16+

МИН ҮЗЕМ ДӘ «КАЗЫЛМА БАЙЛЫК»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, КФУның Филология һәм сәнгать институты профессоры Айдар ФӘЙЗРАХМАНОВ белән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә очраштык. Татар дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең юлдан кайтып кына кереше икән. Төркиядә узган төрки ансамбльләр фестивалендә үзләрен күрсәтеп кайтканнар алар. Төп сөйләшү Айдар абый инде ун елдан артык җитәкләгән әлеге ансамбль...

МИН ҮЗЕМ ДӘ «КАЗЫЛМА БАЙЛЫК»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, КФУның Филология һәм сәнгать институты профессоры Айдар ФӘЙЗРАХМАНОВ белән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә очраштык. Татар дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең юлдан кайтып кына кереше икән. Төркиядә узган төрки ансамбльләр фестивалендә үзләрен күрсәтеп кайтканнар алар. Төп сөйләшү Айдар абый инде ун елдан артык җитәкләгән әлеге ансамбль...

- Балачакта кергән әлеге хезмәт сөю мине гомерем буе озата килде. Алтылы чалгы белән борчак чабарга йөргән хәтердә, унышар гектар чаба идек. Укытучы гаиләсе буларак безгә үрнәк булырга кирәк ич! Хуҗалыкта мал карау, тавык-чебешкә күз-колак булу, ягарга утын хәстәрләү дә көндәлек мәшәкатьләр исемлегендә иде. Мин әле дә авылларда йөргәндә өелгән утын әрдәнәләре күрсәм, барып тотып карыйм. Бер көн эчендә берәр машина утын яра идем - чын авыл егете шундый булырга тиеш бит инде. Аннан, бишенче класстан унынчыга кадәр Арчага йөреп укыдым. Язгы-көзге пычракмы, язгы ташуда боз аша сикерә-сикерә узулар, кышын чаңгыда бару дисеңме... Шуңа сәламәт булганбыздыр да инде без. Бөтен җиргә өлгерә идек бит! Кичке уеннарда егетләр-кызлар гармун белән урам әйләнәбез дә иртән-иртүк эшкә тотынабыз. Миңа әле дә физик хезмәт җитми. Хәзер дә, җир арчыла башлауга, авылга чабам - чормага менеп, балачак хатирәләренә күмеләм. Балачакта салынган әлеге җим гомерлек юнәлешкә әверелде булса кирәк. Фольклор ансамбле белән кая гына барсак та, балаларны җыеп, татарның музыка инструментлары белән таныштырабыз. Аларга аз гына булса да татар халкына карата горурлык салырга тырышам. Күңелгә салынган әлеге оеткы югалмаячагына ышанам.
- Ә Сезгә әлеге оеткы гаиләдә салындымы?
- Әтием Фәттрахман, әнием Бибинур сәнгать җанлы кешеләр булды. Әнием бик күп җырлар, әтием гармунның бөтен төрендә дә уйный белә иде. Менә шушы музыкага омтылыш табигать, геннар буенча бирелгән, күрәсең.
- Димәк, алда бер генә юл булды - сәнгать?
- Мин башка өлкәгә китсәм дә, тырышлыгым, хезмәт яратуым белән җәмгыятькә файда китергән булыр идем. Үз алдыма куйган беренчел соравым, яшәү кыйблам - милләткә бу нәрсә бирә? Телевидение карыйммы, китап укыйммы, концерттамы мин - бу әсәр, бу тапшыру милләткә нинди файда китерә дип уйлыйм. Мәгънәсез, уен-көлкегә генә корылган нәрсәләр мине шомландыра. Мин бик күп илләрдә булган кеше - безнең татар халкы кебек нәфис, эчкерсез, самими халыкны күргәнем булмады. Энҗе кебек халкыбызны саклап калырга иде.
- Сезнең хезмәт шуңа да югары сәнгать юлыннан тайпылмагандыр?
- Табигатьтән салынган талантны мин кулыма гармун алып башлап җибәрдем. Хәер, мин 4-5 яшьләрдә җырлый белә, мәктәпкә укырга кергәндә көйләр чыгара идем. Бишенче-алтынчы сыйныфларда исә гармунда уйнарга өйрәндем. Ул вакытта абыем Марсель музыка училищесында укый иде. Каникулларда баянын да үзе белән алып кайта. Мин үзлегемнән баян үзләштердем дә абый кайтышка уйнап та күрсәттем. Абыем шаккатты. Казанга педагогия институтының музыка факультетына укырга кердем. Аны тәмамлауга, Нәҗип Җиһанов мине тыңлап карап, үзләренә консерваториягә укырга чакырды. Аны тәмамлагач исә Татар дәүләт опера һәм балет академия театрына эшкә алдылар. Анда 27 ел эшләдем.
- Опера җырчысының фольклор ансамбленә эшкә килүе ничек булды?
- Филармониядә фольклор ансамблен җитәкләргә тәкъдим иткән елны мине хәзер Федераль университет исемен (КФУ) йөрткән институтта җыр кафедрасын җитәкләргә чакырдылар. Опера җырчысының фольклор ансамбленә килүенә гаҗәпләнәсе түгел. Мин, опера театры белән гастрольләргә йөргәндә дә, бөтен илләрдә дә татар җырын җырлап күрсәтә идем. Җанымда һәрвакыт беренче урында татар моңы яшәде. 2001 елда фольклор ансамбленә килдем, хәзер инде ун елдан артык җитәклим. Ансамбль белән утызлап илдә генә булганбыздыр.
- Кайсы ягы кыенрак соң, Айдар абый, коллективны туплап торумы, яңадан-яңа әсәрләр эзләп табумы?
- Иң авыр мәсьәлә - артистларны туплап тоту. Яшьләргә яшәп китәргә, гаилә корырга, фатир алырга кирәк, ә ансамбльдә хезмәт хакы бик түбән. Мин бу мәсьәләне дәүләт күрер, ярдәм итәр дип уйлыйм. Безнең репертуарда үзебез эзләп тапкан 150ләп әсәр бар. Шуны 16 кешедән торучы, үзләре җырлый да, төрле уен коралларында уйный, бии дә торган уникаль ансамбль башкара. Әле менә Төркиядә чыгыш ясап кайттык. Фәйзи Гаскәров ансамбльләре белән рәттән чыгыш ясау безнең өчен зур дәрәҗә булды. Уникаль төркем без - безгә әле тагын да игътибар итәрләр дим. Дәүләт ансамбле дәүләтле булырга тиеш. Ә дәүләтле булу бай дигән сүз ич ул. Акча мәсьәләсендә генә түгел - безгә үз-үзебезне күрсәтер өчен чит илләргә чыгу мөмкинлеге кирәк. Мисалга, Төркиядә 10 ел элек кенә безне бөтенләй белмиләр иде. Быел Төркия Президенты кабул иткәндә кайдан икәнлекне белгәч: «О,Татарстан!»- дип каршылады. Мин аңа «Бер алманы бишкә бүләек»не җырлап күрсәттем.
- Мине ансамбльдәге халык уен коралларының колориты кызыксындыра. Бу коралларның бер-берсе белән ярашуын ничек тоемлый аласыз?
- Бу минем 30-35 еллык хезмәтем. Музыка уен кораллары колоритын тотып ала белү өчен белем генә җитми, күпкырлы эшчәнлек, дөнья гизүләр дә кирәк. Ансамблебездә элек барабан юк иде - хәзер бар. Ул төрекләрдә давыл дип атала. Кылкубызны шулай ук Төркиядә күреп кайттым да ансамбльдә аны да булдырдык.
Мин дәгъвалап йөрмим
- Җаның-тәнең белән хезмәтеңне яратып эшләгәндә генә зур үрләргә ирешеп буладыр, Айдар абый?
- Мин нәрсәгәдер ирешәм дип эшләмим. Менә хәзер дә, Тукай бүләген дәгъвалап йөриләр, дигән сүзләрне ишетсәм, күңелемә тия. Минем бервакытта да бер нәрсә дә дәгъвалап йөргәнем булмады. 2007 елда да бу бүләккә тәкъдим иткәннәр иде. Ул вакытта әлеге премия бирелмәгәч, бәлки, канатларым каерылыр, дип уйлаганнардыр. Юк - минем бит хезмәтем ләззәт бирә! Ул тормыш рәвеше дә, иҗат та. Яшәү девизым Илдар Юзеев сүзләренә сыеп бетә:
Үз дәрәҗәсен белгән җаныма
Нигә дәрәҗә, нигә соң даннар?
Аңламасалар
аңламасыннар
Аңламас җаннар...

Шуңа күрә мин аңламаганнар өчен эшләмим. Мине аңлаучылар да җитәрлек.
- Ә нәрсә ул Сезнең өчен Тукай премиясе?
- Тукай премиясе - милләтең тарафыннан эшләгән эшеңне аңлау. Кешеләр арасында хөсетлек, бер-береңне сөймәү булмаска тиеш. Ярдәмчеллек, дуслык булсын иде. ТЮРКСОЙ оештырган әлеге фестивальдән кайтып киткәндә дә, аларның җитәкчелеге, безнең автобуска кереп, сезнең кебек тәрбияле, итагатьле, дустанә мөнәсәбәтле коллектив башка булмады, диде. Аның бусы да минем хезмәтем нәтиҗәсе! Тукай премиясенә тәкъдим ителүне исә дусларым кем, дошманнарым кем икәнен беләм, дип кабул итәм. Тискәре фикер белдерүчеләр хезмәттәшләрем икәнен белгәндә генә җан әрни. Сәнгать дөньясы саф күңелле кешеләрне генә тупларга тиеш.
- Ә янып эшләү өчен сине аңлый торган гаилә булуы шарттыр?
- Студент чагында - мин Vтә, ул III курста филология факультетында укыган чакта Курган ягына экспедициягә киттек. Алар тел, мин фольклор мирасын җыйдым. Шулай итеп булачак хатыным Халисә апагыз белән танышып киттек. Мин юктан гына фольклорга алынмаганмындыр инде - үзем дә бер «казылма байлык» бит! Гомер буе булган хәзинәләребезне табу, аларны саклап калу дип яшәдем. Гаиләм мине ул яктан аңлый. Халисәгә бик рәхмәтлемен - ул миңа иҗат өчен бөтен шартларны тудыра алды. Ике кызыбыз бар - икесен дә бик яратып үстердек. Чулпан- белеме буенча теоретик музыкант, Айгөл - инглиз теле белгече. Өч яшьлек Ирхан исемле оныгыбыз бар. Ул тугач, дөньялар тагын да ямьләнеп китте.
- Сез тормышта нинди кеше, Айдар абый?
- Мин бик нечкә күңелле кеше. Моңлы җырдан да елап җибәрә алам. Әмма мин мондый, тегенди, дип, үз-үземә бәһа бирә алмыйм. Минем тормышым бәхетле өземтәләрдән торды. Опера һәм балет театрында эшләү - үзе бер уңыш. Татарстан радиосына бер генә җыр яздырып кайту (1986 елның 6 мартында «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Мин сине шундый сагындым» җырларын яздырганым һаман да истә), аларның халыкка танылуы үзе бер бәхет. Фольклор ансамбле белән бергәлектә «Шүрәлесе Шүрәле дә, син концертны күр әле», Харрас Әюп иҗатына багышланган «Көй эзләү» кебек поэтик концертлар кую үзе бер сөенеч.
- Әле болардан тыш телевидениедә халык көтеп алган «Җырлыйк әле» тапшыруы да бар...
- Мин әлеге проект өчен Нәҗип Бәдретдиновка зур рәхмәтле. «Җырлыйк әле» тапшыруы татар халкын берләштерүче зур хезмәт бит. Ул үзе бер юнәлешкә әверелде. Кая гына барсам да, мине башта «Җырлыйк әле» аша танып беләләр.
- Йөрәк түрендәге яшәү мәгънәсе дигән төшенчәгә Айдар Фәйзрахманов өчен нәрсәләр керә?
- Мин җир баласы - чын мәгънәсендә күңелем белән крәстиян кеше. Һәр үләнне, һәр агачны яратам. Үз гомеремдә кырыклап-иллеләп агач утыртканмындыр - Арча районы Урта Бирәзә авылына кайтуга, аларның һәрберсе белән күрешеп чыгам. Авылымны сагынып яшим. Йөрәктә юксынулар да урын алган - олы абыемны да, олы апабызны да озаттык... Хәзер дүрт туган без. Ансамбльне үстерү буенча эшләребез тукталмасын иде. Иң зур үребез - халык мәхәббәтен яуладык. Үзебез генә эзләп тапкан 130-150 җырны туплап, диск, китап итеп чыгару көтә. Татар дәүләт филармониясенең дә үрләре гел югары булсын иде. Россиянең данлыклы җырчысы - СССРның халык артисты Иосиф Кобзон, бездә чыгыш ясагач, залыгыз искиткеч, дип китте. Үземә исә янып эшләргә сәламәтлек һәм иминлек теләр идем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading