16+

Мисырга ял турында тагын бер ел хылланмаска да була

Мисырга очышлар туктатылганнан алып, Татарстанга Мисыр гарәп республикасыннан 11 авиарейс ясалды.

Мисырга ял турында тагын бер ел хылланмаска да була

Мисырга очышлар туктатылганнан алып, Татарстанга Мисыр гарәп республикасыннан 11 авиарейс ясалды.

Аларда республикага 2465 кеше кайтарылган, шуларның 572се - балалар. Моннан тыш, Мисырдан аерым рейс белән, "Внуково" (Мәскәү) аэропорты аша, Казанга 110 берәмлек багаж кайтартылган. Аларның 16сы хуҗаларына тапшырылган.

Туристлар белән соңгы рейсны 18 ноябрьдә кабул итәчәкләр. Мисырга очышларны туктату белән бәйле мәсьәләләр буенча республика штабы җитәкчесе, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев сүзләренчә, пассажирларга багажларын биреп бетергәч кенә, штаб үз эшен тәмамлады дип санап булачак.

Оператив штаб соңгы чемодан хуҗасына тапшырылганчы эшләячәк.
Багажларны аерым очкычта кайтару куркынычсызлык максатыннан эшләнә. Ни өчен дигәндә, очкычның һәлакәткә очрау сәбәпләре арасында самолетка шартлаткыч куелган дигән версия дә бар.

Интернеттагы хәбәрләргә караганда, аның дөрес булу ихтималы зур. "Sunday Times" Бөекбритания газетасы чыганаклары, "Когалымавиа" самолеты бортында шартлату оештыруда төп шикләнелүче булып Әбү Осама Әл-Масри - былтыр Россиядә тыелган "Ислам дәүләте" террористик оешмасына кергән "Вилайят Синай" группировкасы башлыгы тора, дип белдергән. Британия разведкасы хезмәткәрләре "А321" самолетына шартлаткычны нәкъ менә Әл-Масри тарафыннан вербовкаланган аэропорт хезмәткәре куйган дигән фикердә тора.

Күп кенә чит ил разведкалары да очкычка шартлаткыч куелган булган дигән версияне алга сөрә.

Инде хәбәр иткәнебезчә, әлеге хәлләрдән соң җиде ил Мисырга очуны туктатты. Алдан юллама алып куючыларга башка илләргә барырга тәкъдим итәләр. Мисыр исә туристларсыз кала. Россия туроператорлары Мисырга очулар туктатылганнан соң 1,5 миллиард сум акчаларын югалтуны әйтә. Бу әле якынча саннар гына, сумма артырга да мөмкин, ди алар. Россия туроператорлары ассоциациясе Россия вице-премьеры Аркадий Дворковичка туризм бизнесына ярдәм итү буенча тәкъдимнәр язылган хат юллаган.

Россия туроператорлары ассоциациясе вице-президенты Дмитрий Горин исә Мисыр белән бәйле вазгыять башка юнәлешләр буенча бәяләргә дә тәэсир итәчәк дигән фикердә тора. Бу кышкы сезонның башына туры килүе белән дә бәйле, чөнки Яңа ел каникулларына чит илгә турларны хәзердән массакүләм броньлаштырып кую башлана. Нәкъ менә Мисырны күрәселәре килүчеләргә сабырлык кына телисе кала. Чөнки "Коммерсант" газетасы язганча, Россия туристларының Мисырга очуларын тыю берничә айга, хәтта ел буена да сузылырга мөмкин.

Сүз уңаеннан:кайбер эшмәкәрләр Мисырда һәлакәткә юлыккан самолетның "төп пассажир"ы фотографиясе аша акча эшли башлаган. "Вконтакте" социаль челтәрендә Синай ярымутравындагы һәлакәткә бәйле күп санда төрле төркемнәр барлыкка килгән. Шуларның берсендә төркем администраторлары үзенә язылучыларга "төп пассажир" - 10 айлык Дарина Громова фотосы төшерелгән баш киеме тәкъдим итә. Бәясе - 1228 сум. Администраторлар һәлакәттә якыннарын югалтучыларга шапка алганда 15 процент ташлама ясарга да вәгъдә итә. Шул ук вакытта алар шапка сатудан кергән акчаның бер өлешен үлгән пассажирларның гаиләсенә бирәбез дип ышандыралар.

Фото: kazanfirst.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading