Шәһри Казан

Милләтнең алтын баганасы ауды

Туфан Миңнуллинның йөрәге тибүдән туктаган... Дөнья тып-тын, тораташ катып калган кебек, кулдан эш төште. Кычкырып елыйсы килә... Их, Туфан абый! Ничек якын идең син һәрберебезгә! Мең мәртәбә сынаганым бар: театрдамы, җыелыштамы, урамда болай гына сөйләшеп торгандамы - килүеңне күрсә, бөтен кешенең йөзе яктырып-нурланып китә. Әле син килеп тә җитмәгән, бер...

Реклама

Туфан Миңнуллинның йөрәге тибүдән туктаган... Дөнья тып-тын, тораташ катып калган кебек, кулдан эш төште. Кычкырып елыйсы килә... Их, Туфан абый! Ничек якын идең син һәрберебезгә! Мең мәртәбә сынаганым бар: театрдамы, җыелыштамы, урамда болай гына сөйләшеп торгандамы - килүеңне күрсә, бөтен кешенең йөзе яктырып-нурланып китә. Әле син килеп тә җитмәгән, бер сүз дәшмәгәнсең, ә инде җылы дулкының бөтенебезне төреп ала. Ул арада көр тавышың белән гөлдерәп үзең дә килеп җитәсең һәм... бәйрәм башлана! Хәл-әхвәл белешү, сүз уйнату, көлешү, төрттерешү, бәхәсләшү, әдәбият, фәлсәфә, сәясәт... Бөтенесенең үзәгендә син, синең сүзләрең, синең көлүең барысыныкыннан көчлерәк яңгырый...
Ни аяныч, бу бәхетле мизгелләрне хәзер сагынып хәтеребездә генә яңартырга туры киләчәк. Татар дөньясының талантлы һәм батыр Туфаны үз милләте, аның бәхете, рухи бөеклеге өчен мәңге көрәшер, безне мәңге яклап торыр шикелле иде. Ул барында дөреслекне табу, гаделлек урнаштыру җиңелрәк булыр кебек тоелды. Туфан абый, югары мөнбәрләрдән торып, халык мәнфәгатьләрен яклап, ярсулы чыгышлар ясаганда, ул, «ышаныгыз миңа, җанкисәкләрем» дип, иңбашларыбыздан каккандай тоела иде. Мин моны Татарстандагы һәм аннан читтәге бәхетсез авылларда, калаларда гомер кичерүче гади кешеләр исеменнән һич шикләнмичә әйтәм. Пьесалары аша да без аның кайнар йөрәк тибешеннән җылы һәм көч ала идек. Шуңа күрә халкыбыз аңа үзенең иң яраткан баласы, өмет чыганагы итеп карады. Ни аяныч, алтын баганабыз ауды...
Йөрәк тә туза, арый шул. Гомере буе хакыйкать, гаделлек өчен янучы шәхеснең йөрәге бик тиз туза. Туфан абый шаулап-гөрләп килгән 77 нче язын каршылаганда, буразналар өстендә сабан тургайлары җырлап торганда бакыйлыкка күчте. Язмыш никтер кабаланды. Әле бит аның, әдип буларак, рухи кырларыбызда илһамланып җырлый-җырлый, өмет орлыклары чәчкән чагы иде. Ә көрәшче буларак, ул Атиллалар, Чыңгызханнарның хөр рухын саклаучы, гаделлеккә табынучы әүлия кебек иде. Ул, ил, халык дигәндә, сүз кылычын яшендәй уйнатты, аяусыз һәм гадел булды. Аның белән санлашмыйча булдыра алмадылар. Татар язучыларыннан Г.Ибраһимов, күпмедер дәрәҗәдә С.Хәким генә шундый статуска ия булгандыр. Совет дәүләте башлыклары рус язучыларыннан М.Горький, М.Шолохов белән шулай исәпләшергә мәҗбүр иде. Аның кайнар йөрәге сулык-сулык килеп торган, күңелләрне тетрәндерерлек чыгышлары үзенә нидер даулап, дан-шөһрәт өчен ясалмады. Ул, милләтебезнең үсешенә киртә булып торучы фикерләрне үзгәртү өчен, давыл булып күтәрелде, яшен булып атты. Аның ул чыгышларының ялкыны залда утыручыларның гына түгел, Татарстанның һәм Россиянең бик ерак төбәкләрендә тыңлап утыручыларның да битләрен, йөрәкләрен өттереп ала иде. Миңа шушы көннәрдә Разил Вәлиевнең «Дөнья гаме» дигән гаҗәеп китабын укырга туры килде. Ул китапта мөстәкыйльлек өчен күп еллардан бирле барган көрәш, яулаган ирекләребезне Декларациядә, Яңа Конституциябездә беркетү, Мәскәүнең ул ирекләрне тартып алу өчен һөҗүмнәренә каршы күтәрелүнең давыллы-фаҗигале атмосферасы ярылып ята. Туфан Миңнуллинның йөрәге ярылырдай булып ярсып-ярсып сөйләгәннәре колак төбендә тагын бер мәртәбә яңгырагандай тоелды. Халкыбызның белем һәм культура дәрәҗәсен күтәрү, яшьләрне тәрбияләү өчен, мәктәпләрне, китапханәләрне, фән йортларын, әдәбиятны, театрларны, музыка, бию, рәсем сәнгатен саклау һәм үстерү, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итү өчен ничә еллар буе туктаусыз көрәш алып барылган һәм барыла. Туфан абый әлеге көрәшнең әйдәүчесе иде, аның көрәш хәлендә булмаган чагын мин гомумән белмим. Ул кемнәрнеңдер фикерен үзгәртергә, аларны халыкка хезмәткә борырга тырышты. Моның нәрсә икәнлеген йөрәген учына кысып, барлык ихтыярын, җегәрен дә шул учына туплап сүз әйтеп караган кеше генә белә. Ул, нинди генә трибунадан кемнәр генә каршында чыгыш ясаса да, дөреслекне туп-туры ярып әйтте. Аның үз дигәненнән чигенмәячәге, моның азагы миңа ни белән бетәр икән, дип уйлап та карамавы ачык күренеп тора иде. Туфан абый яшен кебек сукты. Андый чакта ялгышлар да булгалый. Әмма дәшми калуга караганда, Туфан Миңнуллинның яшене файдалы, сискәндерә, уята иде. Ул бит КПСС заманнарыннан ук шундый иде. Шул чорлардан соң кайберәүләр инде әллә ничәшәр битлек киеп алыштырырга өлгерделәр. Туфан Миңнуллинга нинди генә мактаулы исемнәр, бүләкләр бирелмәде. Ул инде өстәнрәк карап, билгеле бер дистанция саклап кына сөйләшүче мөхтәрәм ил агасына әверелергә тиеш иде кебек. Юк, Туфан абый тамчы да үзгәрмәде! Халык белән бергә куана, халык белән бергә кайгыра торган искиткеч гади, кече күңелле, игелекле кеше булып калды.
Туфан Миңнуллин үзенең бер интервьюсында: «Минем барлык язганнарым мәхәббәт турында», - дип белдерде. Моны иң әүвәл тормышка, кешеләргә, туган җиребезгә мәхәббәт дип аңладым мин. Шулай булмаганда, ничек шулкадәр кайнарлык, шундый ару-талу белмәс фикер һәм рух давылы гомер буе дөрләп торырга мөмкин?! Ул бит бөтен җирдә иде. Йомышың төшеп, Казангамы, Чаллыгамы, Әлмәткәме барсаң, аны йә театрда, йә берәр җыелышта, йә берәр тантанада очратмый калмыйсың. Ул татар булган төбәкләрне иңләп-буйлап йөрде, барган бер җирендә ниндидер мәсьәләләр хәл итте яисә кузгатты, үзенең кайнар фикер аурасы белән барыбызны электрлаштырды. Аның янында беркем дә тыныч кала алмады, ул кешеләрне җилкендерә, кузгата белә иде. Кайгылы чагың булса - кайгың таралды, фикерсез, күңелең бушаган чагың булса - фикереңне уятты, сүрелгән чагың булса - эчеңә ут салды. Тормышның бер генә хәрәкәте дә аның үткен күзләреннән читтә калмады, аның сизгер йөрәге, күңел кыллары хәятнең бер генә тирбәлешен дә битараф уздырмады. Әнә шуңа күрә аның гомере дә моңлы бер җыр булып яңгырап калды. Җыр өзелде, барыбыз да ятим калдык...
Туфан абыйның үлгәнлегенә һаман ышанып булмый. Мөслимлеләр 2 майда миңа көне буе туктаусыз шалтыраттылар. «Болгар» радиосыннан ишеткәннәр, әмма ышана, кабул итә алмыйлар. Аның үлү ихтималы турында беребез дә уйлап та карамаган. Туфан Миңнуллин безне саклап торачак, дигән нәрсә күңелләргә мәңгегә береккән, ахрысы. Ул милләтнең зур ныклы таянычы иде. Туфан Миңнуллин үлемсез Әлмәндәрнең әтисе дә, прототибы да иде. Ул бакыйлыкка күчсә дә, Әлмәндәре һәм аның янәшәсендәге күпсанлы геройлары халкыбызның рухи дөньясында яшәргә калды. Сөекле әдибебезнең яшәү үрнәгеннән һәм бай иҗат мирасыннан киләчәк буыннар көч алыр, тормышны Туфанча сөяргә, аны ямьләү өчен Туфанча көрәшергә өйрәнер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: