16+

«Мәктәпләр рейтингы – үпкәләү өчен түгел...»

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укытучылары белән очрашты. Түгәрәк өстәлдә катнашырга БДИ буенча 100 балл алган укучылар, медалистлар, төрле олимпиада призерлары әзерләгән укытучылар чакырылган иде.

«Мәктәпләр рейтингы – үпкәләү өчен түгел...»

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укытучылары белән очрашты. Түгәрәк өстәлдә катнашырга БДИ буенча 100 балл алган укучылар, медалистлар, төрле олимпиада призерлары әзерләгән укытучылар чакырылган иде.

Шәһәр җитәкчесе һәм укытучылар төрле мәсьәләләр буенча фикер алышты. Аерым алганда, алар бердәм дәүләт имтиханын тапшыру күрсәткечләренә анализ ясадылар. Мәгариф системасында капиталь ремонт, укытучыларның хезмәт хакы арту һ.б. турында да сүз барды.
Быел, узган елга караганда, дәүләт аттестациясе нәтиҗәләре уңышлырак булды. Казанда БДИның уртача баллы 14 фәннең 13е буенча 2012 ел күрсәткечләреннән югарырак. Моннан тыш, узган ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, БДИда югары балл җыйган Казан укучылары саны артты. И.Метшин очрашуга килгән Казан укытучыларына рәхмәт белдерде. «Имтиханнар буенча югары нәтиҗәләр куандыра, - дип билгеләп үтте шәһәр җитәкчесе. - Бу - сезнең хезмәтегез һәм укучыларыгызның тырышлыгы нәтиҗәсе».
Республикада һәм аның башкаласында икенче ел рәттән мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла. Узган ел 44 уку йорты ремонтланды, агымдагы елда - 19. Бу юнәлештә эш дәвам итә, дип искәртте шәһәр мэры.
2012 елдан башлап, укытучыларның хезмәт хакы 50 процентка артты. Моннан тыш, барлык укытучыларның да шәһәр, республика һәм ил буенча грант конкурсларында катнашу мөмкинлеге бар. И.Метшин шулай ук, Казан бюджеты социаль юнәлешне кайгырта, аның 60 процент чыгымы мәгариф системасына сарыф ителә, дип белдерде.
Мэр шәһәр Мәгариф идарәсе алып бара торган мәктәпләр рейтингы темасына да кагылды. «Мәктәпләр рейтингы - үпкәләү өчен түгел, ә мәктәпләрне үстерү һәм үзгәртеп корулар нигезе», - диде Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading