16+

Мәк үстерсәң...

Заманында басуларыбызда мәк тә, киндер дә шаулап үскән, исемнәре җырларга күчкән. Хәзер исә боларның барысы да тыелган үсемлекләр исемлегендә. Бакчаңны утамыйча калдырып, ун төп мәк яки 20 төп киндер тишелеп чыкса, Җинаять кодексының 231 нче маддәсе буенча, җинаять җаваплылыгына тартылачагыңны көт тә тор.

29 май көнне «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә дә шул хакта сөйләнде. Май аеннан Россиянең бөтен төбәкләрендә «Мәк-2012» оператив-профилактик операциясе үткәреләчәк. Полиция полковнигы Александр Щитов әйтүенчә, операциянең максаты - составында наркотик булган үсемлекләрне ачыклау, аларны юкка чыгару, наркотик матдәләрнең «кара базар»га чыгуын тоткарлау.
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Җир эшкәртү бүлеге башлыгы урынбасары Людмила Павлова, оешмаларның игътибарын ташландык җирләргә һәм склад тирәләренә юнәлтергә булдык, ди.
Әгәр мәк яки киндер үстерү очракларын, яисә наркотиклар сату-тарату эшләре турында белсәгез, тәүлек буе эшләгән 273-43-45, 274-31-13 ышаныч телефоннарына шалтыратырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading