16+

Әмирхан «шарлавыгы»н бетерерләрме?

Башкала мэры Илсур Метшин: «Әмирхан «шарлавыгы» шауламасын», - дип күрсәтмә бирде шәһәр башкарма комитетында бу атнада узган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. «Нинди шарлавык икән ул?» - дип һич аптырамагыз. Сүз Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге җир асты юл кичүе турында бара.

Әмирхан «шарлавыгы»н бетерерләрме?

Башкала мэры Илсур Метшин: «Әмирхан «шарлавыгы» шауламасын», - дип күрсәтмә бирде шәһәр башкарма комитетында бу атнада узган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. «Нинди шарлавык икән ул?» - дип һич аптырамагыз. Сүз Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге җир асты юл кичүе турында бара.

Аны һаман су баса, чөнки баскычлар тротуарлар белән бер тигезлектә калдырылган. Мэр бу кимчелекне әле узган елның апрелендә үк бетерергә кушкан иде. Җаваплы җитәкчеләр эшне май ае эчендә башкарып чыгарга ышандырдылар. Ләкин корылма төзекләндерелмәде, инде быелның мае җитә.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Александр Лобов әйткәнчә, Казанда кышкы чорда 176 мм кар яуган, юллардан 560 мең тонна кар чыгарылган. Әмма скверларда, ишегалларында яткан кар су басулар өчен рәхәтләнеп җитәрлек. Шунлыктан мэр Илсур Метшин яңгыр-кар сулары үткәргеч торбаларын һәм кое авызларын чистарту, корылмаларны су басулардан саклау чаралары күрү зарурлыгын искәртте, кыш дәвамында тротуарларның юньләп җыештырылмаганлыгын тәнкыйтьләде. Тик кискен җылытса, су басулардан барыбер котылып булмаячак. Димәк, Әмирхан «шарлавыгы» да уяначак, ягъни җир асты кичүенә су ага башлаячак. Яңгыр-кар сулары үткәргеч торбалары челтәре шәһәрнең ярты территориясен дә колачламый. Үткәргечләр сузу, гамәлдәгесен төзекләндерү өчен, 5 миллиард сум акча кирәк.
Казанда хәзергә үзәнлектәге урамнарда транспорт чараларының һәм кешеләрнең су «диңгез»ен ерып йөрүләре гадәти күренеш. Тирән чокырга эләкмәсәң, рәхмәт диярсең. Башкалада 1 марттан юл чокырларын ямауга керешелде. Беренче чиратта Беломор, Воровский, Сара Садыйкова, Тукай, Гладилов, Магистраль, Үзәк-Салмачи, Фучик, Пушкин, Татарстан һәм Зорге урамнары, Себер тракты һәм Горький шоссесы юллары төзекләндереләчәк. Урамнар юлларындагы чокыр-чакырларны бетерү һәм төзекләндерү эшләренең барышы турында хәбәрләрне 292-80-76 телефоны аша шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетына җиткерергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading