Шәһри Казан

«Мин әллә кайчан теге дөньяда булыр идем», – ди 100 яшен тутырган Бибимәфтуха әби

«Мондый хикмәт бер җирдә дә юктыр. Кичә, бүген бәйрәм иттек. Балалар, туган-тумача бар да җыелды. Район башлыгына кадәр килде. (Рәсемдә: Азнакай муниципаль районы хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллин йөзьяшәр әбине тәбрикли. - Р.Ф.). 28 оныгым гына бар, инде онык балалары үсә», - дип үз сөйләгәненә үзе хәйран калгандай бераз туктап калды...

- Эш кешене үтерми, үтерсә, мин әллә кайчан теге дөньяда булыр идем инде. Кеше белән ызгышмадым, биләмгә йөрүне яратмадым, сүз йөртүне, гайбәт сөйләүне белмәдем. Ишегебезнең ябылганы булмады. Гозер белән килүчене бервакытта да кире бормадык. Балаларымны да шуңа өйрәттем. Зарланган кешене өнәмәдем. Инде без күргәнне башкаларга күрергә генә язмасын, - ди ул, яшьләргә әманәт җиткергәндәй.
Ә бит күргәннәре чыннан да баштан ашкан. «Әле хәзер дә төннәрен йоклый алмый уйланып ятам. Сугыштан куркам», - дип әйтүе дә юкка түгел. Ленинград блокадасында күргәннәре гомеренә җитәрлек булган шул бахыркайның.
***
Күрәчәк түгел диген, ире Вагыйзьне милициядә эшләгән җиреннән 1939 елда, вербовкалап, Ленинградка җибәрәләр. Мәфтуха да дөнья күрмәгән кеше түгел, 17 яшеннән Мәскәү янында торф чыгарып йөргән кыз. Беркадәр вакыт үтүгә, ике яшьлек улын күтәреп, ул да ире янына китә. Баруга, төзелешкә эшкә урнаша. Озакламый тагын бер уллары туа. Тик гомере генә кыска була сабыйның - җиде айдан гүр иясе була. Кайгы дигәнең ялгыз йөрми шул: сугыш башланырга ике көн кала, эшкә киткән Вагыйзе дә суга төшкән кебек юкка чыга. Озак та үтми, «хәбәрсез югалуы» хакында кайгылы кәгазь китерәләр. Сугышта ни булмас, ялгышканнардыр, хәбәре килер, ниндидер могҗиза булыр да, Вагыйзе кайтып керер, дип өметләнә. Гомер буе көтсә дә, булмый ул могҗиза дигәннәре. 900 көнгә сузылган блокада михнәтләре - граммлап тигән икмәккә җан асрау, ач-ялангач көйгә окоп казырга, мәет җыярга йөрүләре - бары да бүгенгедәй күз алдында аның. Окоп казырга барган җирдә очраклы рәвештә тәпән белән солидолга очрап, шуны сары май урынына туйганчы ашаулары да чыкмас җанга бер сәбәп булгандыр. Икенче юлы урманга окоп казырга баргач, инде аяк атлар хәл калмады дигәндә, ниндидер ат утары янында берәү кул изәп чакырып ала боларны. Барсалар, татар кешесе икән. Бер чиләк кан куырып ашата үзләренә. Анысы да ачка киселгән хәлсез җанга әҗәл даруы урынына булган, күрәсең. Почмакта торган тагын бер чиләк кан төшләренә кереп озак җәфалый әле аны. Шуны балаларына алып кайтып ашата алмаганына үкенеп бетә алмый. Тормышта сөенечләре дә булмый түгел Мәфтуха әбинең, тик, үч иткәндәй, җанны бимазалап, нигәдер шул каһәрләнгән көннәр ешрак яңара шул хәтерендә.
1944 елның гыйнварында блокада өзелеп, эвакуация башлангач, Мәфтуха да туган авылы Сарлыга кайтырга җыена. Әйбер-карасын төйнәштергәннән соң, инде баласын киендерим дисә, ни күрсен - соңгы өмете булган 7 яшьлек улы да җан биргән. Бала бәгырь ите дә бит, тик нишләсен, күмеп йөрсә, поезддан кала. «Шунда күрше хатыны кереп: «Карточкага тигән ипиеңне бирсәң, үзем күмеп кайтырмын», - диде. Юып, төреп бирдем, бәләкәй чанага салып алып китте. Нишләткәндер инде, бер Ходай белә, мәеткә кадәр ашаучылар да булды ул чагында... Гел күз-алларымнан китми шул бала», - ди Мәфтуха әби, өзгәләнеп. Гомере булгач, үзе исән кала, юкса ул утырган товар поездын да әллә ничә кат утка тоталар. Дөнья халык кырыла. Мең газаплар үтеп, танымаслык хәлгә - сөяккә калып, беткә батып, көч-хәл белән кайтып җитә ул Ютазы станциясенә. Аннан Тымытык олаучылары авылына алып кайталар. Каршы алырга чыккан әти-әнисе дә танымый аны хәтта. Авыз ачып сүз әйтерлек тә хәле калмаган Мәфтуханы арбадагы тобыршага салып күтәреп алып керәләр. Бераз тернәкләнүгә, Тымытыкка 6 айлык тракторчылар курсына укырга җибәрәләр. 3 ел тракторчы булып эшли. «Бик авыр булгандыр инде?» - дим, аның хәленә керергә тырышып. «Булмый ди! Кабынмый. Тырышып-тырмашып түздек. Ач. Эчләр шыбырдап тора». Җитмәсә берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән тол калган фронтовик Габделвәлигә димлиләр. Башта тәкъдимне кире каксалар да, көннәрдән бер көнне, кечкенә улын җитәкләп, Габделвәли үзе килә. Бер якта - Берлинга кадәр барып җиткән тол ир, икенче якта камалыш михнәтләрен үз җилкәсендә күтәргән, ирен, ике баласын югалткан тол хатын. Сабыйның өмет тулы күзләре белән карашлары очрашкач, түзми Мәфтуха - балалар хакына риза була. Бер-бер артлы тагын дүрт ир бала - Илгизәр, Альберт, Мирхәтим һәм Миргасыйм дөньяга килә. Дүртесе дә укып, ил-көн алдында абруй казана. Атказанган табиб, медицина фәннәре кандидаты Илгизәр Усмановны күпләр 30 елдан артык Әлмәт туберкулез диспансерында хезмәт куйган оста куллы хирург буларак яхшы хәтерли. Альберт Усманов - заманында Кубаларда эшләп кайткан атказанган нефтьче. 1975 елдан алып авылда хезмәт куйган Мирхәтим Усманов - атказанган ветврач. Озак еллар Әлмәт ветеринария станциясенең баш табибы булып эшләгән Миргасыйм Усманов шулай ук атказанган ветеринария табибы. «Балаларның берсен дә сукмадым-ормадым, «өф» тә итмәдем. Шулар кеше булсын дип, көн чаптым, төн чаптым. Капка төбенә кайтып җиткәч, хәл бетеп егылган чакларым да булды. Әтиләре иртә китте дөньядан. Шуңа балалар үз көчләренә таянды да. Укыганда миннән ярдәм сораучы булмады», - ди ак әбекәй, балалары белән горурланып. Ничек кенә авыр булмасын, бала югалту хәсрәтен тагын күтәрергә туры килгән аңа. Ходайга шөкер, бүген әнә ике улы - Мирхәтиме белән Миргасыймы исән-саулар. Мәфтуха әбинең улы Мирхәтим белән килене Рәмзия тәрбиясендә яшәп ятуы. 90 яшьтән соң һәр яшәлгән ел үзе ун ел бәрабәренә торыр, диләр. Моның чын асылын 100 яшәр үзе яки аны тәрбия итүчеләр генә беләдер. Ни генә булмасын, сирәкләр җитә бу үргә. Ә үр, биеклек һәрвакыттагыча көчле рухлыларны сайлый. Халык теленә, тарихка «тормыш юлы» дип кергән юлны үтеп тә, бер гасырлык гомер кичкән әбекәйгә күз генә тимәсен.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: