16+

Мәскәү-Казан арасы – 3 сәгатьтә барасы

«Россия тимер юллары» ААҖ югары тизлекле магистральдә Мәскәү-Казан арасында йөриячәк поезд бәяләрен исәпләп чыгарган. Мәскәүгә 3778 сумга барып җитәргә мөмкин булачак.

Мәскәү-Казан арасы – 3 сәгатьтә барасы

«Россия тимер юллары» ААҖ югары тизлекле магистральдә Мәскәү-Казан арасында йөриячәк поезд бәяләрен исәпләп чыгарган. Мәскәүгә 3778 сумга барып җитәргә мөмкин булачак.

Проект дәүләттән магистраль төзелешенә 650 миллиард сум каеру өстенә, аның эшчәнлеге өчен дә 2053 елга кадәр субсидияләр бирүне таләп итә, дип яза «Коммерсант» газетасы. Исәпләүләр буенча, магистральнең беренче елдагы эшчәнлегендә үк аннан 7,46 миллион кеше файдаланырга тиеш булып чыга. Билет бәяләренең арзан булуы озак елларга сузылган дәүләт ярдәмен сораячагы көн кебек ачык. Әмма иң мөһим нәрсәләрнең берсе - бу магистральдә 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатында катнашучыларны һәм җанатарларны йөртү мәсьәләсе сорау астында кала. Мәскәү-Казан югары тизлектәге магистраль операторлары операцияләргә китәчәк чыгымнар һәм керемнәрне 2019 елдан гына исәпләгәннәр. Ә «Югары тизлектәге магистральләр» ААҖдә, югары тизлектәге магистраль футбол буенча дөнья чемпионатына кадәр салыначак, дип ышандыралар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading