Шәһри Казан

Мәктәп дәреслекләрен яңача бастыралар

Элегрәк Татарстан өчен дәреслекләр, нигездә, Мәскәү һәм Мәскәү астында, Тверь, Смоленск, Пермь кебек шәһәрләрдә басылса, хәзер исә республика өчен мәктәп дәреслекләрен үзебездә дә - «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында бастыра алабыз. Моңа 2013 елда нәшриятта булган модернизация ярдәмендә ирешелгән. Китап басу елдан-ел камилләшә бара. Яңа басылган дәреслекләр дә бүгенге көндә элеккеләреннән күпкә...

Реклама

«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексының генераль директоры Ришат Хәсәнов яңа басылган дәреслекләрне тәкъдим иткән вакытта шундый яңалыклар турында хәбәр итте.
2012 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Идел-Пресс»ка килгән вакытта, республика өчен барлык дәреслекләр дә Татарстанда басылырга тиеш, дигән йөкләмә биргән. Ә 2013 елда «Татмедиа» ААҖдә узган директорлар советында нәшриятны модернизацияләү турында карар кабул ителә. Быел модернизация кысаларында, нәшриятка уникаль полиграфия машинасы куелган, аның ярдәмендә кәгазьнең берьюлы ике ягына да бастырып була, бу исә эшне күпкә тизләтә. Ришат Хәсәнов таныштырганча, «Идел-Пресс»та интеграль тышлык ясау өчен уникаль җиһаз да бар. Элек барлык дәреслекләр дә каты тышлы булса, хәзер китап тышлыкларының күбесе йомшак һәм сыгылмалы. Ул махсус пленка белән капланган, ә иң әһәмиятлесе - китаплар күпкә җиңелрәк (дәреслекләрнең авырлыгы буенча билгеләнгән нормативлар бар бит). Бу исә аның бит санын арттырырга мөмкинлек бирә.
«Февраль аенда мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, 2013 елның 1 августына кадәр барлык мәктәп дәреслекләре дә «Идел-Пресс»та басылган булырга тиеш, дигән иде. Яңа җиһазлар урнаштыру нәтиҗәсендә, без бу эшне үти алдык», - диде Ришат Хәсәнов. Июль аеннан хәзер барлык мәктәп дәреслекләре дә республикада басыла.
«Китап, бигрәк тә балалар өчен китапларга сорау һәрвакыт булачак. Һәм бернинди айпад та, планшет та, дәреслек буларак, китапны алмаштыра алмый», - ди Ришат Хәсәнов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: