Шәһри Казан

«ҺӨҖҮМНӘРГӘ ҖАВАП БИРЕРГӘ МИННӘН ӨЙРӘН»

Фәүзия Бәйрәмованың әдәби эшчәнлеген күзәтү Аязга беренче әсәрләреннән үк насыйп булган. «Болын» әсәре «Казан утлары» журналы редакциясеннән Аязга биреп рецензияләтелгән. Алга таба да шулай дәвам иткән... Архивны барлау барышында,1983 елдагы төпләмнән түбәндәге язманы газетага тәкъдим итәргә булдым. Нәкыя ГЫЙЛӘҖЕВА

Фәүзия!
Заһид абый Хәбибуллинны соңгы юлга озаттык. Гасыр башындагы күтәрелеш татарлардан гали, көчле затларны алгы сызыкка этәрде. Бөек Сәйдәшев, М.Мозаффаров, А.Ключарев, Җ.Фәйзи, ниһаять, шушы төркемнән иң соңгы могикан Заһид ага китте. Арада Рөстәм Яхин кысылып калды да, моннан соң, Нәҗип Җиһановның чебешләре үсеп калачак. Чебеш чакта чебеш, үсеп җиткәч ни тавык, ни күркә икәнен аерып ала алмаслык кошлар.
Җеназада Әмирхан Еники белән очраштык. «Казан утлары»н тикшергәннән бирле күрешкәнебез юк иде, сагынып сөйләштек. Сүз синең хакта китте. Беренче тапкыр мин аңа синең исемне - яшь язучы исемен Риза Ишморат кичәсендә, банкетта атаган идем. Болай узышлый гына, кыска сүз алыштык.
«Болын» повестен укыдыңмы?» - дип сорадым. «Юк әле», - диде. «Синең белән минем арттан килүче автор туды!» - дидем. «Алай икән», - диде ул, бераз җанланып. Повестьларыңның исемнәрен санадым: «Болын», «Чакрым баганалары», «Битлек». Ул тагын да кызыксына төште: «Әсәр исемнәрендә үк мәгънә сизелә», - диде.
Без шунда аерылыштык та 16 ноябрьгә кадәр Тукай клубындагы мәгълүм кичәгә кадәр күрешмәдек. Болай конкрет язуның сәбәбе - кемдер бер явызы, «Аяз кушканга гына чыгыш ясаган!» дип соңыннан... чәчеп йөрмәсен дим.
Әмирхан Еники - бөек язучы. Җитмеш еллыгында шулай дип, «бөек!» дип атап, аның исеменә тост та тәкъдим иттем. Гариф Ахунов бүгенгә кадәр ул тостны гафу итә алмый, очраган саен чеметеп китә. Әйе, бөек. Мин моны тулы ышаныч белән аңлап әйтәм. Егерменче йөздә татарлар нинди булган дигән сорауга җавапны өлешчә аның иҗатыннан табып була. Димәк, билгеле бер чорда, мәгълүм вакыйгалар агышында, тарихның җаваплы бер өзегендә ул үз халкы өчен тулаем җавап бирә алган, язучы өстенә төшә торган бурычын үтәгән. Әмирхан Еникинең тиңдәшсез «Матурлык» хикәясен генә алыйк. Искиткеч төгәл, тулы җанлы характерлар белән тулы хикәядән чыгып, XIX йөз азакларында, XX йөз башларында яшәгән татарлар турында бөтен бер диссертация язып булыр иде. Искиткеч фәкыйрь, әмма шигъри күңелле Бәдретдин, аның юлдашлары... Хөзер-Ильяс кебек бабасы, әтисе, акай күзле, шадра булса да сөйкемле әнисе... Болар тарих төбенең үзеннән чыккан кешеләр, монда бер тамчы рия, ясалмалык, ялган һәм ялагайлану юк. Болар татарлар, милли характерлар, царизм тудырган тормышның күзгә бәрелеп торган җимешләре. Нинди авыр, түзә алмаслык шартларда да кеше булып кала алган тугры җаннар. Әлбәттә, Бәдретдиннең кулында «чеби тавышлы» үзе ясаган скрипка булырга тиеш түгел иде дә, язмыш, «халыклар төрмәсендә» яшәгән татарларның башкача булырга мөмкин дә түгел, әнә шул аяусыз чынлыгы белән ул безнең күңелләрне тетрәтә ала, уйландыра, ярсыта, иң бөек күңелләрне дә терелтеп, яңартып җибәрә. Ул хикәяне укыгач, Әмирхан абыйга хисләрем ташып торган бер хат язып салган идем. Ә болай, әйткәнемчә, без бик сирәк очрашабыз, аннан да сирәк язышабыз. Кызганыч!..
Тагын бер хикәяне телгә алмыйча уза алмыйм. «Җиз кыңгырау» хикәясе. Гаҗәеп шәфкатьле, гаҗәеп ягымлы милли әсәр! Шәкертнең туйда кичергәннәре, әйтергә яраса, яралы бөек җаны. Туй атларын күреп, аның: «Һай, киләләр дә соң, һай, киләләр!» - дип сокланып кычкырганы әле дә колак төбемдә чыңлый. Нинди рәхәт мондый кешеләр белән очрашу! Аларның тормыш бәрелешләрендә ныгыган хисләренә батырып үз хисләреңне дә баетып, алтын-көмешкә манып була. «Әйтелмәгән васыять» повестен байтак вакыт типкәләп, кимсетеп йөрттеләр. Әле хәзер дә аны җәя эченә алып кына мактыйлар. Әле җәяләрне бөтенләйгә алып ташлап, бик күп нәрсәләрне төгәл ачыклыйсы, һәр ноктаның, өтернең ни өчен куелуын санап-исәпләп бирәсе бар. Әле камчының кем кулында һәм ни өчен калуы турында без бөтенләй уйланмыйбыз... Вак мәсьәләме бу? Түгел!.. Әмирхан Еникинең теле кебек моңсу, ягымлы һәм сыгылмалы бай тел моңарчы бер язучыда да булмаган, ул татар теленең офыгын искиткеч киңәйтеп, телебезнең бай сер дөньясын барыбызга да ачып бирде. Ул татар халкын яңа уйлар, яңа хисләр белән баета алган батыр язучы! Иң мөһиме - ул бер чакта да, беркемгә дә ярарга тырышмады, кыссалар да чыдады, юлыннан тайпылмады, тавык елы килсә дә чукынмады, чинга омтылмады, чиннарны чиный-чиный бүлешеп ятучылар тагарагы яныннан читтә була алды, әмма яшәде! Иҗат итте. Әйе, бер караганда пассиврак та булды, йомылып та калгалады. Бик кирәк чакларда да трибуналарга чыгып сүзен әйтә алмады, бар булганын, көчен, дәрт-егәрен, көнен, денен бары тик әсәрләренә генә бирде. Безнең әдәби хәрәкәт, тәнкыйть аның уй-хисләрен тормыш-көрәшләргә алып керә алмады.
Әйе, минем дуамал чакларым бар иде. Пумала чәчләремне җилфердәтеп, атылып сәхнәгә менеп утлар чәчеп кемнәрнедер тар-мар китергән чакларым бар иде. Шул чакларда Әмирхан абыйдан да дуамаллык, кискенлек өметләнгәннәрем дә аз булмады! Тик ул мыштым иде, шыпырт иде, аның өчен әсәрләре сөйләгәнен мин яши-яши генә аңладым.
Шуны да өстим, мин аның яшьләрдән кемне булса да аерып алып, мактап чыкканын, үзенә якынайтырга тырышканын хәтерләмим. Яшьләргә шактый сагаеп карарга өйрәнгән зат иде безнең остаз!..Тик тормыш бер урында гына тормый, Еники дә уйлана, аның Тукай клубында 16 октябрьдә ясаган чыгышы искиткеч әһәмияткә ия. Монда ике исем очраштылар. Яше олыгайган язучы белән яшь кеше, яшь автор, әле әдәбиятка кереп кенә килүче прозаик. Повестеңны мин тәкъдим иткәнгә мактады дип уйлый күрмә, ялгышма, әсәрең аңа искиткеч ошаган. Заһид ага җеназасында без бераз дөнья хәлләрен дә сөйләшеп алдык, ул синең әсәргә соклануын белдерде: «Үзенең ни язганын аңлыймы ул кызыкай, әллә очраклымы аның уңышы?» - дип тә сорады. Мин, серле кыяфәт белән: «Тиздән күрерсез», - дип җавап бирдем.
Син фатыйханы хәзер Әмирхан Еникидән дә алдың... Димәк, мин, Нурихан Фәттах, Шәриф Хөсәенов, ниһаять, ул... Бу фатыйха телдән әйтелеп кенә калмады, күңелләргә беректе, газеталарга теркәлде. Синең башлангыч юлыңда зур теләктәшлек, ярдәм булып кабул ителсен иде бу сүзләр! Элекке заманнар балалар ата-аналарының фатыйхасын алу өчен бөтен күңелләрен биреп тырышканнар, үз капризларын шуның хакына корбан иткәннәр. Яшь талантны күреп алып, аңа чын фатыйха бирә алу язучы өчен бәхет кенә түгел, җаваплылык та. Сиңа биргән җылы бәһасендә Әмирхан абыебыз яңа яктан ачылып китте. Йомыкый табигатьле кеше кемнедер юксынып көтә икән! «Кемдер туарга бик вакыт җитте ич, кайда соң ул?» - дип, бөтен барлыгы белән борчыла икән. Чыннан да, синме ул кеше, «тиздән күрербез», - дип мин дә өметләнәм, Әмирхан абыйның ялгышмавына ышанам...
Хәзер сиңа тагын бер сүзем бар. Һәркем әдәбиятка мәгълүм бер чорда, чорга хас үзенчәлекле юллар аша узып килеп керә. Мин әдәбиятка килгән чор - ачык, җете төсләр белән балкыган вакыт! Мин китапларыма авыр сталинизм чорыннан соң килеп кердем. Безнең барыбызны да «илдә бер генә бөек кеше бар, ул кояш, ул нур, ул акыл иясе, ул мәңгелек, ул барыбыз өчен дә уйлый ала, ул Алла!» дип өйрәттеләр, шуңа көчләп ышандырдылар, башкача уйлау сәләтен калдырмадылар. (Башкача уйлау түгел, уйлый алу мөмкинлеге булган акыл ияләрен бер-бер артлы юк итә тордылар! Утыз җиденче ел чалгысын гына хәтерлә!)
Без барыбыз да шул «Алланың» ихтыярына буйсынган вак-төяк винтик идек. Шуңа гадәтләндек, шуңа өйрәндек.
Шигърият, асылда, шул данга, мактауга комсыз «Алланы» нурга ману белән мәшгуль иде. Гомумән, Россия гомер-гомергә рухсыз булган диярлек, патшалар да ирекне кыскан, «Аллалар» да... Мин бөтен гомеремне бер ачык максатка юнәлтергә тырыштым, кеше күңеленең хөрлегенә дан җырладым, кешеләрнең иелгән башларын аз гына булса да югарырак күтәрергә тырыштым! Аз гына калкынырга, калкынырга... Күккә карарга өйрәнергә, күктә Киек каз юлы барлыгын белергә, белергә дә сокланырга, җирдә бәхет барын онытмаска, кешеләрнең винтик түгеллеген төшендерергә, аларга якынаерга омтылдым. «Гади кешеләр бар, әмма бөек кешеләр дә без уйлаганга караганда күп мәртәбәләр артык, күп очракта без аларны абайламый гына калабыз», дип язып киткән Стендаль. Бу сүзләрне мин соңгарак калып укыдым, әмма барыбер нәкъ әнә шулай уйлый идем, шуңа инана идем. Хрестоматияләрдә бик тапкыр әйтелгән сүз булып шагыйрь Н.Тихоновның икеюллыгы йөри: «Гвозди бы делать с этих людей... не было бы крепче гвоздей!» дигән ул. Шушы сүзләре өчен мин Тихоновны гомерем буе яратмадым, аңа нәфрәт белән карадым. «Кадак кына ясыйсы калды инде бу бәхетсез бәндәләрдән, башкасын ясап бетердек!» - дип әрнеде минем күңелем.
Мин дә үзенчә чуалчык, катлаулы юлда шушы сукмакка чыктым, әмма ләкин син әдәбиятка кереп барган чор тагын да чуалчыграк, тагын да катлаулырак. Татар халкының бик нык таралган вә таркалган вакыты хәзер! Гомумән, без гел таралырга гына торабыз. (Моның тарихи, социаль шартлары бар икәнен минем истән чыгарганым юк!) Тарих безнең халыкны, өркегән ат кебек, әле бер якка каерылып керергә, әле дәррәү, алдын-артын уйламыйча бөтенләй икенче якка ташланырга мәҗбүр иткән. Күченүләр, миграция сәбәпләре фәндә әлегә өйрәнелмәгән, без таркаулыкны де факто гына теркәп куя алабыз, һәм, миңа калса, аның ачык бер мисалы да бар. Ул - татарларның исемнәре. Минем кулда 1979 елда басылып чыккан китап: «Справочник личных имен народов РСФСР». Кызыклы мәгълүматлар. Берсенә - иң әһәмиятлесенә тукталыйк. Бу китап раслаганча, рус исемнәре китапның 4 битенә сыеп беткән. Ә татар исемнәре (бик нык игътибар ит!) 37 биткә сузылган. Әле бу алай-болай гына, иң популяр исемнәрне санап кына шулай. Бүгенге газета-журналлардан күзәтсәң, аз-маз санаштырсаң, китаптагы исемлеккә татар исемнәренең яртысы гына кергәнен чамалап була. Хәзерге заманда, илебезнең кайсы почмагын гына алма, татар әти-әниләр, беркемдә булмаган, күз күрмәгән,колак ишетмәгән исемнәрне сайлап, үз балаларына кушалар. Теләсә ничек яңгырасын, тик беркемдә дә булмаган исем генә кушылсын. Нәрсә ул, әйтик, Җирзис яки Зариус исемнәре?
Авангард, Инициатива, Легендар һ.б. һ.б.
Исем кушу - гаять мөһим социаль күренеш. Ул - милләт яшәешенең бер көзгесе. Рус исемнәре моннан мең ел элек тә Иван белән Петр булган, хәзер дә шулай. Дөрес, аларда да сирәк-мирәк тайпылышлар бар, ләкин алар халык буларак һәр чорда да бер эздән барганнар, монголлар басып алды, дип, балаларына Ат койрыгы дигән исем такмаганнар, немецлар басып алган өлкәләрдә дә балалар Николай, Ольга, Татьяна исеме белән туган. Өч кешенең берсе - Иван, дүрт кешенең берсе - Николай. Шулай булсын! Чөнки болар гомер-гомергә чәчрәп торган урыс исемнәре. Димәк, рус халкы үзенең үткәннәреннән чирканмый, үз юлын үзгәртергә талпынмый, яши, яшәячәгенә ышана. Бөтен бер милләтнең ашыгып-кабаланып исем дулкынын үзгәртергә тырышуы, асылда, Россиядә безнең халыкка гына хас. Каракалпакларга гына бардык, исемнәр үзләренчә, каракалпакларча. Быел таҗикларда булдым, исемнәр саф үзләренчә, колакка ятышлы, ягымлы исемнәр. Ә безнең исем кушу тарихы тоташ тайпылышлардан гына тора. Ярый, Коръән кушкан чуклы-чачаклы исемнәрдән арыныйк та ди. Гади, матур, саф татарча яңгыраган исемнәр кушыйк ди. Егерменче елларда бер дулкын... Тарих комга күмелеп аска калды. Утызынчы елларда дулкын тагын да көчлерәк, татарларда Урал, Металл, Донбасс, Трактор, Наган... Дөньяның биш кыйтгасыннан татарларга исем булып кермәгән берәр географик атама калдымы икән?! Рейн, Леналар... тагын әллә ниләр. Бигрәк тә азгын авыл интеллигенциясе котырынган! Авыл укытучылары. Алардан да бигрәк күн төпле ыштан кигән район начальствосы. Утыз җиденче еллар тирәсендә черек усак яфрагы кебек калтыранып утырганнар да балаларын «афәт»тән изге исемнәр биреп коткарырга теләгәннәр. Киткән Марленнар, Энгельләр, Карл Маркслар...
Бүгенге исемнәр безнең фаҗигабез генә түгел, ул - халкыбызның таркалу билгесе дә! Татарлар бер халыкка да охшамаганнар, алар ил буйлап бик киң таралып утырганнар. (Русларны алмыйм, алар, кай якка гына барып чыксалар да, рус булып кала алалар, балалары Иван да Петр, Анна да Мария!) Таралдылар татарлар, тараттылар да аларны. Элегрәк елларда Өлкә комитеты секретарьлары язучылар белән очрашырга яраталар иде. Очрашалар, акыл саталар һ.б. Тукай клубында кафедрага киң түше белән ятып Табеев дигән бәндәнең мактанганы исемдә. «Әле Алтай крайкомыннан шалтыраттылар. Аларга ун авылга җитәрлек кеше озаткан идек, якташларыбыз татарлар әйбәт эшли икән!»
Әле аңа күпме генә вакыт узды? Бүгенге җитәкчеләр авылларда кеше кимүен каушап һәм куркып күзәтәләр. Табеев татарларны көчләп-көчләп тараткан чагында мин «Өч аршын җир», «Берәү», «Качак» повестьларын язган идем. Уйлабрак карасаң, алар өчесе дә нәкъ бер темага багышланган: нинди авыр шартлар килсә дә, туган җиреңә хыянәт итәргә ярамый! Алыштырып булмый аны!..
Бетә авыллар. Иң беренче чиратта чит өлкәләрдәге татар авыллары бетә. Инде Оренбург ягыннан Җәлил киләсе юк. Пензадан Шәриф Камал килмәс. Тамбовта Такташ тумый хәзер, юк. Башкортстан татарлары ут эчендә! Аларны көчләп-көчләп башкортландыралар. Татар авылларындагы урта мәктәпләрне, Мостай Кәрим тәкъдиме белән, «Башкорт мәктәпләре» итеп үзгәртеп корганнар. Былтыр сентябрьдә Кушнаренко районы укытучылары җылый-җылый сөйләделәр. Әлбәттә, шыпырт кына. Соңгы елларда безнең әдәбиятка килгән төркемне генә кара син: Рөстәм Кутуй, Диас Валиев, Әхәт Мушинский, Фәридә Рәсүлева (Атилла Расих кызы). Мин аларның русча язуларына рәнҗемим, язсыннар, бик яхшы, тик асыл максатлары - татар халкына хезмәт итәргә тиешле булуларын гына онытмасыннар! Чыңгыз да русча яза, Фазыйл Искәндәр дә, Тимур Зульфикаров та, башка бик күпләр рус телендә иҗат итә. Өлкә богавыннан котылыр өчен, үзем дә русча язар идем, кулымнан гына килми! Ләкин Чыңгыз һаман кыргыз язучысы, ул үз халкын дөнья мәйданына алып чыкты. Ә Диас кем? Русмы, татармы? Берсе дә түгел. Чыңгыз нәкъ менә русча язып, шундыйларны хурлык баганасына кадаклады, аларга тарихи исем бирде: манкорт. Евтушенко шушы арада гына чыккан мәкаләсендә, «Чыңгыз Айтматов чорны «геологик разрезда ала», дип язды. Тапкыр әйтелгән. Җирнең тирәнлеген җиде метр күрергә өйрәнмәгән шул без! Югыйсә манкортларның җәмгыятьтә бер катлау булып ныгуларын күрә алган булыр идек. Ә Чыңгыз күргән. Җае килгән саен, Чыңгыз иҗатына кизәнә килгән Мөдәррис Мусин да манкортның беренче сорты ич. Тукай клубындагы мәгълүм җыелышта ул Чыңгыз Айтматовны: «Бары тик популяр язучы гына!» - дип исбатларга бик тырышты. Янәсе, вакытлар үтүгә үк, ул онытылачак, популярлык вакытлыча гына, имеш, бер көнлек! Хәзер үк чамалап була: кем калыр да, кем онытылыр. Чыңгыз - илебездәге бөтен халыклар рухына көч биреп торучы кеше ул! Бигрәк тә аның соңгы әсәре «Буранлы Едегәй» безне сискәндереп уйландырды.
Халкыбызның таркаулыгына бик күп төрле дәлилләр табып булыр иде, бер тармакны гына алдым, аннан да күренә ки, хәлебез аяныч! Һәм менә син шундый чорда, шундый чакта татар әдәбиятына килеп кердең. Чөнки син миңа караганда ныграк аңлыйсыңдыр, бәлки мин күрә алмаган өметле тармакларны абайлыйсыңдыр, бирсен Ходай, мин синең башлангыч көчле адымнарыңны күреп куанам да, куркам да. Син шушы халык белән, шул халыкның әдибе булып XX гасырның ишеген ябачаксың. Ул тарихи көнне күрү безгә насыйптырмы, юктырмы, әмма син күрәчәксең. Әдәбиятка бер көнгә килмәдең, син халыкка бөтен гомереңне алып килдең. «Әле «Болын» турында беркемнән дә хат ала алмадым», - дидең син, җәберсенеп. (Тукай клубында. Онытмадыңмы?) Бик мөмкин, «Чакрым баганалары» чыгып таралгач та хатлар алмавың бик ихтимал, без донослар һәм жалобалар язарга гына остарып барабыз, яхшы хәбәрне җиткерергә иренәбез, аңа безнең вакыт җитми, без - хәтерсез һәм хәтеребезне чүп-чар белән авырайткан халык. Менә шул чорда, вакыйгалар кылдый-былдый шулай алга барганда Әмирхан Еникинең сиңа фатыйха бирүе - бик күп хатларны алыштырсын. Синең башлангыч иҗатыңа соклануым да сиңа көч-егәр бирсен! Алга бар, каушама, масайма, бирешмә - син караган якка элегрәк тә омтылган Фатих Әмирхан, Мәхмүт Галәү, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗевләр барлыгын онытма!..
21 ноябрьдә Тумашев театрына атап язылган «Бал кортлары белән янәшә» шып тукталды. Әллә Кисловодскига киткәнче эшкәртеп куйсаммы дигән идем. Русчага тәрҗемә итәсе бар. Ашыгырга кирәген дә беләм, итәк озынайган, җиргә сөйрәлә, атлап булмый. Пьесаны кичә Равил Тумашевка илтеп тапшырдым. Ул да йөгәнгән, талчыккан, театрда ыгы-зыгы, утыз җирдән йөз төрле тикшерү, куркышып беткәннәр, йөзләреннән нур качкан... Менә шул инде минем режиссер. Сүзе-өне юк, тик кая барасың? Күңелдәш режиссер табылмау - драматургның бәхетсезлеге. Берара Гали Хөсәенов белән аралашып яшәдек тә, ул да качты, җылы як тартты. Хәзер кемгә барып егылырга?
Әйе, синең исем Тукай клубында еш яңгырады, хаклы яңгырады. Язучыларның тыңлау аппараты үзенчәлекле корылган. Сине мактау сүзләре һәр колакка хуш аваз булып ирешкәндер дип уйлама. Син нык булырга, гайбәтләргә, һөҗүмнәргә эш белән генә җавап бирергә миннән өйрән. Үземнең шул ягым белән мактанам. Безгә, талантлы кешеләргә, шулай гына яшәргә кирәк. Шунсыз ярамый. Шунсыз булмый.
Таркау яздым, кичерерсең. Сиңа түземсез түземлелек телим. Ихтирам белән, АЯЗ абыең.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: