16+

«Мөнбәр»не югалттык, «мөселманлык»ны саклап калырбызмы?

Халык арасында күбрәк «Алтын мөнбәр» дип йөртелүче мөселман киносы фестиваленең быелгысына да йомгак ясалды. 11 сентябрь көнне бер көтү халык янә «Пирамида»га илтүче кызыл келәмне сырып алды. Чит ил кунаклары кызыл келәмгә зур кызыл автобуста килеп туктаса, Татарстан вәкилләре кечкенә «Мерседес» автобусына төялгән иде. Жюри әгъзалары һәм мәртәбәлерәк кунакларга гына...

«Мөнбәр»не югалттык, «мөселманлык»ны саклап калырбызмы?

Халык арасында күбрәк «Алтын мөнбәр» дип йөртелүче мөселман киносы фестиваленең быелгысына да йомгак ясалды. 11 сентябрь көнне бер көтү халык янә «Пирамида»га илтүче кызыл келәмне сырып алды. Чит ил кунаклары кызыл келәмгә зур кызыл автобуста килеп туктаса, Татарстан вәкилләре кечкенә «Мерседес» автобусына төялгән иде. Жюри әгъзалары һәм мәртәбәлерәк кунакларга гына...

Быелгы фестивальнең иң зур бүләге - Гран-при - «Крупица сахара» дип аталган Иран картинасына эләкте. Шушы ук фильм «Иң яхшы оператор эше» һәм «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинацияләрендә дә җиңү яулады. Рабит ага Батулла: «Фильмның исеме татарчага «Бер шакмак шикәр» дип тәрҗемә ителә. Шикәрсез чәй чәй түгел инде», - дигән иде. Жюри «шикәр»не мулдан салган.
Яулыклы алып баручыны үбәргә теләгән Алексей Панин вакыйгасыннан соң оештыручылар чакырылган кунаклар мәсьәләсенә бик җитди караган. Быел андый «мөгез» чыгаручылар булмады. Тантанада катнашучылар да дөнья күргән, зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр иде. Валерий Золотухин иң яхшы хатын-кызлар коллективы өчен бүләк алырга чыккан хиҗаплы ханымны (Иран) үбү түгел, кулын кысарга да кыймады - күз карашы белән генә котлады. Аның каравы бүләк белән чәчәк бәйләме тотып торучы милли киемле кызыбызны ике битеннән дә чупылдатып алды. Аның яулыгы юк иде шул...
«Эт»кә «сөяк» бирмәделәр
Быелгы кинофестивальгә Татарстаннан егермеләп фильм тәкъдим ителгән булган. Шуларның өчесе конкурска узды. Болар - «Аптека на Проломной» (Сергей Яковлев), «Югалту» (Илдар Ягъфәров) һәм «Эт» (Фәрид Дәүләтшин) картиналары. Кызганыч, тулысынча татар телендә төшерелгән фильмнар булмады, «Югалту» русча-татарча барды. Исеменнән үк күренгәнчә, әлеге картина туган телне, татарлыкны югалта бару турында. Шуңа күрә төп геройның сөйләме дә, уйлары да русча яңгырый. Тел онытылса да, татарлык күңелдә яши - фильмның төп фикере шул.
Ярымтатарча, ярымрусча «Югалту» белән генә татар киносы турында сүз алып барып булмый. Татарстан кинематографына бәя бирү дөресрәк булыр. Фестивальгә 80ләп картина тәкъдим иткән Иран белән чагыштырып булмаса да, сан ягыннан үсеш сизелә. Монда фестивальнең дә өлеше юк түгелдер. Бер матбугат очрашуында «Татаркино» директоры Владимир Батраков: «Кинофестиваль оештырылмаса, бездә гомумән кино булмас иде. Ул Татарстан кинематографын үтермичә тотып тора», - дип белдергән иде. Тик коры фестиваль белән генә кино сәнгатен үстереп буламы икән? Безнең фильмнарның бюджетын ишеткәч, бот чабып көләсе килә. Илдар Ягъфәров юньле кыска метражлы кино төшерү өчен ким дигәндә 1,5 миллион сум акча кирәклеген таныды. Ә аның «Югалту»ы 800 мең сумга төшкән. «Бичаракай» картинасы белән билгеле булган Фәрид Дәүләтшинның тулы метражлы «Эт» фильмы нибары 50 (!) мең сумлык. Әле ул акчаны да режиссер үз кесәсеннән чыгарган. Моның кадәр сумманы актерларга ничек бүлеп бетерә алды икән дисәм, аларга бөтенләй түләнмәгән икән әле. Авыз тутырып кино үсеше турында сүз алып барган республиканың үз кинематографына тиешле күләмдә акча бүлеп бирә алмавы кызганыч, әлбәттә. Тик икенче яктан караганда, «әйдәгез, кино төшерик әле. Уңыш казанып, прокатка чыга-нитә калса, бәлки, хезмәт хакы да түләрмен» дигәнгә генә ризалашып эшләүче энтузиастлар булуы шатландыра да.
Татарстан киноларының сыйфаты да бер урында гына таптанмый, билгеле. Соңгы мизгелдә генә жюри әгъзасы булган Рабит ага Батулла да үсеш барлыгын билгеләп үтте. «Әйбәт фильмнар күренә башлады. Ләкин әле безгә болар белән ярышу ул әзерләнмәгән атны чабышка чыгару дигән шикелле», - дип белдерде язучы. Аның әйткән сүзләре ябылу тантанасында тагын бер кат исбатланды. Татарстан фильмнарына юньле-рәтле бүләк бирелмәде. «Аптека на Проломной» тарихи үткәнне чагылдыру буенча жюри тарафыннан исәпкә алып кителде. «Югалту»га фестивальнең спонсорыннан махсус бүләк - сәламәтләндерү үзәгенә бару өчен сертификат тапшырылды. Татарстан киносын кичекмәстән дәвалый башларга кирәк, дигән яшерен киная итеп кабул ителде инде бу. Ә Фәрид Дәүләтшинның «Эт»енә бер бүләк тә эләкмәде.
Жюри бүләктән мәхрүм итсә дә, Татарстан фильмнарын халык ошатты. Өч картина да аншлаг белән узды. Бөтен баскычларны, экран каршындагы идәнне сырып алган халык өчен «Югалту» белән «Эт»кә тиңнәр булмады. «Без халык өчен эшлибез!» диюче кино осталары тулы залларны иң зур бүләк итеп кабул иткәндер, бәлки.
Сүз уңаеннан, быел бер фильмга да «Халык мәхәббәте» призы тапшырылмады.
Кинофестиваль мөселманныкымы?
Фестиваль ачылышы милли төсләргә, бизәкләргә бай булды. Татарча җыр-бию, милли кием кигән чибәр кызлар, татарча да, русча да яхшы сөйләшүче, шулай ук милли киемгә төренгән алып баручы... Җилкәсенә чапан салгач, Сергей Каюм улы Шәкүров та: «Мин хәзер үземне чып-чын татар итеп хис итәм!» - дигән иде. Тик фестивальнең татарларныкы түгел, мөселманнарныкы булуын онытырга ярамый. Ябылу тантанасы да Европа үрнәгендә узды. Азмы-күпме татарча сукаласа, аңласа да, тантананы алып барган Муса Җәлилнең оныгы Лилиан Наврозашвили милли киемгә түгел, затлы кичке күлмәккә өстенлек биргән иде.
Күпләрне һаман да «Алтын мөнбәр» атамасының ни өчен юкка чыгуы борчый. «Мөнбәр» сүзе мөселман кинофестиваленең асылын тагын да киңрәк ачып бирер иде, дигән фикерләр дә юк түгел. Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин әлеге атаманы кире кайтару буенча эш алып барыла, дип белдерде. Мәскәү ризалык бирә калса, яңадан «мөнбәр»ле булу өмете бар, димәк.
Тик фестивальнең «мөселманлыгы»н атамасына гына кайтарып калдырып булмый. Ачылыш вакытында Равил хәзрәт Гайнетдин: «Нинди илдән, нинди милләт һәм диннән булуына карамастан, фестивальгә кешелеклелек, юмартлык кебек сыйфатларны пропагандалаучы яхшы кинолар кабул ителергә тиеш», - дигән иде. Кинофестивальдә әлеге сүзләрне өлге итеп алучылар шактый булды. Моңарчы булган фестивальләр дә Ислам дине кануннарына сыешып бетмәгән картиналарсыз узмаган иде, быелгысы да тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр эчү, наркотиклар сату, кеше үтерү, сүгенү кебек күренешләргә бай булды. Югыйсә узган елгы шау-шудан соң, быел фильмнар Россия ислам университеты фатихасы белән генә кабул ителгән иде инде. Хәер, быел җиңгән актерларның начар биографияләре турында сүз ишетелмәде әле, ә өстә санап кителгәннәре зур кимчелек түгел, күрәсең.
Фәрид Дәүләтшинның «Эт»е аеруча зур бәхәсләр тудырды. Ник дигәндә, кино христиан дине рухы белән сугарылган, Библия дә еш телгә алына. Режиссер «гаеп»не Равил хәзрәт Гайнетдингә «сылтап» калдырды: баш мөфти рөхсәт бирде, димәк, ярый. Кино беткәч, залда утырган бер ханым чәчрәп чыкты. «Бөтенесен дә Ислам кануннарына гына куып кертү дөрес түгел. Киләчәктә оештыручыларның фестиваль атамасыннан «мөселман» сүзен алып атып, «халыкара Казан кинофестивале» дип кенә калдырырга башлары җитәр, шәт», - дип акыл сатты ул.
Без әле бик еракта...
Матбугат очрашуларында Казан халыкара мөселман кинофестивален Канн кинофестивале белән чагыштырулар күп булды. «Үзебезнең» кеше, «Татаркино» директоры Владимир Батраков: «Казан Канн түгел инде ул!» - дип, җаваплылыкны киметкән булса, фестивальгә кунак буларак чакырылган режиссер Александр Орлов башкалабыздан Канн ясап куйды.
Шушы җирлектә яшәүче Батраков белми әйтмидер инде. Тарихы, оештырылуы, фильмнарның сыйфаты ягыннан ике фестиваль арасында җир белән күк аермасы. Бездәге халыкның әхлагы белән Каннга тиз арада гына якынлашмабыз да әле. Залга кергәндә, яхшырак урын алып калу өчен, терсәкләр белән «коралланып», алга ыргылабыз, кино барганда телефонны сүндереп куярга «онытабыз», кычкырып сөйләшеп утырабыз бит без... Әллә халыкның тәрбиясе шул чама, әллә мин кино сәнгатендә артык сай йөзәм - тетрәндерерлек мизгелләр вакытында шаркылдап көлеп җибәрүчеләрне аңлый алмый җәфаландым. Ни өчен көлүләре белән кызыксынгач, «елмаерлык» сәбәпләрен дә санап күрсәттеләр: экрандагы герой борынын тартып куйган, кулы белән ниндидер сәер ишарә ясаган икән бит!
Ябылу тантанасында чит илдән килгән кунакларның айфон-айпадлары кулларыннан төшмәде: сәхнәдә барган искиткеч тамашаны мәңгеләштереп калырга ашыктылар алар. Татарстанныкылар көлеп утырды. Безгә нәрсә, безнең мондый тамаша күргән бар, көлеп калырга кирәк. Андрей Кончаловский журналистлар белән очрашуда болай дигән иде: «Бездә хәзер шундый буын китте: кино караганда нәрсә дә булса чәйнәмичә түзә алмыйлар. Фильм попкорн тавышын күмеп китәрлек булырга тиеш. Бер үк вакытта чәйнәп тә, сәнгать әсәрен дә карап булмый». Кинематографның үсеше кино осталарыннан гына түгел, әзер фильмны караучы халыктан да тора шул. Режиссер әйтмешли, «чәйнәүче» буын белән якын арада Канн фестиваленең «үкчәсе»нә басулар ай-һай әле...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading