16+

Мигрантлар да «кыскара»

Республикада мигрантларга вакытлыча яшәү квотасы сизелерлек киметеләчәк. Хәзерге вакытта Татарстанда законлы нигездә 60 меңләп чит ил кешесе исәпләнә.

Мигрантлар да «кыскара»

Республикада мигрантларга вакытлыча яшәү квотасы сизелерлек киметеләчәк. Хәзерге вакытта Татарстанда законлы нигездә 60 меңләп чит ил кешесе исәпләнә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстандагы миграция процесслары һәм аларның конфессияара мөнәсәбәтләргә йогынтысы мәсьәләләре буенча видеоконференция уздырылды. Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Сергей Чепуштанов китергән белешмә буенча, былтыр Татарстанда 190 меңнән артык чит ил кешесе миграция хисабына баскан (бу - Татарстан халкының 4,5 проценты кадәр), хәзерге вакытта республикада законлы нигездә 60 меңләп чит ил кешесе исәпләнә: 25 меңе - эшкә рөхсәте булган хезмәти мигрантлар, 4 меңе - студентлар, 19 меңе - биредә торырга вакытлыча рөхсәте булган чит ил гражданнары, 11 меңе - туганнарына кунакка килгән кешеләр. Аның сүзләренчә, Татарстанга якын чит илләрдән килгән мигрантларның күпчелеге Үзбәкстаннан, шулай ук Таҗикстан, Әзәрбайҗан һәм Кыргызстаннан килүчеләр дә шактый.
Республикада мигрантларга вакытлыча яшәү квотасы алга таба сизелерлек киметелә. Мисалга, моннан 2 ел элек - 7 мең, былтыр 3,5 мең квота булса, быелга - нибары 500 генә. Бу яктан Татарстанда туган яки үскән гражданнарга, ягъни тамырлары биредә булган кешеләргә өстенлек бирү яклы без, ә елына 500 квота бик җиткән, дигән фикердә Сергей Чепуштанов.
Былтыр эчке эшләр органнары белән берлектәге тикшерү чаралары барышында Татарстанда рөхсәтсез яшәүче 18 мең мигрант булуы ачыкланган, барлыгы 21 меңнән артык кеше административ җаваплылыкка тартылырлык хилафлык эшләгән. Россия Федерациясе чикләреннән 1 мең 706 кешене мәҗбүри чыгару турында карар кабул ителгән. Бу 2012 елдагыдан 4 тапкырга артык. ТР Президенты карамагындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет секретаре Александр Терентьев моны ике факторга бәйләп аңлата: Казанда Универсиада уздыру белән бәйле контроль көчәйтелү һәм миграция өлкәсендә тәртип урнаштыру кирәклеген аңлап эш итү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading