16+

МИН ИСТАНБУЛНЫ НИЧЕК АЧТЫМ

Истанбул хакында күп укыган, күп ишеткәнем бар иде. Быел җәен әлеге калага бару форсаты ачылгач, бик теләп ризалаштым.

МИН ИСТАНБУЛНЫ НИЧЕК АЧТЫМ

Истанбул хакында күп укыган, күп ишеткәнем бар иде. Быел җәен әлеге калага бару форсаты ачылгач, бик теләп ризалаштым.

Дус кызым КФУның Көнчыгыш институтында укып, төрек телен өйрәнгәнгә, җәй көне Төркиягә барып, практика үтә. Ул мине дә үзе белән чакырды. Мин, озак уйламыйча, әти-әнидән рөхсәт сорадым да, билет алып куйдым. Сессия вакыты булганга күрә, барасы җиремне күз алдыма да китереп тормадым. Ә менә самолетта өч сәгать вакытым бар иде, шунда инде мин Төркия дөньясына кереп китә башладым. Стюардесалар төрек милләтеннән, янымда да төрек кызы. Барысы да таныш булмаган, әмма күңелгә якын ягымлы телдә сөйләшәләр. Янымда утырган кыз кинәт кенә минем белән сөйләшә башлады, төрек кызына охшатты бугай. Әмма телне белмәгәнне аңлагач, русча сөйләшергә тырышты. Юлны ул миңа төрекчәне, мин аңа русчаны аңлатып уздырдык.
Өч сәгать очканнан соң, Ататюрк аэропортына төшкәч, мине Казан белән чагыштырмаслык хезмәт күрсәтү гаҗәпкә калдырды. Чемоданнарны да көтәсе, эзлисе юк. Барысы да аңлаешлы, җайлы. Безне Сүрия егете каршы алды. Ул да без укыячак Фатих университетында белем ала торган булып чыкты. Юл буе белгәннәрен сөйләргә тырышты, тик мин аны тыңлый алмадым. Чөнки тулай торакка барган ярты сәгатьлек юлны, авызымны ачып, шәһәрнең зурлыгыннан шаккатып бардым. Көн башланып кына килә иде, кешеләр дә, машиналар да күп. Барысы да ашыгалар. Әмма юлда бөке дигән әйбер очрамады дияргә була. Гомумән, мин еш кына Казанда бөкедә утырганда Истанбулны сагынам. Анда һәр җирдә метро, автобус һәм моңа кадәр мин ишеткәнем, дә булмаган метробус. Ул җир өстеннән йөри, ләкин аның аерым юлы бар. Автобусларда урамдагыга караганда рәхәтрәк, чөнки һәммәсендә кондиционерлар куелган.
Шунысы да күзгә ташланды: урамда бик күп кафелар һәм рестораннар. Алар шәһәргә ниндидер матурлык, ямьлелек өсти. Кафе дигәннән, без дә аларның берсенә кердек. Төрекләр бик тә ягымлы һәм кунакчыл халык икән. Шул төшке аштан соң, мин төрекләрнең тозлы ризыклар яратканнарын аңладым.
Шәһәргә төрек телен өйрәнергә килгәнгә, гел ял итеп, шәһәрнең матурлыгына сокланып йөрергә туры килмәде анысы. Икенче көнне үк университетка юл тоттык. Безне төркемнәргә аердылар һәм укытучылар белән таныштырдылар. Укыту өч өлешкә бүленә: уку, тыңлау һәм грамматика. Һәрбер белгечлек буенча аерым укытучы. Барысы да яшь төрек егетләре. Төрекчә һәм инглизчә аңлатсалар да, авырлыклар тумады. Безнең төркемдә Һиндстан, Сербия, Иран, Украина, Казахстан, хәтта Америка кешеләре дә бар иде. Укытучылар, дәресләрне күңеллерәк үткәрү, телне шомарту өчен, уеннар да уздыралар. Бу безгә сүзләрне истә калдыруны хәйран җиңеләйтте.
Әлбәттә, чит илгә бару ул һәрвакыт үзең өчен яңалыклар ачу. Истанбулда өч атна яшәп, дөньяны күзаллавым шактый киңәйде. Мәсәлән, мин үземә моңа кадәр картада игътибар итмәгән Мавритания исемле мөселман республикасын ачтым. Без белем алган Фатих университетында Мавританиядән килеп төрекчә өйрәнгән балалар шактый күп иде. Мавритания җөмһүрияте мәктәпләрендә дүрт тел өйрәнәләр икән. Туган телләре - гарәп, инглиз, француз һәм төрек телләре. Шуңа күрә, балалар укытучылары белән ел саен Истанбулга телне шомартырга йөриләр.
Икенче ачышым - шәһәрнең зират белән тулуы. Алар безнекеләрдән шактый аерылалар, шәһәр пейзажына бик тә туры киләләр шикелле. Зиратлары бер дә куркыныч түгел - чиста, пөхтә. Яннарында базар, мәчет, кибет һәм парк урнашкан. Моның турында кешеләрдән төрле фикерләр ишетергә туры килде. Университеттагы укытучылар болай аңлатты: ул, парк кебек, киртәләр белән ябылмыйча, шәһәр уртасында, базар янында ясалган икән, димәк, кеше гел аның яныннан үтеп йөри. Бу, үз чиратында, мәрхүм булган туганнарын, якын кешеләрен искә төшереп, яннарына кереп чыгарга этәргеч була.
Төркия турында сөйләгәндә, базарны төшереп калу килешмәс. Дөресен әйткәндә, мин андагы базарга гашыйк булдым. Сатыла торган әйберләрнең матурлыгы; урыны, сатучылары шулкадәр матур һәм ягымлы. Ә төрекләр белән сатулашу үзе ни тора. Аларга бәяне гел өч-дүрт тапкыр күтәреп әйтү хас. Һәм моның белән шактый зур акча эшлиләр. Чөнки арада сатулаша белүче үткен сүзлеләр табылса да, бер сүз әйтмичә, сатучы әйткән бәягә сатып алучы чит ил кешеләре шактый күп. Ә сатучыга ягымлы гына итеп төрекчә бер-ике сүз әйтсәң, мөселман икәнлегеңне белдерсәң, күз алдыңда эреп китәләр. Бүтән җирдә очсызрак саталар иде дисәң дә, әйбер бәясен төшерәләр. Мин үзем бер егеттән ул 15 лирага (1 лира - 18 сум тирәсе) саткан кружканы 7 лирага сатып алмакчы идем. Ризалашмады, киреләнде, ә мин киттем дә бардым. Инде ул кружканы оныттым дигәндә, сатучы егет үзе артымнан килеп җитте. Гаҗәп, никадәр ерак китсәм дә, эзләп тапкан бит. Җидегә сатам, дип елмаеп тора, ә мин әле һаман да сатулашып, бишкә алам, дип, егетнең башын катырам. Озак уйламыйча, әйбәт сатулашасың, диде дә, бишкә сатты. Шулай ук тәмле ризыклар, рәхәт-лукум, җиләк-җимешләр һәм тәмләткечләр сата торган Мисыр базары да бар. Ул базарга мин, өйгә кайтып китәр алдыннан, күчтәнәчләр алырга барган идем. Сатып алыр алдыннан тәмен татып карарга бирәләр, ә уразада икәнлегемне белдергәч, миңа бик шатланып, пакетка тутырдылар.
Сәяхәтемнең уртасы Рамазан ае башлануына туры килде. Һәм Истанбул мине ураза гадәтләренә өйрәтте. Уразаны тотарга быел җыенсам да, өемә кайткач кына тота башлармын дигән идем. Инша Аллаһ, янымда бер татар мөселман кызы бар иде, ул миңа: «Әйдә, монда беренче көннән үк тота башла. Монда өйгә караганда да җиңелрәк, үзең күрерсең», - диде. Дустым алдамаган икән. Анда, чыннан да, бик күп кеше ураза тота, ир-атлар шәһәр буйлап барабанда уйнап, кешеләрне сәхәргә уяталар. Кичләрен өстәлләрне ифтарга әзерлиләр. Ураза тотканыңны белсәләр, һәрберсе ашарга үзенә чакыра. Университетта да шул ук хәл иде. Укытучылар студентларын - ураза тотканнарын һәм тотмаганнарын да ифтарга чакырды. Бу, әлбәттә, җанга көч-куәт өсти.
Мине Истанбул шәһәренә тәмам гашыйк иттергән нәрсә - адым саен диярлек урнашкан мәчетләр булды. Кая гына барсаң да, азан тавышы гел колакка ишетелә. Кафеларда азан вакытына музыканы сүндереп торалар. Гомеремдә беренче тапкыр иртәнге намазга азан тавышыннан уяндым, никадәр ләззәт алуымны әйтеп бетерерлек түгел. Истанбул шәһәренең мәчетләр саны инде күптән меңнәргә киткән. Төгәл генә санны белә алмасам да, 2000 елгы документлар буенча, шәһәрдә 2691 эшли торган мәчет бар икән. Ә бу 12 ел элек! Мөселман кешесенә мондый шәһәрдә яшәве үзе бер бәхет дип саныйм. Мәчетләр солтаннар исемнәре белән аталган. Истанбулның иң танылган һәм символы булып саналган «Солтан Әхмәт» мәчете, Византия империясе заманыннан килгән тарихы, гүзәллеге, мәһабәт күренеше белән, йөрәгемдә һәм хәтеремдә тирән эз калдырды.
Казанның Бауман урамы кебек ял итеп йөрүе рәхәт булган урамы да бар. Ул - Таксим районында урнашкан Истикляль урамы. Аның иң күренекле һәм данлыклы әйбере булып тарихи кызыл трамвай тора. Хәтта сатыла торган магнитларга да беренче нәүбәттә шул трамвайчык төшерелгән. Әмма ул гади түгел, артында тагылмасы бар. Кич белән шул тагылмада музыка уйныйлар. Безнең Баумандагы кебек, анда да акча җыеп утыручылар бар, әлбәттә. Тик алар болай гына - бездә чегәннәр бала тотып утырган шикелле түгел, ә музыка уйнап утыралар. Ә гарипләр берәр конфет, каләм яки дәфтәр сата, ягъни акчаны хәләл юл белән эшләп алалар. Исемдә бер ун яшьлек кыз калды... Без дусларыбызның чиркәүдән чыкканнарын көтеп торганда, рус җыры «Калинка» көен ишеттек. Борылып карасак, шул кыз кечкенә гармунда уйный икән. Чит илдә һәрбер тиен хисапта булса да, түзеп булмады - һәрберебез дә кызга булыштык.
Шәһәрнең урнашуы да үзенчәлеккә ия. Ул Европага да, Азиягә дә керә. Европа өлеше күбрәк һәм анысы тагын икегә «Алтын мөгез» бухтасы белән аерылып тора. Материкларны аерган Босфор бугазында көймәдә йөзгәндә, мин бер яктан 5-6 Казан хәтле шәһәрне, икенче яктан шул шәһәрнең дәвамын күрдем. Башыма, Казанда көн дә белгән кешеңне очратсаң, монда очратуы бик тә авырдыр, дигән уй килде. Шәһәрнең башын һәм ахырын хәтта Европаның иң бөек ноктасына - 53 нче катка менеп тә күреп булмады. Ләкин шулай да, безгә русча белүчеләр очрады. Адашып йөргәндә, төрек кызыннан юлны сорамакчы булдык. Төрекчә сорау белән мөрәҗәгать итүебезгә, ул болай җавап бирде: «Кызлар, русча сөйләшәсезме?».
Мәчетләр, һәйкәлләр, тарихи биналар белән тулы әлеге шәһәрдән китәсем килмәде, әлбәттә. Ял ял инде ул… Халыкның холкын аңлап, Истанбулны карап бетерергә өч атна ял итсәң дә аз. Тик шулай да мин төрекләрне әдәпле, кунакчыл, кешеләргә хөрмәт белән караучан дип сыйфатлый алам. Сәяхәтемнең иң мөһим ачышы шул булды: ничек кенә яхшы булмасын, чит илдә туып үсмәгәч, ул үз ватаның һәм яныңда туганнарың булмагач, күңел тыныч булмый икән. Барып кайтырга, дөньяны күрергә кирәк анысы. Әмма Ватаннан да сөйкемлерәк, кадерлерәк ил юк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading