16+

Җәмгыятьнең яман чире

Берләшкән Милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы тарафыннан 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителгән. Бу көнне моннан 10 ел элек Мексиканың Мерида шәһәрендә БМОның коррупциягә каршы Конвенциясе имзалана.

Җәмгыятьнең яман чире

Берләшкән Милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы тарафыннан 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителгән. Бу көнне моннан 10 ел элек Мексиканың Мерида шәһәрендә БМОның коррупциягә каршы Конвенциясе имзалана.

Әлеге конвенциягә кушылган илләр бөтен илләрне зарарлаган коррупциянең социаль үсешкә зыян китерүе, тигезсезлек һәм гаделсезлек тудыруы белән килешкәннәр. Россия Федерациясе исә әлеге Конвенцияне беренчеләрдән булып имзалый. Илнең коррупциягә каршы торудагы тәҗрибәсе, бу күренешне киметү өчен, дәүләт ягыннан да, гражданнар тарафыннан да системалы якын килү кирәклеген күрсәтә. Татарстанда 2006 елдан бирле эзлекле үткәрелүче коррупциягә каршы программалар да әлеге максатларга хезмәт итә. Эшчәнлектә төп басым коррупцияне тудыручы сәбәпләрне юкка чыгаруга ясала. Әмма шулай да коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруга республиканың күпчелек халкын җәлеп итү барып чыкмый әле. Кешеләрнең күбесе республикада бу өлкәдә алып барыла торган эшләрдән хә­бәр­дар түгел. Халык арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Профилактика эшләре һәм җәмгыятьтә коррупциягә кагылышлы хокук бозуларга тискәре караш тәрбияләү турындагы мәгълүматларны тулырак ачу максатыннан, ТР Президенты аппараты җитәк­чесе тарафынан брифинглар үткәрү, дәүләтнең коррупция хәвефе ныграк сизелә торган икътисад өлкәсе белән идарә эшләрен көйләүче органнары җитәкчеләренең халык каршында чыгышларын оештыру турында карар кабул ителгән. Әлеге чараларда республиканың кайбер муниципаль районнары хакимият башлыклары, ТР Иҗтимагый палатасы, яшьләр иҗтимагый оешмалары, ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы тору буенча совет вәкилләре дә катнашачак.
Беренче шундый чара 30 октябрь көнне «Татмедиа»ның брифинг-залында узачак. Теләгән кешеләр үз сорауларын ТР юстиция министры Мидхәт Курмановка (22.11.2013), Татарстанстат җитәк­чесе Валерий Кандиловка (27.11.2013), ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидовка (29.­11.2013), РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаевка һәм ТР прокуроры Илдус Нәфыйковка (4.12.2013), ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка (6.12.2013) юллый алалар. Сорауларны anticorruption.RT@tatar.ru электрон адресына хат белән җибәрергә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading