16+

Мирасыбызны битарафлык һәм... гөмбәчекләр җимерә

Казанда төзекләндерелүче һәм кабаттан торгызылучы мәдәни мирас һәйкәлләрен карарга, ведомстволар вәкилләре белән беррәттән, массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре дә чыкты.

Мирасыбызны битарафлык һәм... гөмбәчекләр җимерә

Казанда төзекләндерелүче һәм кабаттан торгызылучы мәдәни мирас һәйкәлләрен карарга, ведомстволар вәкилләре белән беррәттән, массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре дә чыкты.

- Татарстан Президенты тарихи-архитектура корылмаларын төзекләндерү һәм саклау бурычы куйды. Журналистларның язып кайтуы бер хәл, мәдәни мирас һәйкәлләре мәсьәләсенә игътибарны тирәнтенрәк юнәлтү өчен, рейдка мөхәррирләр дә чакыртылды, - дип, шушы хәлгә аңлатма бирде «Татмедиа» ААҖнең генераль директоры Ирек Миннәхмәтов.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова таныштырганча, Казанда 552 тарихи-архитектура һәйкәле исәпләнә, бүген шуның 64е төзекләндерү кичерә. «Баратынский, Толстой, Горький һәм Ленин музейлары Татарстан Президенты булышлыгында төзекләндерелә, - диде Олеся Балтусова. - Борынгы биналарны төзекләндерү - бик катлаулы эш. Россия төбәкләреннән дә реставраторлар, агач-таш эшләре осталары китерелде».
Тарихи һәйкәлләрне саклау җәмгыяте рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова сөйләгәнчә, эшне акча да, ялкаулык та түгел, ә күпме еллар буе ташландык хәлдә торган биналарның диварларындагы гөмбәчекләр тоткарлый икән. ASG компаниясе, мәсәлән, Казанның тарихи үзәгендәге 19 бинаны төзекләндерә, аларның күбесендә музейлар урын алачак. «Хәзер диварлардагы гөмбәчекләрне химик эшкәртү бара. Сылап кына куйсаң, гөмбәчек бетмәячәк, ә андый бинага антиквар җиһазлар, картиналар куеп булмый», - ди Фәридә Зәбирова.
Иске Татар бистәсендә 6 агач йортны торгызуны республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы үз өстенә алган. «Шулардан күңелгә иң якыны - танылган мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани йорты. Шиһабетдин Мәрҗани зыялы олуг шәхес булган, халкыбызга зур хезмәтләр башкарган», - диде министр урынбасары Харис Мусин.
«Иске шәһәр» префектурасы префекты Ленар Закиров тарихи биналарны торгызуда катнашучыларга рәхмәт сүзләре ирештерде һәм Кушаев, Казаков, Исәнбаев, Муллин, Камал йортлары төзекләндерелүен санап үтте. «Иске Татар бистәсенә элеккеге төс-кыяфәтен кайтарырга омтылабыз», - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading