16+

Мисырдан Татарстанга 708 турист кайтасы калды

Кичә көндезге икедә Мисырның Шарм-Эль-Шейх шәһәреннән Татарстанның «Бегишево» аэропортына 177 Татарстан туристы кайтты.

Мисырдан Татарстанга 708 турист кайтасы калды

Кичә көндезге икедә Мисырның Шарм-Эль-Шейх шәһәреннән Татарстанның «Бегишево» аэропортына 177 Татарстан туристы кайтты.

Мисырдан Татарстанга очышларны туктату турында карар үз көченә кергәннән бирле 14 рейс белән 3064 кеше, шул исәптән 730 бала республикага кайтты (12 самолет - "Казан" Халыкара аэропортына, икесе "Бегишево" аэропортына утырды).

13 ноябрь 02.40дә Хургада шәһәреннән Казанга 197 кеше исән-имин генә кайтып төште, шуларның 53е - бала-чага. Шул ук көнне 14.14тә Шарм-Эль-Шейх шәһәреннән «Бегишево» Халыкара аэропортына 177 кеше, шул исәптән 45 бала кайтты. Бүген кичке унбердә Казанга Шарм-Эль-Шейхтан тагын бер самолет ватандашларыбызны алып кайтырга тиеш.

Мисырдан "Внуково" аэропорты (Мәскәү) аша Казанга кайтарыла торган багажларныкабул итү һәм хуҗаларына тапшыру эше җайга салынган. 13 ноябрь 18.00 мәгълүматлары буенча, 297 берәмлек багаж кабул ителгән, шуларның 135е ияләренә тапшырылган, тагын 162е тапшырылырга тора. 32 берәмлекне "Россия Почтасы" аша җибәрергә ниятлиләр.

Кирәге чыкса дип, пассажирларны вакытлыча урнаштыру өчен Казан белән Чаллыда 960 кеше сыйдырышлы дүрт пункт әзерләнгән.

Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, Мисырда 708 ватандашыбыз калган.

Фото: chelny-biz.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading