16+

«Мин бит мишәр кызы!»

«Ярый әле син бар», «Күңел тәрәзәләре», «Син һәм мин» кебек җырлары белән тамашачы мәхәббәтен яулаган яшь, чибәр җырчы кыз Алия ШӘРӘФЕТДИНОВА быел беренче тапкыр «Татар җыры»нда катнашып, барс сынын алуга да иреште. Сәхнәдәге самими, нәфис һәм лирик образга тормыштагы Алия дә тәңгәл икән - аның өчен иң мөһиме күңел тынычлыгы.

«Мин бит мишәр кызы!»

«Ярый әле син бар», «Күңел тәрәзәләре», «Син һәм мин» кебек җырлары белән тамашачы мәхәббәтен яулаган яшь, чибәр җырчы кыз Алия ШӘРӘФЕТДИНОВА быел беренче тапкыр «Татар җыры»нда катнашып, барс сынын алуга да иреште. Сәхнәдәге самими, нәфис һәм лирик образга тормыштагы Алия дә тәңгәл икән - аның өчен иң мөһиме күңел тынычлыгы.

Алия Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәре кызы икән. Үзеннән унөч яшькә өлкәнрәк Лилия исемле апасы бар, әнисе - медицина хезмәткәре. Моннан сигез ел элек әтисе йөрәк авыруыннан якты дөнья белән саубуллашкан. Ә җырчы булу хыялы аның әнисе белән уртак булган - музыка мәктәбендә укыган кыз яшьтән үзен сәхнә йолдызы итеп күрергә теләгән. Ундүрт яшьтә беренче тапкыр Казанга килгән Алия шундук тәгаенләп тә куйган - ул һичшиксез башкалага укырга керәчәк һәм шушында төпләнеп калачак. Ул чакта фәрештәләрнең «Амин!» дигән сәгате булган, күрәсең...
- Казанга килеп төпләнүгә үк үземне туган шәһәремдә кебек хис иттем. Мин өй кешесе, ә монда исә хәтта сагыну хисе дә булмады, - ди Алия. - Мәдәният һәм сәнгать университетына үз көчем белән укырга кердем, хәзер шунда IV курста белем алам.
- Укырга керү белән җырчылык юлына кереп киттеңме?
- Ике-өч ел мин кастингларда катнашып килдем. Аннан, «Барс-Медиа» компаниясе минем белән җиде елга хезмәттәшлек килешүе төзеде. Хәзер бит яшь кеше өчен ялгызы гына күтәрелү, концерт программалары төзү четерекле мәсьәлә. Монда исә миңа ярдәм итүчеләр дә, бик күп чараларда катнашу мөмкинлеге дә ачылды.
- Син яңа буын баласы бит. Бүген үзең кайнаган татар эстрадасыннан канәгатьлек хисе бармы?
- Дөресен әйткәндә - юк. Кайвакыт карыйсың да, бу бит безнең буын җырлары түгел, башкаручылары да ул түгел дип уйлап куясың. Кайберәүләр бит тавышың булса, сәхнәдә башка нәрсә мөһим түгел дип саный. Миңа калса, тавыш, талант булу гына аз. Үз-үзеңне караулы тоту, матур гәүдә (спортзалга һәркем йөри ала бит!), килешле киемнәр дә икенче урында тормый. Тыйнак булсын ул, әмма зәвык белән!
- Бу урында синең озын күлмәкләргә өстенлек бирүеңне телгә алмый калдыру дөрес булмас...
- Мин татар халкының нинди традицияләргә өстенлек бирүен бик яхшы беләм. Үз әбием Җәмилә дә, кыска шорты киеп чыксаң, үтерәм, дип уены-чыны белән янады. Әмма кемдер әйтүдән генә дә түгел - кыска, артык ачык кием-салымны мин үзем дә өнәмим. Бервакытта да сәхнәгә шорты киеп чыкмаячакмын.
- Сәхнәдәге образыңа тормыштагысы нинди пунктлар өсти?
- Мин сәхнәдәге образны уйлап табылган дип әйтә алмыйм. Ул минем тормышта үз-үземне тотышым белән дә тәңгәл килә. Мин ачык, гади, аралашучан, юморны кабул итүче, кешеләрдә изгелекне хөрмәт итә торган кеше. Кешеләрне бер аралашуда ук аера да беләм бугай әле...
- Җырларны үзең сайлыйсыңмы соң, әзерләп бирәләрме? Аннан, клипларыңа килгәндә, синең образга әллә нинди кабриолет машиналар «өстәп кую», минем күзлектән, артык кебек.
- «Ярый әле син бар» җырына төшерелгән клипны әйтәсезме? Ул минем иң уңышсыз клибым булды бугай. Хәзер үзем дә шуны караган саен, шул кыйбатлы машиналы өлешендә «төртелеп калам». Әмма тәҗрибә эшли-эшли килә диләрме әле?.. Җырларымны исә үзем дә сайлыйм, тәкъдим дә итәләр. Әмма ул минем лирик образыма туры килергә тиеш.
- Шул лирик образга әверелгән җырчылык юлы - бүгенге көнеңнең төп максатымы?
- Юк, минем өчен беренче урында - хатын-кыз бәхете. Әйбәт ир, тәрбияле балалар, әни булу бәхете мөһимрәк. Аннан инде сәхнә, анда тапкан үз урынымны саклап калу.
- Яраткан кешең бармы?
- Бар. Әмма аның турында сөйләргә яратмыйм. Ул мине аңлый, һәр нәрсәдән ышыклый, миңа киңәшләрен бирә.
- Үз-үзеңә ниләр телисең килә?
- Бәхет. Аннан, кечкенәдән булган хыялым чынга ашсын иде дип телим. Мин кечкенә вакытта йоклар алдыннан һәрвакыт Ходай Тәгаләдән, мин танылган җырчы булып, мохтаҗларга, ятим балаларга хәйриячелек итә алсам ярар иде, дип тели идем. Белмим, ул хыялым кайчан тормышка ашар. Әмма мин бит мишәр кызы, булдырырмын дип ышанам!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading