Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов "Мәгариф" илкүләм өстенлекле проекты кысаларында республиканың иң яхшы укытучыларын бүләкләде.
Быел проектта 250 мөгаллим катнашкан. Шуларның 26сы - Россия, 39ы Татарстан югарылыгында җиңүче дип табылган.
Министр билгеләп узганча, "Мәгариф" илкүләм өстенлекле проекты кысаларында иң яхшы педагогларны бүләкләү 2006 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә 1318 укытучыга Россия бюджеты хисабыннан, 648 укытучыга республика бюджетыннан бүләкләр тапшырылган.
Энгель Фәттахов сүзләренчә, конкурста җиңүчеләрнең географиясе елдан-ел киңәя.
- Башка елларда, нигездә, шәһәр укытучылары җиңгән булса, быел Татарстан районнарыннан да җиңүчеләр күп. Аларның яшь составы да үзгәрә: тәҗрибәле укытучылар белән беррәттән, конкурста яшьләр дә күп катнаша", - дип сөйләде ул.
Татарстанда мәгариф тармагына аерым игътибар бирелә, балалар бакчалары төзелә, мәктәпләр капиталь төзекләндерелә, ресурс үзәкләре булдырыла.
- Әмма уку йортлары нинди генә алдынгы технологияләр, матди-техник база белән тәэмин ителмәсен, яхшы укытучыларсыз белем бирү сыйфатын күтәрә алмаячакбыз, - диде Энгель Фәттахов, укытучы һөнәренең мөһимлеген ассызыклап.
Гомумән алганда, быел Татарстанның иң яхшы укытучыларын бүләкләүгә Россия казнасыннан 5,2 миллион сум, Татарстанныкыннан 2,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Фото: http://mon.tatarstan.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар