16+

Милли мөнәсәбәтләр буенча яңа программа әзерләнә

Казанда 115 милләт вәкиле татарлар белән дус-тату гомер кичерә.

Милли мөнәсәбәтләр буенча яңа программа әзерләнә

Казанда 115 милләт вәкиле татарлар белән дус-тату гомер кичерә.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының телләрне үстерү һәм җәмәгать оешмалары белән багланышлар буенча бүлек җитәкчесе Ирек Арсланов үзенең чыгышында әйтеп үткәнчә, россиялеләрнең 68 проценты Кавказ һәм Урта Азия халыкларын яратып бетерми. «Уфада 22 октябрьдә узган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүнең Бирюлево микрорайонындагы кебек милли төсмердәге низагларның урындагы хакимият структураларының тиешенчә эшләмәүләреннән килүен басым ясап әйтте. Татарстанда, шөкер, милли хәлләр күзәтчелектә тотыла. Республикада быелның 15 августында Милли мәсьәләләр концепциясенең яңа редакциясе кабул ителде. 2011-2015 елларга исәпләнелгән «Татарстанда рус теле» максатчан программасы эшли», - диде докладчы.
Казанда 35 милли-мәдәни мөхтәрият, 54 сәяси партия, 180 дини җәмгыять эшчәнлек алып бара. Быелның ун аенда гына да республикага 157 мең мигрант килгән. Чит илләр кешеләренең 90 меңе Казанда теркәлгән.
Мэр Илсур Метшин: «Чит илләрдән эшчеләр чакырмый мөмкин түгел, чөнки эшче куллар җитми. Транспорт һәм төзелеш тармакларында хезмәт куючы чит илләр гражданнарының тормыш шартлары, балаларының белем алуы күзәтчелектә тотылсын. Казанда 2014-2018 елларга исәпләнелгән милли мөнәсәбәтләр программасы әзерләнә. Проект җәмәгать тыңлауларына чыгарылгач, һәр милләт үз тәкъдимнәрен кертсен. Милли мөнәсәбәтләр программасы Конституция кебек камил булсын. Казанда милләтара дуслык хөкем сөрә, бу - бик мөһим төшенчә. Чит илләрдән, төбәкләрдән күченеп кайткан һәр милләт кешесе Казанда үзен имин һәм уңайлы яшәештә хис итсен», - дип, әлеге мәсьәләгә үз фикерен белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading