16+

Монда барысы да балалар өчен

"Азино" балалар сырхауханәсен барып күргән кеше аның зурлыгын, заманча һәм уңайлы булуын сөйләп бетерә алмый.

  Монда барысы да балалар өчен

"Азино" балалар сырхауханәсен барып күргән кеше аның зурлыгын, заманча һәм уңайлы булуын сөйләп бетерә алмый.

Россиядә тиңе булмаган сырхауханәне мин үзем дә күреп кайттым. Республика балалар клиник хастаханәсе җитәкчелеге һәм фәнни консультатлары белән очрашуга килгән журналистларны иң элек сырхауханә белән таныштырдылар. Шунысын әйтергә кирәк: "Азино" сырхауханәсе Республика клиник балалар хастаханәсенең структур бүлеге булып тора. 2013 елның августында эшли башлаган учреждение бүгенге көндә 28 854 балага медицина хезмәте күрсәтә. Сырхауханә баш табибы урынбасары Илнар Вильданов сүзләренчә, биредә югары категорияле табиблар эшли, аларның дүртесе медицина фәннәре докторы булса, тугызы медицина фәннәре кандидаты.

Сырхауханәдә балалар травматологиясе һәм ортопедиясе, оториноларингология, офтальмология, балалар хирургиясе һәм урологиясе, пульмонология, эндокринология, неврология, кардиология, гастроэнтерология, балалар гинекологиясе кебек юнәлешрәр буенча беренчел табиб һәм махсуслашкан ярдәм күрсәтелә. Биредә хәтта авыр хәлдә калган балаларга медик-социаль яктан ярдәм итү дә каралган. Тәүлек әйләнәсендә травмпункт та эшли. Балаларны иң кызыктырганы исә уен мәйданчыгы белән балалар кафесыдыр, мөгаен. Яңа гына прививка ясатып чыккан бала елавын да онытып, уен мәйданчыгына чаба, табибка керергә чиратын көткән арада кафеда тамак та ялгап ала. Балалар дигәннән, бер яшькә кадәр алар билгеле бер белгечләрдә күренеп торалар. Ата-аналарга уңайлы булсын өчен, аларны бер көндә җыеп, бөтен белгечләрне дә шул көнне үк үтә алу мөмкинлеген булдырганнар. Һәр ата-ана баласы белән үз вакытына килә, кулларында кайсы табибка, кайсы кабинетка барырга кирәклеге күрсәтелгән маршрут кәгазе. Сәгать ярым эчендә алар бөтен табибка да күренеп чыгарга өлгерә.

Сырхауханә заманча медицина һәм реабилитация җайланмалары белән җиһазланган, дәвалау-диагностика процессы тулысынча мәгълүматлаштырылган. Учреждениенең һәр катында төрле төсләр хакимлек итә. Сары төс белән йөгертелгән беренче катта лаборатория, фтизиатрия скринингы үзәге, кичектергесез ярдәм блогы, йогышлы авырулар бүлеге урнашкан. Икенче алсу төскә буялган катта педиатрия бүлеге, көндезге стационар эшли. Өченче катта кардиоүзәк һәм гастроүзәк кабинетлары, ЛОР-үзәк, физиотерапевтик бүлек. Дүртенче катта исә медик-социаль ярдәм күрсәтү үзәге.

Очрашу барышында Республика балалар клиник хастаханәсе фәнни консультатлары һәм экспертлары журналистларга үзләрен борчыган мәсьәләләр турында сөйләде, журналистларның сорауларына җаваплар бирделәр.

Чара ахырында Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев медицина темасын актив яктырткан, хастаханә белән тыгыз хезмәттәшлектә булган массакүләм мәгълүмат чаралары, шул исәптән "Шәһри Казан" газетасына да рәхмәт хатларын тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading