16+

Мәктәп сәгатенә күчү яки беренче тапкыр укырга баручы балага ничек ярдәм итәргә?

Мәктәпкә барырга да озак вакыт калмады: менә тагын бер-ике атна һәм ул янәдән күнегелгән режим буенча яшәү китә. 3 ай ял иткәннән соң, яңадан укуга кереп китү балалар өчен бер дә җиңел түгел. Тагын иртән-иртүк торырга, тау кадәр бирелгән өй эшләрен эшләргә кирәк. Ә менә мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлаучылар...

Бүген иртәрәк торабыз!
Укырга барырга берничә атна кала, беренче чиратта баланың көн тәртибен әкренләп үзгәртә башлагыз. Яраткан кызыгыз яки улыгыз 1 сентябрь көнне тиз генә үзе сикереп торсын, дисәгез, аны көннән-көн иртәрәк уятырга кирәк. Әлбәттә, беренче көннәрдә авырлыклар булыр, әмма, аңлату ярдәмендә, җаен табарга була. Иртәрәк торган кеше бик күп эшләрен алданрак башкарып бетерә, дип өйрәтергә була. Ә бер-ике көннән соң ул үзе дә иртәрәк тора башлаячак.
Уку - энә белән кое казу
Озак вакыт бер урында гына утырып өй эшен эшләү беренче сыйныфка баручы бала өчен иң авырыдыр, мөгаен. Моңа да алдан күнектерә башларга кирәк: мәсәлән, озак вакытны һәм басылып эшләүне таләп итә торган берәр бирем йөкләргә була. Әйтик, катлаулырак бер рәсемне буярга кушыгыз яки зур бер пазлны ахырга кадәр җыеп бетерсен. Шул ук вакытта башланган эшне ахырына кадәр башкарып чыгарга кирәк, яхшы укучылар шундый була, дип тәрбия дәресләрен үткәреп алу да комачау итмәс.
Үзем эшлим!
Мөһим киңәшләрнең тагын берсе - балада мөстәкыйльлек тәрбияләү. Моны иң гади эшләрдән башларга була. Балагыз мәктәпкә барасы сумкасын үзе тутырсын, дәфтәр-ручкаларын да үзе хәстәрләп куйсын. Кыскасы, булдыра алган барлык эшне дә үзе башкарсын, чөнки мәктәптә аңа боларны эшләп бирүче юк.
Баланы мәктәпкә әзерләү дәвамында:
- мәктәп тормышы турындагы сөйләшүләрне күбрәк алып бару.
- мәктәп тирәләреннән 1 сентябрьгә кадәр дә ешрак әйләнү файдага булыр.
- туклануга да аерым игътибар бирегез: күбрәк яшелчә, җиләк-җимешләр ашатыгыз. Ә 1 сентябрь балагыз өчен онытылмаслык бәйрәмгә әйләнсен. Күп еллар үткәч тә, сагынып искә алырлык көн булсын ул...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading