин урамындагы 60 нчы һәм 64 нче, Ямашев проспектындагы 15/1 һәм 15/2 нче йортларда да шул ук хәл. Вишневский урамындагы 10 нчы һәм 12 нче йортларда бер йортның салкын су хисаплагыч өлешенә икенче йортның хисаплагычы тоташтырылган. Эсперанто урамындагы 12а һәм 12в йортларында чыганаклар белән тәэмин итүче оешмалар күрсәткән күләмнәр халыкка куелган күләмнәргә тәңгәл килми. «Иван» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять Һади Такташ урамындагы 117 нче йорт үткәргечләренә рөхсәтсез рәвештә сауна тоташтырган, шунлыктан 200 мең сумнан күбрәк зыян ясаган. «Водоканал» Ибраһимов проспектындагы 12 нче йортта салкын су чыгымнарының чамадан тыш зур булуын тикшергән.
Тикшерүләрдән соң «Уңайлы торак» идарәче компаниясе Четаев урамындагы 44 нче, Восстание урамындагы 29 нчы, Октябрь урамындагы 50 нче, «Вахитов районы» идарәче компаниясе Пугачев урамындагы 45 нче, Сәетгалиев урамындагы 3 нче, Гаспринский урамындагы 31 нче, Тукай урамындагы 102а һәм 10б йортларга кабаттан исәп-хисап ясаган. «Мәскәү районы» идарәче компаниясе Ш.Усманов урамындагы 35 нче, Лена урамындагы 4 нче, Восстание урамындагы 49 нчы һәм 83 нче, Ямашев проспектындагы 17 нче йортларга кагылышлы коммуналь түләүләрдәге кимчелекләрне бетергән. Шушы мисаллардагы кабаттан исәп-хисап күләме 400 мең сумны тәшкил итә.
Казанда күпфатирлы 1281 йортта ОДН, ягъни гомумйорт чыгымнары 1 проценттан да артмый. Мэр Илсур Метшин ОДН күрсәткечләре «аномаль» арттырылган йортларның һәрберсен җентекләп тикшерергә кушты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading