16+

Метро төзелешендә каникуллар юк

Казан метрополитенының икенче чиратындагы станцияләрне Студентларның халыкара җәйге уеннары алдыннан - 2013 елның июнендә ачу планлаштырылган.

Метро төзелешендә каникуллар юк

Казан метрополитенының икенче чиратындагы станцияләрне Студентларның халыкара җәйге уеннары алдыннан - 2013 елның июнендә ачу планлаштырылган.

29 декабрьдә «Алтынчәч» комплексы булачак «Декабристлар» станциясеннән гамәлдәге «Кәҗә бистәсе» станциясенә 1361 метр озынлыктагы уң як тоннельне казырга кереште. «Сөембикә» комплексы исә булачак «Мәскәү» станциясеннән «Декабристлар»га таба 1341 метр озынлыктагы сул як тоннельне казый башлый. Җир куышын казучы комбайннарга юлга кузгалыр алдыннан бәрелгән шампан шешәләренең икесе дә ватылды, бу - матур фал.
Булачак станцияләрнең тоннельләре инде киләсе елда ук сафка басарга тиеш.
Илсур Метшин: «2013 елга өч станция да ачылыр дип өметләнәбез. «Декабристлар», «Мәскәү», «Завод» исемнәре шартлы атама гына, казанлылардан әлеге cтанцияләргә үзенчәлекле исемнәр көтәбез», - диде.
«Казан метро төзелеше» муниципаль предприятиесе җитәкчесе Марат Рәхимов бурычны үтәргә тырышачакларын әйтте. Метро төзүчеләргә кышкы каникуллар юк, алар инде 3 гыйнварда ук эшкә чыгачаклар.
Казан метрополитенының хәзерге 11 километр озынлыктагы беренче юнәлеше «Җиңү проспекты», «Таулар», «Әмәт», «Сукно бистәсе», «Тукай мәйданы», «Кремль» һәм «Кәҗә бистәсе» станцияләреннән гыйбарәт. Метродан көн саен уртача 90 мең кеше файдалана, икенче чираттагы яңа станцияләр ачылгач, әлеге сан 250-270 меңгә җитәчәк, дип фаразлана. Башкала метрополитенының беренче чираты 2005 елның августында Казанның 1000 еллыгына багышлап ачылган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading