16+

Мәскәү-Казан магистраленең беренче өлеше кулланышка 2018 елда тапшырыла

Мәскәү-Казан арасында югары тизлектәге тимер юл төзү проектын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем күптән түгел генә булдырылган.

Мәскәү-Казан магистраленең беренче өлеше кулланышка 2018 елда тапшырыла

Мәскәү-Казан арасында югары тизлектәге тимер юл төзү проектын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем күптән түгел генә булдырылган.

Аның төп бурычы - проектны финанслауның оештыру-хокукый схемасын, структура һәм механизмнарын булдыру һәм проектны тормышка ашыруны контрольдә тоту.

Югары тизлектәге тимер юлны төзүне ике өлешкә бүләргә уйлыйлар. Беренчесе Мәскәү-Владимир һәм Владимир-Түбән Новгород магистральләрен төзүне күздә тота. Икенчесе исә Түбән Новгород-Чебоксар һәм Чебоксар-Казан арасындагы юлларны салудан гыйбарәт булачак.

- "Мәскәү-Казан" югары тизлектәге тимер юл магистраленең беренче өлешен төзү эшчәнлеге 2018 елда ук тәмамланырга мөмкин. Биредә югары тизлектәге поездларны куллана башлау күздә тотыла. Алар халыкка тест режимында хезмәт күрсәтәчәк, - дип белдергәннәр "Россия тимер юллары" компаниясенең матбугат хезмәтендә. Шулай да, магистральне төзү турындагы тулырак мәгълүмат проект эшләре тулысынча тәмамланганнан соң гына билгеле булачак әле, дип хәбәр итә "Интертат" электрон газетасы.

Искәртеп үтик: яңа юлдан поездлар Казан белән Мәскәү арасындагы 12 сәгатьлек юлны 3,5 сәгатьтә узачак. Аларның тизлеге сәгатенә 440 чакрымга кадәр җитәргә тиеш. Әлеге транспортка билетлар үтемле бәядән сатылачак дип ышандыралар.

Ул 80 мең кешене эшле дә итәчәк. Аннары бу тармакта якынча 30 мең кеше хезмәт куярга тиеш. Магистраль кулланылышка тапшырылгач, юл узган төбәкләрнең эчке тулаем продукты якынча 450 миллиард сум тәшкил итәр, дип көтелә. Әлеге проектка Кытай 300 миллиард сумлык инвестицияләр кертергә җыена. Төзелешнең беренче этабына алар 52 миллиард сумлык ярдәм күрсәтәчәк.

Фото: prokazan.ru



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading