16+

Минтимер Шәймиев Путинның ышанычлы кешеләре исемлегенә кергән

Президентлыкка кандидат Владимир Путинның ышанычлы кешеләре исемлегенең икенче өлешенә Татарстан Ресубликасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кергән

Президентлыкка кандидат Владимир Путинның ышанычлы кешеләре исемлегенең икенче өлешенә Татарстан Ресубликасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кергән

Бу хакта “Коммерсантъ” хәбәр итә.

Үзәк сайлау комиссиясендә теркәлгән исемлеккә 154 кеше кергән. Алар арасында, Шәймиевтән тыш, фигуралы шуучылар Татьяна Навка һәм Илья Авербух, актерлар Сергей Безруков, Михаил Боярский һәм Александр Калягин, режиссер Федор Бондарчук, нәфис гимнастика буенча җыелма команда баш тренеры Ирина Винер-Усманова, дрессировщиклар Аскольд һәм Эдгард Запашныйлар, боксер Федор Емельяненко, шахматчы Сергей Карякин һәм хоккейчы Илья Ковальчук бар.

Исемлеккә кергән продюсер Игорь Матвиенко хоккейчы Александр Овечкин социаль челтәрләрдә ясаган һәм Путинны яклаучы танылган кешеләрне берләштерергә тиешле Putin Team хәрәкәтен эшләтәчәк, диелгән басма хәбәрендә.

Ышанычлы кешеләр исемлегендә шулай ук иҗади булмаган һөнәр ияләре дә бар. Мәсәлән, Петр Глыбочко — табиб-уролог, И. М. Сеченов исемендәге Беренче медицина университеты ректоры. Исемлеккә җәмәгать эшлеклеләре дә, аерым алганда, “Сопротивление” оешмасы башлыгы Ольга Костина кергән.

Шулай ук Владимир Путин диссертациясенең фәнни җитәкчесе булган Санкт-Петербург Тау университеты ректоры Владимир Литвиненко да Путинның ышанычлы кешесе.

Хәзер Путинның ышанычлы кешеләренең гомуми саны 413 булды, дигән Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Александр Клюкин.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading