16+

Минтимер Шәймиев белән митрополит Феофан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшенең сыйфатыннан һәм тизлегеннән канәгать калды

Минтимер Шәймиев белән митрополит Феофан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшенең сыйфатыннан һәм тизлегеннән канәгать калды

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев узган елны торгызыла башлаган Казан Изге Ана иконасы соборы буенча күчмә киңәшмә уздырды. Минтимер Шәймиев белән митрополит Феофанга Казан Богородицкий монастыре территориясендә казу эшләре вакытында белгечләр юлыккан археологик табылдыкларны күрсәттеләр. Алар арасында балчыктан ясалган керамика, XIV - XV гасырларга караган Болгар керамикасы, XVI - XVII гасыр тәңкәләре, XVIII гасырның бакыр акчасы швед короле Юхан IIIнең 1587 елда басылган көмеш тәңкәсе дә бар.

Альфред Халиков исемендәге археология институты директоры Айрат Ситдыйков хәбәр иткәнчә, июль-август айларында институт хезмәткәрләре археологик кыр эшләрен дәвам иткән. XVII гасырга караган ике храмның ничә квадрат метр булуын билгеләү өчен, 364 квадрат метр җирдә казу эшләре алып барылган. Монастырьның борынгы зираты булуы ачыкланган. 1595 елда төзелгән Казан Изге Ана иконасы соборының хәрабәләре табылган. Ак ташлы фундаментның калынлыгы өч метрдан да артыграк.

"Яңарыш" фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова сүзләренчә, архитектура-археология казу эшләренең нәтиҗәләре аерым исәптә алып барыла һәм ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы үзәгенә җибәрелә, чөнки әлеге территория Казан Кремле бөтендөнья мирасы объекты булып тора.
Собор төзелеше барышы белән танышып, Минтимер Шәймиев һәм митрополит Феофан эшнең сыйфаты һәм тизлегеннән канәгать калды. Хәзерге вакытта соборның аркалары эшләнә. Көзгә Пещера храмында җылылык белән тәэмин итү эшләрен тәмамларга җыеналар. Реставрация эшләре кышын да дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: 2015 елның 4 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру турында»гы Указга кул куйды. Узган елның 21 июлендә Казан Изге Ана иконасы соборы нигезенә таш салынды. Әлеге уңайдан Казанга Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл да килгән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading