16+

Мәктәпкә җыена башларга вакыт

Әле кайчан гына башланган кебек иде, җәйге каникулның яртысыннан артыгы узып та киткән. Балалардан бигрәк, аларның әти-әниләре яңа уку елы турында уйлана башлады инде. Мәктәп формасын кайдан алу отышлырак? Беренче сыйныфка баручы баланың сумкасына ниләр тутырырга? Матур да, шул ук вакытта артык кыйммәт тә булмаган кирәк-яракны кайдан эзләргә? Баласын мәктәпкә...

Мәктәпкә җыена башларга вакыт

Әле кайчан гына башланган кебек иде, җәйге каникулның яртысыннан артыгы узып та киткән. Балалардан бигрәк, аларның әти-әниләре яңа уку елы турында уйлана башлады инде. Мәктәп формасын кайдан алу отышлырак? Беренче сыйныфка баручы баланың сумкасына ниләр тутырырга? Матур да, шул ук вакытта артык кыйммәт тә булмаган кирәк-яракны кайдан эзләргә? Баласын мәктәпкә...

Бүген мәктәпләр акрынлап булса да бердәм форма кертә. Белем бирү йортларының күбесе совет заманы вариантына өстенлек бирә: кызларга - күлмәк-алъяпкыч, малайларга - костюм-чалбар. Кызларның мәктәп формасы 1000 сумнан башлана. Моңа күлмәк һәм кара-ак төстәге ике алъяпкыч керә. Егетләргә «тройка»ны (костюм-чалбар һәм күлмәк) 1500 сумнан башлап табарга мөмкин. Кибетме, базармы булуына карап, бәяләрнең ничек «уйнавын» чамаларга була, әлбәттә. Кайбер мәктәпләр форманы күпләп сатып алу яки тектерү ягын карый.
Ак блузка, кара итәк варианты да бөтенләй юкка чыкмады әле. Кызларга иң арзан дигән ак блузка - 300, итәк 500 сум тора. Егетләргә ак күлмәк белән кара чалбарны 500әр сумнан табарга мөмкин. Кыскасы, баласын баштанаяк киендерим дигән ата-анага 6-10 мең сум акчасы белән хушлашырга туры киләчәк.
Берәүләргә бу «чүп» акча булса, икенчеләрнең матди хәленә әлеге сумма каты гына суга. Татарстанда инде ничә ел рәттән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» дип аталган хәйрия акциясе оештырыла. Аның кысаларында аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә яшәүче, эшсез яки инвалид ата-ана тәрбиясендә үсүче беренче сыйныфка керәчәк балаларга «укучы портфеле» тутырыла. Шуңа ук мәктәп формасы да керә. Рәсми мәгълүматлар буенча, Азнакайда - 156, Әлмәттә - 409, Арчада - 153, Яшел Үзәндә - 356, Буада - 180, Нурлатта - 153, Мамадышта - 219, Казанның Авиатөзелеш районында - 276, Мәскәү районында 182 сабый югарыда телгә алынган исемлеккә кертелгән. Һәр район-шәһәрдә беренче сыйныфка баручылар санының төрле булуын да онытмаска кирәк. Гомумән алганда, быел Татарстанда 34997 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Шуларның 6223е ярдәмгә мохтаҗлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading