16+

Мәктәп укучыларын тагын да тәмлерәк ашатачаклар

Россия Президенты Дмитрий Медведев Татарстанга визиты вакытында Казан мәктәпләрендә укучыларны тукландыру куелышын да караган һәм бу эшкә югары бәя биргән иде.

Мәктәп укучыларын тагын да тәмлерәк ашатачаклар

Россия Президенты Дмитрий Медведев Татарстанга визиты вакытында Казан мәктәпләрендә укучыларны тукландыру куелышын да караган һәм бу эшкә югары бәя биргән иде.

- Мәсьәләнең шактый кискен вакытлары да бар иде, - дип искә алып узды башкала мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. «Азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Марат Каһарманов чыгышында әйтелгәнчә, 5 елда мәктәп ашханәләренең матди-техник базасын ныгытуда 507 миллион сумлык эшләр башкарылган. Киров, Авиатөзелеш һәм Идел буе районнарында ризык әзерләү фабрикалары сафка баскан. Департамент хәзер көн саен 140 мең баланы тукландыра.
- Казан мәктәпләре ашханәләрендә балаларны тукландыру бәясе - миллионлы шәһәрләр арасында иң арзаны. Мәсәлән, иртәнге аш - 15, ә төшке аш - 35 сум. Төшке ашның үзкыйммәте - 47 сум. Әлеге аерманы каплар өчен шәһәр Думасы ел саен 150 миллион сум күчерә. Болардан тыш, социаль яклау категориясендәге 17 мең баланың бушлай туклануына шәһәр хакимияте янә 95 миллион сум түли, - диде Марат Каһарманов.
Мәктәп буфетларында чипсы, кириешки, баллы газлы сулар, майонез белән болгатылган салатлар сату катгый тыела. Казан мәктәпләрендә хәзер 85 меңнән артык бала кайнар ризык белән туклана. Департамент лабораторияләрендә азык-төлекнең сыйфаты җентекләп тикшереп торыла, генетик үзгәртелгән ашамлыклар үтеп керүенә юл куелмый. Нәтиҗәдә соңгы 5 елда укучы балалар арасында ашказаны-эчәк авырулары саны 4,6 мәртәбәгә кимегән. Ләкин күп кенә мәктәпләр янәшәсендәге кибетчекләр һәм киоскларда чипсы, кириешки, пицца һәм газлы су кебек зарарлы ашамлыклар иркенләп сатыла. Мәктәптән кайтучы балаларның кулларында әлеге ризыкларны күрәсең. Департамент сәламәтлек өчен тырыша, сәүдәгәрләр исә химия тутыра.
Мэр Илсур Метшин: «Шәһәрдә «Сәламәт туклану - балаларга» муниципаль программасы кысаларында зур эшләр башкарылды. Сабыйлар мәнфәгате дә онытылмасын. Кечкенә балаларны сөт продуктлары белән Яшел Үзән комбинаты тәэмин итә. Казанда быелның беренче кварталында сөт кухняларын кабат эшләтеп җибәрү бурычы тора. Алардан файдалану түләүле булачак, әмма бәя продукциянең үзкыйммәтеннән узарга тиеш түгел», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading