16+

Моңлы бер җыр булып калсын иде, күңелләрдә мәктәп еллары

Иртәгә Казан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлаячак.

Моңлы бер җыр булып калсын иде, күңелләрдә мәктәп еллары

Иртәгә Казан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлаячак.

Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы хәбәр итүенчә, быел республика мәктәпләрен 34 мең укучы тәмамлый. Шуларның 17500е 11нче сыйныф укучылары. Һәр мәктәптә әлеге истәлекле көн уңаеннан тантаналы линейкалар, төрле чаралар узачак. Традиция буенча чыгарылыш сыйныф укучыларын артистлар да котлаячак. Бу юлы Казан укучылары өчен "Казан-Арена" стадионы каршында танылган җырчылар белән бер рәттән "Пицца" төркеме чыгыш ясар дип көтелә. Әлеге төркемнең җырлары еш кына яшьләр яратып карый торган "Молодежка", "Два отца, два сына" сериалларында, "Нереальная любовь" фильмында да яңгырый.

Алда укучыларны БДИ көтә. 25 май көнне үк беренче сынау узачак - 1037 укучы георграфиядән имтихан тапшырачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading