Шәһри Казан

«Метроэлектротранс» ветераннарны зурлый

Казанның «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе үзләренең Эсперанто урамындагы Дан аллеяларында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгына багышлап, митинг үткәрде.

Реклама

Коллектив җитәкчелеге һәм ветераннары, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Казан бүлеге, шәһәр­нең транспорт комитеты вәкилләре сугышта һәлак булган каһарманнар истәлегенә куелган һәйкәл-обелискка тере чәчәкләр салдылар.
- Җиңү көне - чын мәгънәсендә Бөек бәйрәм. Сез фашизмны җиңдегез. Кызганыч, сафларыгыз фронттагы кебек сирәгәя бара. Әле бер-ике ел элек кенә 27 сугыш ветераныбыз бар иде, хәзер инде 11 кеше генә калды. Исәнлек-саулык, озын гомер телибез сезгә, - дип, халыкка мөрәҗәгать итте генераль директор Әсфән Галәвов. Җавап сүзе белән чыккан Дания Бикмуллина: «Без дирекциянең һәрдаим ярдәмен, коллективның олы хөр­мәтен тоеп яшибез», - дип, ветераннар исеменнән рәхмәт әйтте.
«Метроэлектротранс»ның Дан аллеясында Мәхәббәт агачы «үсә». Әлеге тимер агачка коллективның һәм шәһәрнең яшь парлары, мә­хәббәтләренең ныклыгын раслап, символик йозак элә. Беренче агач меңгә якын йозак белән шыплап тулган. Шунлыктан, аның янәшәсенә тагын бер агач утыртылган. Әсфән Галәвов шәһәрнең электр транспорты тармагында икесе дә 40ар ел хезмәт куйган, гаилә коруларына 50 ел тулган Дания белән Габделхак Бикмуллиннарны кайнар котлады, бүләк тапшырды. Габделхак ага белән Дания ханым Мәхәббәт агачына йозак элделәр. «Сөю бар ул. Һәммәгезнең дә гаиләләре, мәхәббәтләре безнеке кебек нык һәм гомерле булсын», - диде Дания Бикмуллина.
«Метроэлектротранс» предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов: «Сугыш ветераннарының пенсиясенә өстәп түлибез. Гозерләрен үтәми калганыбыз юк», - диде. Советлар Союзы Герое Иван Кабушкин 1932-1937 елларда Казанда йөрткән трамвай шулай ук Эсперанто урамындагы Дан аллеясында урын алган. Предприятиенең сугыш һәм хезмәт ветераннары катнашында мәктәп укучылары, электр транспорты техникумы яшьләре арасында патриотик тәрбия алып баруы да мактауга лаек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: